Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:06

Башкортстан җирлегендә дә татар җыр сәнгатенең киләчәге бар һәм ул бик өметле. Яшь башкаручыларның "Татар моңы-2014" телевизион конкурсының Уфа шәһәрендә узган чираттагы сайлап алу бәйгесе шуны раслый.

Башкортстан элек-электән татар җыр сәнгатенә бөек җырчыларны биреп тора. Мәшһүр җырчылар Фәридә Кудашева, Илфак Смаков, Радик Гәрәевләргә алмашка Идрис Газиев, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиевалар килде. Соңгы елларда аларга Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин һәм башка талант ияләре өстәлде. Быелгы “Татар моңы” бәйгесе дә Уфа ягында милли җыр-моңнарыбызга тартылучыларның бихисап булуын раслый. Бәлки әле алдагы елларда алар арасыннан да зур сәхнәләрне яуларлык йолдызлар балкып чыгар.

Светлана Хәсәншина

Светлана Хәсәншина

Быелгы “Татар моңы-2014” бәйгесендә Башкортстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән җәмгысе 63 башкаручы, шулай ук 7 вокаль һәм инструменталь ансамбль катнашты. Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләреннән килгән конкурсантларның аеруча күп булуы дикъкатьне җәлеп итә.

“Татар моңы” конкурсының Башкортстандагы сайлап алу өлеше былтыр Дүртөйле шәһәрендә узган иде. Быел исә эстафетаны Уфа кабул итте. Музыка училищесының иркен концертлар залы бирелде җаваплы чарага. Оештыручылар хәзер татар бәйгеләренә дә мөмкинлекләр артуын билгели.

Музыка училищесы фойесына килеп керүгә үк җыр-моң дулкыннарында тирбәлә башлыйсың. Һәр почмакта диярлек экспромт-репетицияләр бара. Конкурсантлар үзләре сайлаган җырларны башкарып, тавышларын тикшерә. Конкурсантлар арасында җыр сәнгатеннән ерак булганнар да байтак. Мисал өчен, Айгөл Солтанова Уфа шәһәрендәге бер вузда комендант вазыйфасын башкара. Әмма кечкенәдән бии дә, җырларга да ярата икән.

Жюри әгъзалары эш өстендә

Жюри әгъзалары эш өстендә

Быелгы Уфа конкурсында жюри рәисе вазифасы Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховка йөкләнгән. Җыр ярышмасы дөрестән дә киеренке. Шулай да, анда үз көчләрен сынап карарга 15-16 яшьлек малай һәм кызлар да тәвәккәлләгән. Мисал өчен, Уфаның Газиз Әлмөхәмәтов исемендәге сәнгать гимназиясендә укучы Эрнест Сөләйманов белән Нияз Мәгасумов үзләрен киләчәктә фәкать җыр сәнгатендә генә күрә.

Бәйгедә җиңүче Рәгинә Гайсина

Бәйгедә җиңүче Рәгинә Гайсина

Эх, ничек матур да соң безнең татар халык җырлары! Унар кешелек вокаль ансамбльләр башкаруында да искиткеч матур яңгырый бит алар! Октябрьский шәһәреннән килгән “Ак тамыр” төркеме дә, Мәләвез каласыннан килгәне дә борынгы җырларыбызны бар нечкәлегендә башкарып сокландыра. Ялгыз башкаручылар арасында да фәкать җиңүгә генә өмет итүчеләр байтак. Октябрьский шәһәреннән килгән Рәгинә Гайсина белән Светлана Хәсәншина бу сынауны уңышлы үтте һәм Казандагы бәйгегә юллама алды.

Җыр-моң бәйрәме һәм үзенчә бер “аркан тартышу” көн озыны бара. Нәтиҗәләр куанычлы: Казандагы сынауга юлламаны 21 яшь җырчы, шулай ук өч вокаль ансамбль һәм бер баянчы егет алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG