Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:53

Яценюкның "Халык фронты" әлегә Радага иң күп тавыш җыя


Премьер-министр Арсений Яценюк

Премьер-министр Арсений Яценюк

Украина Үзәк сайлау комииссиясе якшәмбе көнне парламент сайлавында бирелгән тавышларның өчтән бер өлеше саналгач, премьер-министр Арсений Яценюк җитәкчелегендәге "Халык фронты" 21.7% белән алда бара дип хәбәр итте. Икенче урында 21.59% белән "Петро Порошенко блогы".

Югары Радага тагын дүрт фирка керәчәк, дип фаразлана. Милләтлчел "Азатлык" һәм Русия белән мөнәсәбәтләрне яклаучы Коммунистлар фиркасе вә элекке премьер-министр Сергей Тигипко җитәкчелегендәге "Көчле Украина" парламентка үтә алмады.

Сайлауны Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасының 700 вәкиле күзәтте.

Премьер-министр Арсений Яценюк һәм президент Петро Порошенко Европа белән интеграция сәясәтен алып барачак демократик коалиция һәм хөкүмәт төзергә әзер булганнарын белдерде.

Мәскәү Украина парламентына тавыш бирүне таныды. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрының урынбасары Григорий Карасин белдерде. Аның сүзләренә караганда, яңа парламентка Украина җәмгыятенең төп проблемаларын хәл итәргә сәләтле көчләр сайланган.

XS
SM
MD
LG