Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:19

Сатира остасы Виктор Шендерович бу атнада Казанда оештырылачак һәм кешенең килеп чыгышына багышланачак бәхәс турында Азатлыкка үз фикерен әйтте.

XXI гасырның икенче дистә елы барганда инде Вольтер заманында ук туктатылган дискуссияләр кабат башлана. Бу бәхәсләр инде урынсыз кебек иде. Минемчә, дин турында дискуссия була алмый. Дискуссия фән тирәсендә генә була ала. Фәннең моның өчен кагыйдәләре, тезислары, каршы тезислары була, кабатланган күренешләргә анализ ясала, статистика булдырыла, нәтиҗә ясала. Дин турында нинди дискуссия була алганын күз алдыма китерә алмыйм. Дин турында бәхәскә керүче кеше дини кешене рәнҗетә. Диннең фәнгә катнашы юк, алар арасында уртак берни дә юк. Чиркәүгә барып чукынамы ул, мәчеткә барып намаз укыймы, бу очракта минем өчен бер аерма да юк, мин аларга берни дә аңлатырга тырышмыйм, тыкшынмыйм мин алар тормышына. Алар белән бәхәскә керсәм, мин ахмак булачакмын, алар түгел. Мин аларның дөньясына, дингә кердем булып чыга. Анда минем анализлау сәләтем беркемгә дә кирәкми.

Әмма Русия православ чиркәве вәкиле Чаплин "православларга Олы көн (Пасха) алдыннан ел саен Иерусалимда Изге утның иңүен физика кануннары белән аңлатып була" дип әйтә икән – мин түзеп тора алмыйм, тыныч кына утырган җиремнән торып басып Чаплин башына тузанга баткан китап белән китереп сугам. Чөнки ул фән дөньясына "үзенең могҗизалы физика кануннары белән" керә. Төшә икән ул Изге ут – төшсен. Без аны күрмәскә килештек. Аның физика кануннары белән төшүен аңлатмасын Чаплин.

Аннары бит дискуссия алып бару тәртибе һәм кагыйдәләре була. Казанда үткәреләчәк дискуссияне мин "гимнаст белән штангист арасында ярыш" дип бәяләр идем. Җиңүчене кем нәрсәгә нигезләнеп билгеләячәк? Әлеге ниятне мин алдан ук "наданлык чагылышы" дип әйтер идем.

"Маймыл процесслары" көтә безне

"Һәр чорның үз урта гасыры була", дигән иде Станислав Ежи Лец (1909-1966), Польшаның танылган фәлсәфәчесе һәм сатирик. Әле укыган еллардан ук хәтерлим мин аның бу сүзен. Берәү миңа ул чакта дини әләмнәр (хоругвь) тотып Тәре йөрешләре модада булыр, карагруһчылар баш күтәрер дип әйткән булса, куркуга сабышкан булыр идем. Королев, Келдыш, Ландау илендә урта гасыр кире кайтты. Куркыта бу хәлләр.

Тарих биргән төп сабак - беркем дә тарихтан сабак алмый

Әмма эш шунда ки, кеше шәрә туа. Әгәр кешегә туганда элекке буыннарның тәҗрибәсе, интеллекты күчсә, без Сократлар һәм Монтеньнәр арасында яшәр идек. Ләкин чынбарлык башка. Бала туа, аны өч гасыр элек булган кебек баш ияргә өйрәтәләр. Урта гасыр шулай кабатлана. Аңа кадәр Королев, Келдыш һәм Ландау ирешкән уңышлар монда ярдәм итми. Тиздән "маймыл процесслары" да башланыр дип уйлыйм. Урта гасырга ныклы басып керәбез.

Шәхесләр һәм вакыйга:

Вольтер (Франсуа-Мари Аруэ) – XVIII гасырның танылган фәлсәфәчесе, хокук яклаучы, язучы-сатирик һәм тарихчы

Сергей Королев (1907-1966) – галим, XX гасырның ракета һәм галәм кораблары төзелешенә иң зур өлеш керткән белгечләрнең берсе

Мстислав Келдыш (1911-1978) – математик, галәм һәм компьютерлар үсешенә зур өлеш керткән галим

Лев Ландау (1908-1968) – 1962 елда Нобель физика бүләге иясе ("бәхет = эш+ мәхәббәт + кешеләр белән аралашу – Ландауның "бәхет теориясе")

Сократ – борыңгы грек фәлсәфәчесе, аның тәгълиматы фәлсәфәдә кешене өйрәнүгә таба борылыш ясый. Илаһиларны санламаган һәм яшьләрне аздырган өчен үлем җәзасына хөкем ителә

Мишель де Монтень – XVI гасыр язучысы, Яңарыш чоры фәлсәфәчесе

Маймыл процессы (ингл. monkey trial) – 1925-1926 елларда АКШның Теннесси штатында барган мәхкәмә эше. Дейтон шәһәре укытучысы Джон Томас Скоупс Теннесси мәктәпләрендә эволюция теориясен укытуны яклап чыкканы өчен 100 доллар штрафка хөкем ителә. Аңа кадәр бу штат мәктәпләрендә Тәүрат кушканча гына укыту таләп ителгән була. Скоупска каршы бу гаепләүне әзерләүгә АКШ президентлыгына өч тапкыр намзәт булган юрист һәм сәясәтче Уильям Дженнингс Брайан да катнаша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG