Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:26

Эстониядә ислам мирасына багышланган күргәзмә эшли


Икенче дөнья сугышы вакытында синагога харәбәләре астыннан табылган китап. Кадрия Ханнанова фотолары

Икенче дөнья сугышы вакытында синагога харәбәләре астыннан табылган китап. Кадрия Ханнанова фотолары

Таллинн шәһәрендә урнашкан Милли китапханәдә "Эстония ислам мәхәлләсе һәм аның мирасы" дип аталган күргәзмә эшли.

Күргәзмәне мөселманнар үзләре оештырган. Кунакларны гарәп илләрендә киң таралган финик җимешләре белән генә түгел, татар чәкчәге белән дә каршы алдылар, чөнки бу җирләргә исламны нәкъ менә татарлар китергән.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы, “Мирас” ислам-мәдәният үзәге активисты Кадрия Ханнанова сөйләгәнчә, күргәзмә стендларында исламның Эстония җирләренә ничек килүе, беренче мөселман мәхәлләсенең кайчан (1928 елда) һәм ничек теркәлүе турында белешмәләр урын алган. Шулай ук монда иске татар телендә, фарсы, төрек, гарәп телләрендә XIX гасырда чыккан китапларны да күрергә була. Бу басмаларны совет чорында мөселманнар кадерләп саклап калганнар.

Экспонатларның кайберләре аеруча игътибарга лаек. Мәсәлән, ислам хокукы (фикх) буенча кулдан язылган китап. Аны Икенче дөнья сугышы вакытында синагога харәбәләре астыннан тапканнар. Китапны Ислам үзәге рәисенә синагога җитәкчесе үзе тапшырган.

Мөселман тыйб фәненә кагылышлы әйберләр

Мөселман тыйб фәненә кагылышлы әйберләр

Эстония мөфтие Илдар Мөхәммәтшинга Согуд Гарәбстаны короле бүләк иткән Кәгъба ташы кисвасы (капламасы), Мөхәммәд пәйгамбәрнең Бәхрәйн әмиренә ислам кабул итәргә өндәп язган хатының күчермәсе, Рәсүлулланың шәхси мөһере күчермәсе дә шулай ук бу күргәзмәдә урын алганнар. Аерым бер витринада мөселман тыйб фәненә кагылышлы әйберләр – кара әнис, хельба үләне, хиджама (кан алдыру) һәм башкалар турында кыскача мәгълумат бирелгән.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәхси мөһере күчермәсе

Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәхси мөһере күчермәсе

Әлбәттә, монда Коръән китаплары да зур урын алган. Согүд Гарәбстаны (Мәдинә шәһәре), Казан, Оман, Төркия, Гарәп Әмирлекләрендә, төрле типографияләрдә чыккан басмалар, шулай ук Изге китапның төрле телләргә тәрҗемәләре һәм тәфсирләре дә күргәзмәгә куелган.

Кунаклар мөселман халыклары киемнәре белән дә таныша ала. Татарларда хатын-кыз киеме, кабардиннарның ирләр һәм хатын-кыз костюмнары, Төньяк Африка, Пакыстан, Индонезия, Согуд Гарәбстанында мөселман киемнәре белән беррәттән, киң таралган мөселман абаясының эстон милли үзенчәлекләрен кулланып тегелгән төрен дә күрергә була.

Ислам турында Эстониядә дөнья күргән әдәби һәм фәнни хезмәтләр, төрле телләрдә чыккан ислам нигезләренә өйрәтүче дәреслекләр дә бар монда. Баксаң, Эстонияне беренче тапкыр дөнья картасына төшерүче дә мөселман галиме булган икән – бу кызыклы факт турында да мәгълүмат китерелгән.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең Бәхрәйн әмиренә ислам кабул итәргә өндәп язган хатының күчермәсе

Мөхәммәд пәйгамбәрнең Бәхрәйн әмиренә ислам кабул итәргә өндәп язган хатының күчермәсе

Ислам белән кызыксынучылар Милли китапханәдәге күргәзмә белән генә чикләнмичә, Ислам үзәгендә оештырылган кызыклы чараларга да катнаша ала. Күргәзмә кысаларында лекцияләр, мастер-класслар, дәресләр уза. Мәсәлән, “бурка”, “буркини”, “хиджаб”, “никаб” төшенчәләренең ни аңлатканы, бу киемнәрнең ни белән аерылып торганы турында сөйләүче лекцияләр.

Гарәп телен белергә теләүчеләр дәрескә килеп, беренче көнне үк үз исемнәрен язарга өйрәнеп китә алалар. Кызларга кына белән рәсем төшерү, мехенди сәнгатенең тарихы турындагы мастер-класс кызык булырга мөмкин.

Күргәзмәнең максаты – Эстония мөселманнарының мәдәнияте нинди үзенчәлекле һәм бай булганын, соңгы елларда тагын да арта барган милли төрлелекне күрсәтү. Чараны оештыручылар: Эстония ислам оешмасы (мөфтият), Ислам мәдәният үзәге (“Турас”), “Икра” үзәге.

Күргәзмә октябрь ахырына кадәр барачак.

иске татар телендә, фарсы, төрек, гарәп телләрендә XIX гасырда чыккан китаплар

иске татар телендә, фарсы, төрек, гарәп телләрендә XIX гасырда чыккан китаплар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG