Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Моабит дәфтәрләре" чуаш телендә дөнья күрде


 Муса Җәлилнең чуаш телендәге китаплары
Муса Җәлилнең чуаш телендәге китаплары

Мәшһүр татар шагыйре, Советлар берлеге каһарманы Муса Җәлилнең (1906-1944) "Моабит дәфтәрләре" чуаш телендә дөнья күрде. Чуашстан республикасының Милли китапханәсендә яңа басма белән таныштыру кичәсе узды.

Җәлил шигырьләрен Чуашстанның халык шагыйре Валерий Тургай тәрҗемә иткән. Бик күптән, 1956 елда ук бу басма кыскартылган рәвештә дөнья күргән булган инде. Һәм менә хәзер укучыларга “Моабит дәфтәрләре”нең тулы версиясе белән танышу мөмкинлеге туды.

Җәлил кичәсе ел саен уза торган “Ак торналар” дип аталган әдәбият бәйрәме алдыннан оештырылды. “Ак торналар” (“Белые журавли”) – Дагыстан халык шагыйре Рәсүл Гамзатов тарафыннан 22 октябрьдә уза торган итеп билгеләнгән, бу көн – шигърият һәм рухи байлык бәйрәме, яу кырларында башын салган барлык корбаннар истәлегенә багышлап оештырыла.

Мондый әдәбият бәйрәме халыклар арасында мәдәни һәм дусларча мөнәсәбәтләрне ныгыта. Төрле телләргә тәрҗемәләр күбрәк булган саен, халыкларның әдәбияте, мәдәнияте баей бара дип саный кичәне оештыручылар.

Муса Җәлил иҗатын тагын бер кат олылап искә алырга, чуаш һәм татар халыклары арасында мәдәни дуслыкны ныгытырга Татарстаннан мәртәбәле кунаклар да килде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, Татарстанның Чуашстан милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның халык шагыйре, Русиянең һәм Татарстанның Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Ренат Харис, Чуашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов. Кунаклар китапны чыгаручылар хезмәтенә югары бәя биреп, тәрҗемә авторы Валерий Тургайның осталыгына соклануын белдерде, чуаш телендә бу шигырьләрнең бик ипле, матур, лирик яңгыравын билгеләп үттеләр.

Китапны һәм тәрҗемәченең сәләтен чуаш язучылары һәм шагыйрьләре дә югары бәяләде: Чуашстанның халык шагыйрләре Порфирий Афанасьев һәм Юрий Семендер, Чуашстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, М.Сеспель исемендәге премия лауреаты Раиса Сарби, Светлана Азамат һәм бәйрәмдә катнашкан башка кунаклар.

“Муса Җәлил – ватанпәрварлек символы, үз-үзеңне аямыйча туган илеңне сөю, каһарманлык һәм чын ирләрчә батырлык символы”, - дип ассызыклап узды Чуашстан республикасының мәдәният, милләтләр һәм архив эшләре министры Вадим Ефимов.

Китап Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан дөнья күрде һәм бу юкка гына түгел. Мондый чаралар яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә көчле этәргеч булып тора. Шагыйрьләр һәм язучылар хезмәте ярдәмендә халыклар арасындагы дуслык саклана һәм ныгый бара.

Муса Җәлилнең шигырьләрен чуаш телендә И.Яковлев исемендәге Чуашстан дәүләт педагогия университеты шәкертләре һәм чуаш радиосы дикторы Владимир Сурков укыды. Кичә шулай ук музыкаль яктан бай бизәлгән иде – Чуашстан дәүләт филармониясе солисты Вячеслав Вахтеркин, “Эревет” халык инструментлары ансамбле, татар җырчылары Илдус Шәйдуллин һәм Илнар Хисамов чыгышлары бәйрәмдә катнашучылар өчен чын бүләк булды.

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” алтмыштан артык телгә тәрҗемә ителгән. 2013 елда Русия мәгариф һәм фән министрлыгы аны мәктәп укучыларына мөстәкыйль өйрәнергә киңәш ителгән 100 китап исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG