Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Әбдрәхимов: "Норд Ост" фаҗигасеннән вакыт дәваламый"


Марат Әбдрәхимов кызы Алинә белән
Марат Әбдрәхимов кызы Алинә белән

Марат Әбдрәхимов – Мәскәү мюзикл театрының әйдәп баручы актеры, 12 ел элек булган "Норд Ост" фаҗигасеннән үз аякларында чыга алган бердәнбер кеше.

Мәскәү мюзикл театры шушы көннәрдә "Барсы да Көлкәй турында" мюзиклын тәкъдим итте. Марат Әбдрәхимов анда клоун ролендә. Театр тәнкыйтьчеләре мюзиклны мактый, шуңа әлеге тамашаның популярлыгында якташыбыз өлеше барлыгына без дә сөенә алабыз.

Марат Башкортстанның Зианчура районы Исәнгол авылында туып үсә. Уфа сәнгать мәктәбен, Русиянең театр сәнгате академиясен тәмамлый. Туксанынчы еллар уртасыннан Мәскәү мюзиклларында җырлый, театрларда уйный. "Cats", "Мамма Миа!", "12 стульев", "Красавица и чудовище" мюзиклларында сәхнәгә чыга. Әмма Марат Әбдрәхимов тормышында мәңге онытылмас булып "Норд Ост" дигән мюзикл тора. Роле белән генә түгел билгеле, ә котычкыч вакыйгасы белән. Марат белән әңгәмәне Русиядә билгеләнүче бердәмлек көненнән башладык.

– Марат, 4 ноябрь – хәзерге Русиядә халыклар бердәмлеге көне түгел, фашистлар йөреше көне буларак та танылды. Сиңа, башкорт кыяфәтле кешегә Мәскәүдә яшәү авыр түгелме? Фашизм белән еш очрашасыңмы?

Cats мюзиклында җирән песи ролендә
Cats мюзиклында җирән песи ролендә

– Көнкүреш шовинизмы ул һәрвакыт бар иде. Аны хәзер артты дип әйтә алмыйм. Ул элек тә шулай иде, бүген дә шулай. Әйе, "килеп тулдылар", "башкала кунаклары", аңа бик ихтибар итмим. Әмма минем шундый бер вакыйга булды: дистә елдан артык яшәгән йортта, фатирымнан кечкенә баламны тотып чыктым, лифт ишеге ачылды, кердем, әмма ниндидер котырган хатын: "Мин синең белән бер лифтта бармыйм" дип, этеп чыгарды. Күз алдына китерәсезме, лифттан төрткәләп чыгарды?! Мин баскычтан төштем, аны куып җиттем дә бар уйлаганнарымны әйттем. Шуннан бирле ул хатын мине урап үтә. Ул булса, лифтка утырмыйм, минем бернинди дә теләгем юк аның белән бер лифтта барырга. Менә шундый очрак булган иде.

Беләсеңме, күпчелек мондый түгел бит, барыбер яхшы күңелле күберәк.

Менә сорау бирәсе килә, ни өчен кешеләр үзләрен шулай тота? Кайдан барлыкка килә ул ксенофобия? Беренчедән, халыкның тормышы яхшы түгел. Кешеләр начар яшәгәндә, ярлы булганда барлыкка килә дип саныйм. Тәэмин ителгән, бай кешеләр алай яшәми, аларда ксенофобия сизелми. Икенчедән, бу дәүләт сәясәтеннән тора. Ул һәрвакыт астыртын булса да мондый вазгыятьне яклап килә. Чөнки ул дәүләткә уңайлы.

Русиядә ике сорау: Ни эшләргә һәм кем гаепле? Ни эшләргә дигәнен сорап тормыйлар, чөнки кызык түгел, ә кем гаепле дигәненә җавап бер генә: "килеп тулдылар да, алар гаепле". Бу бик уңайлы һәм бик гади эш.

Безнең театрда еврей артисты әрмән артистына: "Арманчик, еврейларны яклагыз һәм саклагыз, чөнки безне бетерсәләр, сезгә ябышачаклар", дип әйтеп көлә торган иде. Менә шушы хәл ул, ни кызганыч.

– Сине без "Норд Ост" теракты тоткыны буларак та беләбез. Яңа гына шушы трагедиянең 12 еллыгы узды...

