Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Көнчыгыш Иерусалимда бер меңнән артык торак төзергә ниятли


Израил Көнчыгыш Иерусалимда бер меңнән артык торак төзергә планлаштыра. Фәләстин әлеге планнар «шартлау»га китерергә мөмкин дип кисәтте.

Израил хакимиятенең әлеге планнары турында алданы көнне ил премьер-министры Бинамин Нетаньяху идарәсендәге чыганак белдерде. Аның әйтүенчә, 400 торак Хар-Хома, ә 600 Рамат-Шломода төзеләчәк. Үзенең исемен әйтмәүне сораган әлеге түрә шулай ук Израилның Көнбатыш ярда «инфраструктура объектлары» төзү планы булуын да раслады, әмма моның нәрсә булачагын ачыкламады.

Фәләстин җитәкчелеге вәкиле Нәбил Әбу Рдейна Израилның планын төбәктә «җир тетрәүгә» китерергә мөмкин «куркыныч хәлнең артуы» дип атады.

АКШ Дәүләт департаменты Израилның планнарына борчылу белдерде.

XS
SM
MD
LG