Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:04

Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә тарихчы Михаил Худяковның тууына 120 ел тулуга багышлап, "Худяков укулары 2014" дип аталган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Конференциягә Малмыж районы төбәк тарихын өйрәнүчеләрдән тыш, Татарстаннан һәм Удмуртиядәнән дә галимнәр, тарихчылар килгән.

"Михаил Худяков - историк народов Поволжья" дигән төп чыгышны тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова ясады, ул шулай ук Татарстанда Худяков белән бәйле чаралар фотоальбомын тәкъдим итте. Малмыж төбәгендә удмурт, мари халыкларының борынгы тарихы чыгышларны Ижау шәһәреннән тарих фәннәре докторы Римма Голдина, тарих фәннәре кандидатлары Ирина Шапран һәм Надежда Лещинскаялар җиткерде. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр арасында татарлар да бар иде. Гадилә Габдрахимова, Гөлнара Ашарапова, Гөлсимә Гайфетдинова, Динара Хәбибуллина халык авыз иҗаты турында күп мәгълүмат бирделәр.

Аннары Худяков турында сөйләшү Малмыж шәһәре хакимияте бинасында да дәвам итте, анда төбәкнең билгеле татарлары җыелган иде. Фәүзия Бәйрәмова белән очрашырга Малмыж шәһәр башлыгы Фатыйма Ашрапова, Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Язилә Әсгатдинова, Малмыж районы мөхтәсибе Билал Корбангалиев, өлкәнең "Дуслык" газетасы баш мөхәррире Руфия Әдһәмова, шәһәрнең баш архитекторы Мәрзия Коркина, эшмәкәрләр Фәнис Газизов һәм Ринат Әсгатҗанов, Пахотный авылында мәчет салдырган Илсур Әдһәмов, хәбәрче Рәмзия Хәкимова килгән иде. Бәйрәмова Малмыж шәһәрендә бер урамга Михаил Худяков исемен бирү тәкъдиме белән чыкты, шәһәр башлыгы Фатыйма Ашрапова моның мөмкин эш икәнлеген әйтте.

Язилә Әсгатдинова оешма исеменнән бу мәсьәлә уңаеннан өлкә башлыгына мөрәҗәгать белән чыгачагын белдерде.

Очрашуда шулай ук милли мәсьәләләр дә күтәрелде. Кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр Малмыж төбәге татар авыллары тарихы язылмаган, мәчетләр тарихы турында да, күренекле милләттәшләр турында да энциклопедик хезмәтләр юк, югыйсә, татарлар Малмыжда - 50, ә районда 36% халыкны тәшкил итә. Заманында Малмыжда татар мәктәбе булган, хәзер хәтта бер сыйныф та юк, татар авылларында да татар теле икенче класстан гына укытыла башлый, дәресләр җитәрлек түгел.

XS
SM
MD
LG