Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:53

Айдар Садыйков: "VIP тамада, артист булыр өчен сәләт кирәк"


Татарстанда президент, прокурорлар, мөфтиләр катнашкан мәҗлесләрне алып баручы, билгеле тамада, биюче-артист Айдар Садыйков Азатлыкка әңгәмә бирде.

Казанда Айдар Садыйков кебек 20 еллап туйлар, мәҗлесләр алып баручы урта яшьтәге билгеле алып баручылар, тамадалар 10-15тән артмый икән. Шуңа да алар республиканың элитасы, җитәкче-түрәләрнең гаилә дусларына әйләнеп беткәннәр.

Айдар Садыйков фикеренчә, бу өлкәдә җиңел генә исем ясап булмый, сәләт, тырышлык, эшеңне ярату, тәҗрибә кирәк. Ул яшүсмер вакыттан ук биюче булып үсә, артистлыкка укый, 16 еллап Татарстанның җыр һәм бию ансамблендә эшли. Бүген ул кайдадыр теркәлгән артист түгел, үзенә үзе хуҗа, биюче, артист, тамада, концерт-мәҗлесләр алып баручы. Рус, татар, инглиз, француз телләрендә сөйләшә ала.

– Тормышымның иң матур чаклары – Татарстанның дәүләт ансамблендә эшләгән вакытлар иде. Республиканың горурлыгы булган баянчы Рәшит Мостафин, җырчы Нәфисә Василова, Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов кебек артистлар белән эшләвемә бик шатланам.

Мин армиядә хәрби ансамбльдә хезмәт иттем. Ансамбльгә артист буларак әзер килдем. Лима Кустабаева сәнгать җитәкчесе иде. Миңа килү белән 110 сум хезмәт хакы куйды. Яшьләр ул чакта 100 сум алды. "Яшь талантарны бәяли белергә кирәк" дип балетмейстер Раилә Гарипова да миңа ярдәм итте. Аның сүзеннән соң, хезмәт хакымны 120 сумга кадәр күтәрделәр. Аларга булышканнары өчен бик рәхмәтлемен. Ул ун сум акча минем өчен, хәзерге ун мең кебек иде.

Танылган биюче Мәхмүт Эсамбаев белән очрашырга да насыйп булды. Шул хәтле матур, затлы кеше булып исемдә калды. Биек папахадан, озын көпе (бишмәт) кигән мех якалы. Бер кичәдә кастаньетлар белән биеп күрсәтте. Аның карашы, кулларның сыгылмалыгы, андагы энергия, искиткеч инде.

Мин бик талантлы халык артистлары Фердинанд Гимадеев, Равил Габдрахманов, Фердинанд Фәйзуллин, Таһир Латифуллиннар белән биедем. Алар бит җәүһәрләр. Аалардан гел үрнәк алдым, өйрәнергә тырыштым.

Яратып биегән биюләрегез кайсы иде?

– "Бишле бию" бик ошый. "Минзәлә", "Гармун-гармун".

Сез ансамбль белән чит илләргә чыгып йөргәнсез, анда яшәп калучы булмадымы?

– Лилия дигән бер кызыбыз французга кияүгә чыкты. Аленга, хәзер алар Парижда яшиләр.

Сез чит телләр беләсезме?

– Мин үзем рус, татар, инглиз, француз телләрендә сөйләшәм. Француз телен Петербурда, театр сәнгате академиясендә өйрәндем. Гарәпчә хәрәкәтләр белән аңлыйм. Әгәр дә ун сүз өйрәнсәң, фикерне җиткереп була. Тик безнең халык нигәдер, чит ил кешеләреннән сүгенү сүзләрен генә өйрәнәләр.

Сез холкыгыз белән нинди кеше, ни өчен биюне сайладыгыз?

– Болай мин бик эмоциональ кеше, хәтта "нервный" дияр идем. Миңа үземдәгене чыгару өчен хәрәкәт кирәк. Сугыша белмим, бокс та яратмыйм. Шуңа биюне сайладым!

