Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Васильева Казан хәрби училищесы курсантларының Украинага сугышка җибәрелүен әйтә


"Груз 200" төркемен булдыручы, хокук яклаучы Елена Васильева социаль челтәрләрдә Казан югары хәрби училищесы курсантларын Украинага сугышка җибәрү турында мәгълүмат таратты. Васильева сүзләренчә, сентябрьдә анда бишенче курстан 30 укучыны җибәргән булганнар һәм шуның янәсе 17 үтерелгән, ә тагын икесе каты яраланган.

“Вечерняя Казань” Васильева мәгълүматларына таянып, узган атнакич көнне югары уку йортына тагын 80 курсантны Украина җибәрү турында боерык килгән. Хокук яклаучы белдерүенчә, 24 һәм 26 октябрь көннәрендә анда укучыларның туганнары уку йорты алдында митинг уздырган һәм училище җитәкчелеге көчләп беркемне дә Украинага җибәрмәячәкләрен әйткән. Шул ук вакытта курсантларның үзләренә якыннары белән күрешергә рөхсәт ителми, ә телефоннары аларның сүндерелгән.

Бүген уку йорты җитәкчелеге "Вечерняя Казань"га әлеге мәгълүматның дөрес түгеллеген белдергән.

XS
SM
MD
LG