Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар курчаклары ясап танылган Галина Герк


Татар курчаклары эшләп танылган Галина Герк
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:32 0:00

Татар курчаклары эшләп танылган Галина Герк

Татарстанның Азнакай шәһәрендә халык кәсебе йорты ачып, татар курчаклары эшләп, аларны күп илләргә таныткан Галина Герк – әтисе ягыннан алман. Кулына Сөембикә курчагы тоткан Галинада әнисе Мөнҗиянең дә, әтисе Альвисның да чалымнары бик күп, ди якташлары.

Галина Герк Азнакай районында билгеле кеше, янында җирле матбугат чаралары, телевидение еш була. Аның татар курчаклары эшли башлавына кайбер якташлары гаҗәпләнеп карый, Галина Герк исә аңа татарлык, милли җанлылык әнисе Мөнҗиядән килүен әйтә.

Галина ханым, әниегез шушы төбәктән, әтиегез кайдан?

– Мин үзем репрессияләнгән. Әтием Сарытауда яшәгән. Элегрәк алман һөнәрчеләрен безнең якка чакыра торган булганнар, без шул вакыттан калган алманнар нәселе. Дөрес, соңрак сәясәт үзгәргәч, әтием Германиягә китә.

Әтиегезнең туган ягында булганыгыз бармы?

Ул исән вакытта гел бара торган идем. Әти мине яратты, мин аның олы кызы булдым. Хәзер анда энем, өч сеңелем яши. Әти мине бу илдә калганым өчен җәлли иде. Бик төгәл, саф күңелле булып, 90 яшькә кадәр яшәде.

Татар курчаклары янына алман курчаклары ясарга уйлыйсызмы?

– Андыйларны да сорыйлар, үзем дә ясарга ниятлим. Алман халкының эскизлары бар. Барган саен аннан элеккеге курчакларны, тарихи әйберләр эзләп йөрим. Ошаганнарын алып кайтам. Туганнарымны бик сагындым, аларга баргач бүләк итәргә татар курчакларын әзерләдем.

Сөембикә курчагын булдырыр өчен күпмедер тарихны белергә кирәк, белемне каян, ничек аласыз?

– Мин бик кызыксынучан бала идем. Тарихи китапларны күп укыдым. Патша вакытында ничек аралашканнар, этикет нинди булган, алар барысы да миңа кызык иде.

Галина ханым, татарча, русча камил сөйләшәсез, алман телен беләсезме?

– Мин Германиягә чыгып китәргә җыенган кеше идем. Илчелектә документлар һәм телне белү буенча тест уздым. Алман булуымны исбатладым. Әмма шулай килеп чыкты – инвалид улым "Әни, мин бит монда тудым, иптәшләрем кала", дигәч, китми калдык. Тик, кызганыч, мин аны югалттым һәм башым белән эшкә чумдым, курчаклар ясыйм.

* * * *

Галина Грек эшләгән татар курчаклары Татарстан җитәкчелегенә бүләк ителүдән башлап, чит илләргә: Төркия, Бразилия, Иран, Үзбәкстанга барып җиткән. Бүген аларның остаханәләрендә калфаклар, сәхнә костюмнары, милли сөлге-тастымаллар да тегә-чигә башлаганнар. Татар кызы курчагы белән бергә егетләрен дә эшлиләр икән, аларын тизрәк тә алып бетерергә мөмкиннәр, ди тегүчеләр.

Галина Грек үзе остаз да, сатучы-менеджер да, бер урынга шушы эшне яраткан кешеләрне туплый алган. Киләчәктә Германиягә барып үзе эшләгән курчакларны анда яшәүче татарларга гына түгел, алманнарга да бүләк итмәкче, сатмакчы ул.

XS
SM
MD
LG