Ә кем беренче биюгә алып кереп китте?

– Хәмидуллиннар гаиләсе. Әтиләре Эльбрус абый – танылган биюче, чечетка остасы. Ул кайчандыр чегәннәр янында яшәгән булган. Безне сәгатьләр буе биетә иде! Балаларын да биергә өйрәтте. Олы улы Илдус хәзер Мәскәүдә яши. 90нчы елларда чит илгә барып бер гастроль акчасына фатир алган кеше ул! Кече малайлары Илдар Хәмидуллин степ остасы, Казан ансамблендә репетитор, биюләр куючы. "Хәмидулла" ансамбленең сәнгать җитәкчесе.

Мин тумашым белән Казаннан. Җиде яшемнән Мехчылар мәдәният йортына бию түгәрәгенә йөрдем. Атаклы мөгаллим Николай Наумов бию дөньясына алып керде. Сигезенче сыныфны бетергәч Казан театр училищесына укырга кердем. Хәрби хезмәттә дә биеп йөрдем. Автоматны кулыма бер тапкыр гына алдым, хәрби ант кабул иткәндә. Бөтен СССРны, якын-тирә чит илләрне ансамбль белән биюче булып карау мөмкинлеге булды. Чыгыш ясаганда, төрле бию хәрәкәтләре ясап, тамашачыны көлдерергә ярата идем. "Садыков, перестань кривляться" кебек шелтә сүзләре еш ишеткәләдем. Шулай да ансамбльдә яраттылар мине. 16 ел гомер анда үтте. Әни дә безнең биегәнне яратты. Каникуллларда да, Яңа ел бәйрәмнәрендә дә гел сәхнәдә булдык. Әни "Балаларым – артист!" дип горурланып әйтә иде.

Казан егете буларак сез татарча аз сөйләшкән дип аңладым, кем ана теленә өйрәтте?

– Казан егете мин, рус мәктәбен бетердем. Татарча сөйләшергә дәү әнием өйрәтте.

Дәү әниегез турында нинди хәтирәләр калды?

– Рәхмәт сезгә шундый сорау өчен. Азатлыкка рәхмәт. Бу – минем өчен зур шатлык, горурлык. Сезне тыңлыйбыз, ишетәбез. Дәү әни мине мәкальләр, әйтемнәр белән өйрәтте. “Тырыш балам укырга, ташка кадак кагарга” дип. Совет мәктәбендә укыдык. Татар телендә сөйләшү оят булды. “Чаплашка”, “Татарка из трампарка” диләр иде.

Хәмерсез туйлар да алып барасыз дип беләм, дәү әниегез өйрәткән мәкаль-әйтемнәрне мәҗлестә сөйлисезме?

– Әйе, туйда һәрчак көлке генә булмый. Хәзер шайтан сусыз, аракысыз туйлар уздыралар. Элек безгә аракы әчәргә, тәмәке тартырга ярамый диләр иде. Яшьләр качып-посып, почмак артында азрак салып куя идек. Хәзерге 22 -25 яшьлекләр “туебыз аракысыз була” ди. Аларның 50-60 яшьлек агайлары “Ничек инде, без водки” дип әйтә. “Өйдә эчегез – туйда аракы булырга тиеш түгел”, ди яшьләр.

– Хәзерге яшьләр динне, телне барлый башлады. Гөлназ Сәфәрова да шулай әйткән иде. Гөлназның сүзләре дөресме икән?

– Мин Гөлназны бик хөрмәт итәм. Яратам. Уңган тәртипле, татарча, русча матур сөйли. Аның сүзләренә кушылам. 15 ноябрьдә Мәскәүдә туй алып барам. Мәскәү татарлары татарларга өйләнергә тырыша. Шулай ук Уфа, Нижгар, Казан татарларын сайлый. Үзләре татарча начар сөйләшсә дә, алар татар булырга тырыша. Туйда рус коллегалары да була. Шуңа күрә алар рус һәм татар телендә алып баруны сорый.

