Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Русия чит ил паспортлары белән визага Киевка барырга куша


Кырымда яшәүчеләргә 22 октябрьдән чит ил паспортлары бирелә. Шенген визасы аларга Мәскәү яки Русиянең башка шәһәрендә түгел, ә бары тик Киевта бирелергә мөмкин дип хәбәр итте Германиянең Киевтагы илчелеге.

Шенген зонасына кермәгән Британиягә баручыларны да шул ук көтә, чөнки Британия дә Кырымны Русиянеке дип санамый.

Европа Берлеге "Кырымны аннексияләүне канунсыз" дип бәяли һәм ярымутрауны Украина җире дип саный. Шуңа күрә Кырымда яшәүчеләр Шенген визасын Украинада алырга тиеш, диелгән Германия илчелеге белдерүендә.

XS
SM
MD
LG