Accessibility links

Коммунистлар фиркасе Казанда митингтан тыш, йөреш тә уздырмакчы


6 ноябрь көнне Коммунистлар фиркасе Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле янында митинг уздырачак. Шулай ук Ирек мәйданына кадәр Пушкин урамы буйлап йөреш тә узачак.

Митингта коммунистлар халыкның социаль-икътисади хәле, 14 сентябрьдә Дәүләт шурасына узган сайлаулар, КПРФның Татарстан парламентына кертәчәк канун өлгеләре турында сүз алып барачак. Аннары алар Ирек мәйданына барып Ленин һәйкәленә чәчәкләр куячак.

«БИЗНЕС Online» язуынча, Казан шәһәр хакимияте матбугат үзәгендә аларга коммунистларга бары тик митинг уздыруга гына рөхсәт бирелгәне әйтелгән. Йөрешкә башкарма комитеттан рөхсәт булмаган.

XS
SM
MD
LG