Гөлназ урта катлам туйларын 30% татарча һәм 70% русча уза диде. Шундый очраклар бармы?

– Мин кичәне алып барганда беркем дә карамый нинди телдә алып баруга. Кызык булса, татарлар да, руслар да авызларын ачып карап тора. Син нинди телдә алып барганны алар хәтерләми дә.

Айдар әфәнде, элеккеге һәм бүгенге туйлар нәрсә белән аерыла?

– 20 ел элек ди-джей, музыкаль үзәк, баянчы – бөтен шоу-программа шул иде. Хәзер исә аниматорлар, фокусниклар, гимнастлар да бар. Борынгы заманга караганда артистлар күбрәк. Алтын туйларда “Сез 50 ел элек нинди рестораннарда уздырдыгыз. Нинди шоу-программа иде, лимузин булдымы?” дип котыртып сорыйм. Жигули иде, диләр.

Хәзер Мәскәү артистларын чакыралармы? Бу ни бирә, престижмы?

– Ирина Салтыкова, Лев Лещенко, Виктор Салтыков, “Дюна”, “Ялла” төркемнәре белән эшләгәнем бар. Аларны статус өчен чакыралар. Зур корпоративларга. Бу – престиж өчен эшләнә. Аларның райдерлары зур, бүлмәләре люкс, аэропортаттан яхшы машина алырга тиеш. Үзләре концертка 15 минутка гына килеп китә. Илһам абый Шакиров бер сәгатькә иртә килә, алдан тавышын көйли, райдеры да зур түгел иде: “Бер чыняак кайнар чәй”. Мин Илһам абыйны хөрмәт итәм. Безнең артистларга үрнәк алырга кирәк.

– Соңгы вакытта сезне президентлар, прокурорлар өчен туйлар алып бара дип язалар. Алар каян күрә сезне? Бәйрәмнәре ничек уза, ни белән аерыла?

– Алар да шундый ук кешеләр, күп күргәннәр. Пафосны түгел, киресенчә, күңеллелекне ярата, хатыннары, балалары белән ял итә. Бөтенесен сөйли алмыйм. Тикшереп, кесәләрне карап кертәләр. Мине шәхсән беләләр, фотоларга төшәләр, гаилә дуслары кебек итәләр. Казанда артистлар күп түгел. Биш-алты, бәлкем 15 кешедер.

Җитәкче-түрәләр сезне каян күреп чакыра?

– Зур бәйрәмнәр, корпоративларда күреп алалар. Газета, телевидение аша.

Хатыннарымы, әллә ирләреме күрә?

– Хатыннар! Русларда хатын кыз сайлый, татарда ир кеше сайлый. Русларда хатын кыз күп сорау бирә, ә ир кеше түли генә. Ә татарларда ир кеше сорау да бирә, карар кабул итә, түли. Хатынын мактый башлагач, бервакыт ире “Минем хатынны мактап торма әле, алайса борырын күтәрер,” диде. Туй уздырганда 99,5% кәләш сайлый тамаданы. Калганы ирләр, кияүләр, әти-әниләр.

Мин – Айдар Садыйков, мин җырлыйм, биим, дип әйтә алам. Артист шундый булырга тиеш. Кастингларга йөрмим. Без рестораннарда очрашабыз, дегустациягә чакыралар, фикеремне сорыйлар. Тәмлеме, җитәме, кабымлыклар нинди кирәк дип киңәшләшәләр. Мин “Хөрмәтле кунаклар, мин бит концерт алып барганда, утырып ашап-эчеп йөрмим. Без 6-7 сәгать аякта йөрибез, үзегезгә карагыз”, дим.

Кемдер җырлый, кемдер сөйли. Ә сезнең "фишка" нинди?

– Гафу итегез, моны мин сездән сорарга тиеш!

Сальто күрсәтәсез икән. Бу электән киләме? Программагызны ничек баетасыз?

– Мин Татар дәүләт бию ансамблендә биюче булып эшләдем, армиядә хезмәт иттем. Бер тапкыр присяга вакытында кулымда мылтык тоттым. Матрос биюен, татар биюләрен биим. Яшьләрдән өйрәнергә кирәк. Гангамстайл, тектоник биюләрен өйдә, көзге янында басып өйрәнәм. Бейонсе биегәнен карыйм. Заманча биюләр кирәк. Без алга барырга тиеш.

Иң кыйммәтле һәм иң арзанлы туйларны хәтерлисезме?

– Без бит артистлар. Күпме бирсәләр дә риза булабыз. Мулла шикелле, кесәбезгә тыгабыз, белгәнебезне укыйбыз.

Бу индустриянең Татарстандагы киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Кешеләрне табын, аш-су белән шаккатыру авыр. Атнага 1-2 тапкыр юбилейга, туйга йөрибез, концерттан туйдык, диләр. Зур җитәкче юбилей уздырганда күп җырчыны чакыра да “Татар җыры”на әйләнә. Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Илнар Сәйфиев, Мөнир Рахмаев... Рахмаевны бик яраталар. Үзе җырлый, бии, хәрәкәтчән, саран түгел. Хәзерге көндә тенденция икенче. Кияү белән кәләштән соң иң олы кеше – алып баручы. Артистлар булса – әйбәт, булмаса да үткәреп була.

Җиде сәгать ни эшләп бетәсез соң?

– Кунакларны җырлатабыз, биетәбез. Артистны бер сәгать тыңларга мөмкин. Яшьләр сәгатькә карап, “әйдә үзебез биибез” диләр.

– Сез шундый ирекле кеше. Фикерегезне дә белдерергә курыкмыйсыз. Шундый ирекле булу каян килә? Күпчелек кеше өстән кушканча сөйли бит.

– Казан театр училищесын, Петербур мәдәният академиясен тәмамладым. Солженицынны, “Огонек” журналын укып бардым. Үзем кайда ак, кайда кара икәнен әйтә алам. Мин Азатлык радиосын тыңлыйм.

Тагын ниләр укыйсыз?

– Бик күп сайтлар карыйм, мастер-классларга йөрим, үзем дә шәхси курслар уздырам. Үз сәхифәм бар, ВКонтакте, Фейсбук, Твиттер буенча таба аласыз, Ютубта роликларым бар.

2015 елда президент атамасы каламы, калмыймы дигән сорау чишелергә тиеш. Сезнеңчә ничек – калсынмы, әллә хан, илбашы булсынмы?

– Бу сорауны Рөстәм Нургалиевичка бирделәр. Ул елмаеп, “Президент миңа ошый”, диде. Ул шулай әйткәч, мин дә әйтәм – булсын. Татарстанда президент булырга тиеш. Мәскәү шундый закон кабул итсә, без каршы булмыйбыз.

Артистлар сәяси карашын белдерергә тиешме?

– Үзеңне күрсәтергә кирәкми. Мин тормышта кеше, ә кешегә чыкканда мин – артист. Эш буенча фотоларны гына күрсәтәм. Гаиләм турында күрсәтергә яратмыйм.

Фикеребезне белдереп, дөньяны яхшырта алабызмы?

– Бер кеше генә тормышны яхшырта алмый. “Один в поле не воин”. Үз урыныбызда эшләргә тиешбез. Глобаль масштабта безне беркем тыңламый.

Алып баручының уңыш сере нидә?

– Талант булырга тиеш. Тырышырга, укырга кирәк дип әйтә алам. Талант булса гына, исем ясала. Булмаса ничек тырышсаң да, сезне яратмыйлар. Моцарт һәм Сальери кебек.

Татар туйлары буенча мастер-класслар үткәрсәләр, үзегез дәрес бирер идегезме?

– Әйе. Бирәм дә, күп шалтыраталар.

Теләкләрегезне дә ишетәсе иде.

– Исәнлек саулык телим, өйләнегез, Айдар Садыйковны чакырыгыз. Мин сезне яратам. Азатлык радиосын тыңлагыз һәм карагыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG