Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Югары Радага сайлау көне


Украина халкы бүген Югары Рада депутатларын сайлый. Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенә караганда, сепаратистлар контролендә булган Донецки һәм Лугански өлкәләре, шулай ук Кырым һәм Акъярда тавыш бирү оештырылмаган.

Парламентка 29 сәяси берләшмә һәм фиркадән намзәтләр дәгъва итә. Сентябрьдә оештырылган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, президент Петро Порошенко партиясен 30% сайлаучылар яклый.

Югары радага керергә өмет итүчеләр арасында элекке премьер-министр Юлия Тимошенконың "Батькивщина", "Радикал фирка", элекке саклану министры Анатолий Гриценконың "Ватандашлар позициясе", премьер-министр Арсений Яценюкның "Халык фронты" бар.

Парламентка 450 депутат сайланырга тиеш. Украинада 30 миллионнан артык кешенең салау хокукы бар.

XS
SM
MD
LG