Accessibility links

Кайнар хәбәр

Без кемнең балалары: адәмнекеме әллә маймылныкымы?


31 октябрьдә КФУда кешенең килеп чыгуына багышланган чара үтә. Оештыручылар лекцияләр һәм бәхәсләр булачак дип белдерә.

Чарада Русия һәм чит ил галимнәре, ислам һәм православ дин әһелләре һәм белгечләр катнашачак. Бу чараны Казанның "Уйла" ("Думай") дип аталган инициатив төркеме оештыра. Алар фән һәм аек акыл кешеләргә үзләрен һәм башкаларны да яхшырак аңларга, рациональ фикер йөртергә һәм нәтиҗәдә ирекле һәм бәхетле хис итәргә мөмкинлек бирәчәк дип белдерә.

"Уйла"ның сүзчесе Дарья Долгова Азатлыкка мондый чараларны киләчәктә Русиянең башка шәһәрләрендә дә үткәрергә җыенулары турында әйтте.

Казан кирмәне, Татарстан фәннәр академиясе, Татарстанның табигать тарихы музее, "Тативент" - чараларны техник яктан тәэмин итүче ширкәт һәм Казан федераль университеты бу чараның хезмәттәшләре дип күрсәтелгән.

КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтының кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы җитәкчесе Гүзәл Ситдыйкова әлеге чара турында бөтенләй ишетмәгән. Кеше кайдан килеп чыккан, маймылданмы әллә адәмнәнме, дигән сорауга ул: "Мин бу хакта бернәрсә дә сөйләмәячәкмен", дип белдерде дә телефонын куйды.

КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты директоры Михаил Щелкуновны бу чарага телефоннан шалтыратып чакырганнар.

Щелкунов фикеренчә, кешенең килеп чыгуы турындагы бәхәс һәрвакыт актуаль булып кала һәм бу чарадан ниндидер нәтиҗәләр көтү кирәкми. "Кешенең кайдан килеп чыгуын шоу-бәхәсләр генә хәл итә алмый", ди ул. Щелкунов үзләренең институтыннан галимнәр һәм студентларның да бу чарада катнашачагын әйтә.

"Алай да, кеше каян килеп чыккан, адәмнәнме, әллә маймылданмы, сез ничек уйлыйсыз?" дигән сорауны Азатлык Щелкуновка юллады.

Михаил Щелкунов
Михаил Щелкунов

"Мин бу турыда уйланып кына калмадым, ә үз вакытында студентларыма антропологиягә багышланган күләмле генә курс та укыдым. Анда 16 сәгать кешенең килеп чыгышына багышланган иде. Мин һәрвакытта студентларымны, кешелек, фәнни яктан караганда, эволюция теориясеннән кала әлегә яхшырак әйбер уйлап тапмаган дип ышандыра килдем. Әмма бу теория бөтен сорауларга да җавап бирә дип әйтә алмыйм.

Ике зур фәнни эзләнүләр: галәм һәм дини версияләр белән чагыштырганда, эволюция теориясе күпкә дәлиллерәк. Бу мәсьәләне тикшергәндә кешенең дөньяга карашының ничек булуын да онытмау кирәк. Мин дини версиянең дә яшәүгә хокукы булуны кире кага алмыйм, әмма аны фәннилек белән бутау ярамый. Фән – билгеле бер стандартларга һәм критерийларга таянып аңлату юлы. Алар уннан артык. Фәнни һәр белем дә бу стандартларга 100% туры килергә тиеш. Ә дини версияләр бу стандартларга керми. Дини версияләр дә фәнни аңлатмалар белән беррәттән яши", ди Щелкунов.

Аның сүзләренчә, дөньяда кешенең килеп чыгуына карата 12 төрле караш бар. Алар арасыннан галәм, дин һәм фәнни версияләр үсеш алган һәм бер-берсе белән бәхәстә.

"Галәм версиясенә килсәк, ул тереклекнең җиргә галәмнән китерелүе турында. Бу версия кеше җирдә барлыкка килгән дигәнне кире кага. Бу карашны яклаучылар җир үзеннән-үзе генә тереклекне тудыра, барлыкка китерә алмаган дип бара. Бу өлкәдә дә төрле карашлар бар", ди Щелкунов.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов бу чарага бармаячагын белдерде. Ул, гомумән, кешенең эволюция нәтиҗәсендә маймылдан килеп чыккан дигән теориягә көлемсерәп карый һәм Дарвин тәгълиматына карата да сораулар бик күп дип белдерә.

"Аллаһы тәгалә дигәннән, Ходайны ничек аңлау дигән әйбер дә бар. Минем өчен галәм – Ходай инде ул. Кеше галәмнән килеп чыккан икән, аны Ходай булдырган. Аны бүтәнчә ничек күз алдына китерәсең? Кешене утырып кызыл балчыктан ясаган дигән әйбер белән дә килешмим мин, ул балалар өчен әкият кенә", ди Хәкимов.

Аның фикеренчә, бүген мондый сорауларны куертып утыру вакытны әрәм итү генә. Ул татарның күренекле шәхесләрен таныту, аларның фикерләрен тарату өчен дин әһелләрен авылларга һәм районнарга чакыра. Файда да күбрәк булачак дип әйтә.

"Ислам мәсьәләләре бик куерып бара. Татарның X гасырдан башланган бик зур мирасы бар. Әнә шул мираска таянып үзебезнең нинди галимнәр булганын халыкка аңлатсак иде. Шиһабетдин Мәрҗәнине берәү дә рәтләп белми. Ризаэтдин Фәхретдинне дә берәү дә укымаган. Муса Бигиевне дә белмибез. Менә без шуларны күтәрсәк, минемчә бик зур файда булыр иде.

Шул ук Батровлар (ул КФУдагы чарада катнашачак) районнарга чыгып безнең татарның нинди бай мирасы барлыгы турында аңлатса, яхшырак булыр иде. Миңа калса, үзебезнең җирдә йөрү, районнарга чыгу кирәк. Бер университет белән икенче университет арасында чабып йөреп кенә ислам мәсьәләләрен хәл итеп булмый", ди Хәкимов.

Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов

Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов, Тататарстанда мөселманнар күп яшәгәнгә, бу чараны кирәкмәс әйбер дип белдерә. Аширов фикеренчә, эволюция теориясенең ялгыш икәнлеген галимнәр генетик тикшерүләр нәтиҗәсендә раслаган инде.

"Бу бәхәсне оештыру Дарвин теориясен яклаучылар файдасына гына булырга мөмкин. Югыйсә, бу мәсьәлә күптән чишелгән инде, бары тик мәктәп дәреслекләрендә генә калды. Халык бу теориягә хәзер колак та салмый. Мәктәп дәреслекләреннән бу теорияне алып ташлау турында бер хәбәр чыккан иде бит инде. Мин бу чараны шуңа каршы Дарвин теориясен яклаучыларның идеясе дип уйлыйм. Хәзер күренекле галимнәр адәм баласының геннары белән маймыл геннарының бер-берсенә якын да килмәве турында исбатлады бит инде. Бу чара минемчә Дарвин теориясен яклаучы көчләргә шөһрәт бирү өчен генә кирәк", ди Аширов.

Казан мэры Илсур Метшин август ахырында мәгариф хезмәткәрләре алдында чыгыш ясап, мәктәпләрдә Чарльз Дарвинның эволюция теориясен укытуга каршы чыккан иде. Ул бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрергә тәкъдим итте.

Элегрәк Петербур депутаты Виталий Милонов Дарвин теориясен укытуны тәнкыйтьләп, дәлилләп булмастай тәгълимат дип белдергән иде.

2012 елда Русия думасы депутаты Вячеслав Лысаков укучыларны кешенең килеп чыгуы турында булган бөтен теорияләр белән таныштырырга тәкъдим иткән иде.

Европа парламент ассамблеясы 2007 елда "Мәгарифтә креационизмның куркынычы" турында резолюция кабул итте. Креационизм – тормышны, кешелекне, Җир шарын, шулай ук дөньяны Алла, Тудыручы булдырган дип карый.

* * * *

"Без кемнең балалары: адәмнекеме әллә маймылныкымы?" чарасына чакырылганнар:

Михаил Фельдман, Русия биоинформатигы, Мәскәү дәүләт университетының биоинженерия һәм биоинформатика факультеты профессоры:

"Казан мэры һәм хакимияттәге хөрмәткә ия башка кешеләрнең төрле карарлар кабул итү өчен белдерүләре бүгенге эволюцион биологиянең хәле турында аз гына да күзалламауларын күрсәтә".

Галина Муравник, "Христиан белеменә кереш" програмы авторы, Изге Филарет православ-христиан институтында укыта:

"Бүген эволюция бармы әллә юкмы дип бәхәсләшү Җир Кояш тирәсендә әйләнәме әллә юкмы дип бәхәсләшүгә тиң".

Рөстәм Батров, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Татарстан җәмәгать пулаты әгъзасы:

"Мине, дингә ышанган кеше буларак, фәнни һәм шул ук вакытта дини карашны да күңелебезгә ничек сыйдыру мәсьәләсе борчый".

Федор Кондрашов, биология фәннәре кандидаты, Барселонадагы эволюцион геномика лабораториясе җитәкчесе.

Дмитрий Черепанов, Рус православ чиркәвенең Владимир епархиясе рухание, физико-математика фәннәре кандидаты.

XS
SM
MD
LG