Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина сайлаулары яңа сәяси кыр тудырырга мөмкин


Украинада 26 октябрь парламент сайлавы үтәчәк. Халыкның 75% тавыш бирүдә катнашырга җыена. Аларны беренче чиратта иминлек өчен борчылу берләштерә.

Украинаның көнчыгышында барган кораллы низаг күпләрнең күзен ачты. 26 октябрь көнне парламент сайлавында катнашачак украиннар Европага карап торган көнбатыш белән Русиягә кушылырга теләгән көнчыгыш арасында зур аерма булганын күрде.

"Элек Русия президенты Владимир Путинны яраткан рус телле украиннар да хәзер сугышны Русия идарә итә һәм алып бара, дип саный. Хәзер алар да украин патриотларына әйләнде", ди Киев-Могилян академиясе профессоры Андреас Умланд.

Сайлаучылар Европа белән интеграция өчен тырышкан һәм Мәскәү сәясәтенә сак белән караган сәяси көч өчен тавыш бирәчәк. Русиянең Украинадагы руслар белән бердәмлек һәм славян кардәшлеге турындагы белдерүләре буш сүз булып калды.

"Украина соңгы елларда милли үзбилгеләнү һәм тел сәясәте белән чыннан да арттырып җибәрде. Бүгенге көндә халыкны иминлек мәсьәләсе күбрәк борчый. Беренче урында ул, минемчә", диде Азатлыкның украин бүлегеннән Наталия Чурикова.

Сугыш барган Донецки һәм Лугански өлкәләрендә тавыш бирүчеләр аз булыр, дип фаразлана. Шулай ук Русия яклы сәясәт өчен тавыш биргән Кырымның рус халкы да бу сайлауда катнашмый.

Караш үзгәрде

Украинаның руслар күпләп яшәүче башка өлкәләрендә халык арасында бердәмлек бар, ди күзәтүчеләр.

Алексей Навальный җитәкчелегендәге "Коррупциягә каршы көрәш" фонды Одесса һәм Харьков өлкәләрендә халык фикерен белешкән. Кайчандыр бу өлкәләрнең дә "Новороссия" проектына кушылу куркынычы турында сүзләр булган иде.

Сораштыруда катнашканнарның 34% "Украинаның киләчәге Европа белән бәйле булсын" дип теләгән. 17% Русия белән тыгызрак элемтәдә торырга теләк белдергән. 17% исә "Украина икесе белән дә хезмәттәшлек иткән бәйсез дәүләт булырга тиеш" дигән.

87% Украинада калырга теләгән. 3% Русиягә кушылырга сораган. Новороссияга керергә теләүчеләрнең саны 2%.

56% Путинга карашлары начар булганын, 58% узган бер ел эчендә Русиягә мөнәсәбәтнең начарлануын әйткән. Иң мөһиме, халыкның 75% сайлауга барачакларын әйткән.

Сайлауда Европа яклы сәясәт алып барган фиркаләр иң күп тавыш алыр дип фаразлана. Кайчандыр "Регионнар партиясен" яклаган фиркаләр һәм хәрәкәтләр бүгенге көндә яшәп калырга тырыша.

Элек алар өчен тавыш биргән халыкның Владимир Путинга карашы үзгәрде дип дәвам итә сәяси күзәтүче Андреас Умланд.

"Путин һәм соңгы 15 елда ул төзегән система зур проблемага әйләнде. Яшьләр, актив кешеләр аерманы күрә. Аларның күбесе Европа илләрендә булып кайткандыр. Алар Польша, Словакия һәм Болгарстанның ниләр аша узганын белә. Бу илләр барысы да тел һәм милли үзенчәлекләре белән украиннарга якын. Алар шул юлдан барырга тели. Русия-Евразия йәки ничектер шулай дип аталган юлдан түгел", ди белгеч.

Чатнаган сәясәт

Сентябрьдә "Демократик инициативалар фонды" сайлау алдыннан халыкның фикерен белеште. Президент Петро Порошенко партиясен 30% сайлаучылар яклый. Югары радага керергә өмет итүчеләр арасында элекке премьер-министр Юлия Тимошенконың "Батькивщина", "Радикал фирка", элекке саклану министры Анатолий Гриценконың "Ватандашлар позициясе", премьер-министр Арсений Яценюкның "Халык фронты" бар.

Русия күзлегеннән Украинада "фашизм" җәелдерүче ксенофоб һәм милләтчел "Уң сектор" партиясенең 1% азрак тавыш алып Радага керү ихтималы юк дип фаразлана.

Русия мәгълүмат чараларында Украинада үтәчәк сайлауларны мыскыл итеп яктырталар.

"Кил! Ал! Арзан! Югары Радага урыннар сатыла! Намзәтләр арасында кеше үтерүче җинаятьләр, хулиганнар һәм кеше талаучылар. Хәрби җинаятьчеләр Украинага нәрсә бирә ала?" дип сөйләде хәбәрләр чыгарылышында Петербурның 5нче канал журналисты.

Украина яңа сайлаудан соң Европага таба борылыр дип фаразланса да илдәге сәяси сәхнә нык таркалган хәлдә. Хәзер инде украинча сөйләшүче көнбатыш белән русча сөйләшүче көнчыгыш арасында каршылык халыкны бик борчымый. Аның урынына нинди проблемаларны чишәсе булыр? Украинада халыкның теге яки бу партияне яратуы аның җитәкчесенең рейтингына бәйле. Ул кешенең дәрәҗәсе төшкәч фиркасе белән кызыксыну да кими. Яңа сайланачак парламентның биш ел эшли алачагына беркем дә ышанмый. Белгечләр бер-ике елдан яңа сайлаулар кирәк булыр дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG