Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:02

Экзит-поллар (тавыш биреп чыгучылардан фикер белешү) мәгълүматларына караганда, Украина Югары Радасына җиде фирка керәчәк.

Иң күп тавышны "Петро Порошенко блогы" (23%) алыр, дип фаразлана. Икенче урында премьер-министр Арсений Яценюк җитәкчелегендәге "Халык фронты" (20%), Львов мэры Андрей Садовыйның "Самопомощь" сәяси берләшмәсе өченче урында (11%).

Элекке президент Виктор Янукович җитәкчелегендәге Регионнар партиясе вәкилләрен берләштергән "Оппозиция блогы" дүртенче урында (10%), "Радикал фирка" бишенче урында (6.6%). Иң аз урын элекке премьер-министр Юлия Тимошенконың "Батькивщина" һәм радикал уң көчләрнең "Азатлык" партиясенә калачак.

Сайлауда барлыгы 29 партия катнашты. Беренче тапкыр Югары Радада коммунистлар булмаячак.

Тавыш бирергә килүчеләрнең саны соңгы президент сайлавыннан түбән булган, 50% аз гына арткан. Кырым һәм Украинаның көнчыгышындагы вазгыять cәбәпле бу сайлауда 4.5 млн артык кеше катнаша алмады.

Сайлауда Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасының 700 күзәтүчесе эшләде.

XS
SM
MD
LG