Марат Әбдрәхимов Норд Ост мюзиклында Муса ролендә сулдан беренче, үзбәк халатында
Марат Әбдрәхимов Норд Ост мюзиклында Муса ролендә сулдан беренче, үзбәк халатында

– Һәр елның 26 октябрендә без трагедия булган урынга митингка җыелабыз. Анда һәлак булганнарның исемлеген укыйбыз, искә алабыз, 130 ак шарны һавага очырабыз, кайсыбер елларны руханилар килә, дога укый. Бу чарадан соң җыелышып, Ваганьково зиратына актер балалар янына барабыз. Трагедиядә һәлак булган 10 бала арасында "Норд Ост"та уйнаган ике кечкенә актер да бар. Зираттан соң бер кафеда очрашабыз. Андагы аралашу көн буе дәвам итә, кемдер килә, кемдер китә, әмма "Норд Ост"ны искә алучылар кафе ябылганчыга кадәр шунда була. Кызганыч, тормыш мәшәкатьләреннән аерылып, ешрак очрашып булмый.

– Шул вакыттагы журналист яктыртуларында еш кына "Стокһольм синдромы" телгә алына. Синдә булдымы ул?

– Дөресен әйтәм, бер генә тотыкта да "Стокһольм синдромы" булмады. Ул барлыкка килсен өчен тотык белән басып алучы озаграк аралашырга тиеш. Аларга кеше үтерү берни түгел икәнен без күрдек. Шуңа аларның фикеренә кушылу, аларны яклау һәм аклау — ким дигәндә гаҗәп булыр иде. Бәлки берәрсе аларны якларга уйлагандыр да, әмма бу бары тик үз-үзен саклау өчен генә булуы мөмкин иде. Безнең каршыда кулларына пистолет, граната, автомат тоткан, билләренә "шәһит билбавы" таккан кешеләр тора. Сине бер мизгелдә атып үтерергә, кимендә автомат приклады белән ямарга мөмкиннәр. Дустанә мөнәсәбәт белән аларга беркем дә бармады. 56 сәгать эчендә бер генә кешедә дә мондый фикер тумагандыр. Дубровкадагы трагедия турында сөйләргә кирәк иде, ә мәгълүмат юк, шунлыктан журналистлар әлеге синдром темасына каныкты.

Шуны да әйтим, террорчылар бертуктаусыз радио тыңлый иде, кайдандыр телевизорлар алып килделәр, яңалыкларны бик игътибарлап карый бардылар. Журналистларның һәр ялганына илтифат итеп, "менә, күрәсезме, сезнең ММЧ кайсылар ялганлый, Чечнядагы хәлләрне дә ялган итеп күрсәтәләр, сезнең йортларны без шартлата дип ялган сөйлиләр", дип кычкыралар иде. Менә шундый минутларда күңелгә корт керә, чыннан да, безнең һәр ишеткән, радиодан һәр сөйләнелгән сүз дөресме, йә гәҗиттә басылган һәр сүз дөресме дип уйлый башлыйсың. Ахырга ММ чаралары, гомумән, Дубровкадагы тотыклар турында сөйләүне туктатты. Күрәсең, башта, "болар надан, булдыксыз, берни карамас, берни ишетмәс" дип уйлаганнардыр да, әмма алар иң беренче эш итеп радио һәм телевидениега тоташты.

– "Норд Ост" трагедиясеннән соң сезнең театр артистлары берни сөйләмәде, алар турында берни ишетелмәде кебек, бары син генә беренче көннән бүгенгә кадәр бу турыда яр саласың. Әллә миңа гына шулай тоеламы?

– Бу чыннан да шулай килеп чыкты. Аларның гаебе юк монда. Мин бит залдан үз аякларында чыккан бердәнбер кеше.

Марат Әбдрәхимов Норд Ост мюзиклында Муса ролендә
Марат Әбдрәхимов Норд Ост мюзиклында Муса ролендә

Залда утырган 56 сәгатьне керфек тә какмый үткәрдем. Театр урындыгыннан идәнгә төшеп ятарга рөхсәт итмәделәр. Ә мин утырып йоклый алмыйм, миңа сузылырга кирәк. Сәгать өчләр тирәсендә террорчылар иртәнчәк генерал Казанцев киләчәген хәбәр иттеләр. Димәк, сөйләшүләр башланачак иде. Алар да иркенләп китте, арыган иделәр бит, бераз елмая, хәтта коралларын калдырып йөри башладылар. Безгә дә эчәргә су бирделәр. Залдагы барлык кешедә ниндидер өмет барлыкка килде, хәтта бераз шаяртулар да ишетелеп калды. Мин дә шул барлыкка килгән иркенлектән файдаланып, урындыктан шуып төштем дә, идәнгә сузылдым, шул көе сүнгәнмен. Алтынчы яртылар тирәсендә атышкан тавышка уянып киттем. "Штурм башланды!" дигән уй ялтлап үтте. Чөнки, штурм башланса, залны шартлатачакбыз дип кисәттеләр, шуңа без чынанн да, штурмнан бик курка идек. Залда ике авиация бомбасы ята иде. Урындык астына кереп ятканнар булса, шул урынга граната ыргытачакбыз дип тә куркытканнар иде, мин урынымнан сикереп торып утыра салдым. Залда ни барганын күреп өлгермәдем, яңадан йоклап киткәнмен. Мин идәндә ятканда залга газ тутырганнар. Ул газдан бик күп кеше агуланды, һәлак булды. Идәндә мин йөзтүбән ятып, битемне кулларым белән каплап йоклаганмын, газ суларга өлгермәгәнмен. Бу миңа ярдәм иткән дә инде. "Альфа" сугышчылары залдагы халыкны ташый башлагач, мин күзләремне ачтым, "үз аякларыңда чыга аласыңмы?" дип сорадылар, өстемдә камуфляж формасы иде бит: "чыгам. Мин актер", дидем. Террорчылар белән бутарлар дип бик курыктым. Мондый хәл булды. Безнең оркестр музыканты Тимур Хазиев – татар егете иде. Өч көн эчендә сакал баскан, иң кырыйда утыра иде, чечен дип санап безнекеләр атып үтерделәр.

Тотыклар Дубровка театры бинасыннан чыга
Тотыклар Дубровка театры бинасыннан чыга

Мин үз аякларым белән залдан чыктым, әмма иң куркынычы алда булган икән! Фойе идәне тулып зәңгәрләнгән кешеләр ята. Тәрәзәләр барсы ватык, фойедан җил йөгереп тора, халык шушы таш идәндә, өсләрендә күлмәк, костюм ише җиңел генә кием. Тышта бик салкын иде. "Алар үлде" диләр. Кешеләрне саф һава суларга тышка алып чыгалар, шуңа идәнгә ташлыйлар икән. Газга антидот юк, нинди газ икәнен белгән кеше дә юк. Урамга чыктым, баш әйләнә, күңел болгана, газ турында берни белмим әле. Чыгуга мине эләктереп тә алдылар, стенага терәп тә куйдылар. Террорчыларның берсе дип уйлап, штаб кебек җиргә алып киттеләр. Безнең яктыртучылар узып бара: "Безнең актер бит ул", диләр, мине тоткарлаучылар "Үзебез ачыклаячакбыз!" дип кычкыра. Аннан прокуратурага киттек, ниндидер язма мәгълүмат таләп итәләр. Башым үтереп авырта, организм сусызлыктан интегә, косам, ашыгыч ярдәм чакырыгыз дип ялварам. Килде ул тиз ярдәм машинасы. Аларда авыртуны баса торган дару да юк. Баралгин булса да бирегез, дим. Безнең баралгин бар, әмма шприц юк, диләр. Шул даруны алып, суга кушып эчеп җибәрдем, бераздан хет баш авыртуы бетте, әмма бик каты костырды. Организм коргаксыган, тел аңкауга ябыша.

Үземнең ни өчен бу кадәр интегүемне аңлый алмыйм. Соңыннан гына газ турында билгеле булды. Минем кемлегемне озаклап тикшерделәр, тикшерүчесе дә бит аның ахмак кебек иде. Ниһаять, менеджерга чылтратып, минем актер икәнлегемне исбатлап, террорчы дип дәлилләп язылган "эш"не ертып ташлап, мине чыгардылар.

Соравыңа җавап биреп шуны әйтәм: мин үз аякларымда чыктым, ә безнең егет-кызларны күтәреп алып чыктылар. Аларны шунда ук дәваханәләргә алып киттеләр. Аннан кемдер берничә көннән, кемдер атна узгач кына чыкты. Беренче булып ММ чаралары эләктереп алды, шуңарга барлык язмаларда мин сөйлим.

– Бу тәмугтан исән калганыңа үзең дә ышанып бетмәгәнсеңдер әле. Онытыламы ул?

Дубровка театрында Норд Ост мюзиклы игъланы
Дубровка театрында Норд Ост мюзиклы игъланы

– Башта эйфория булды. Әле ни булгынын аңлап җиткермисең. Ә менә өч көннән соң каннан адреналин китте, шок бетте, шулчак авыр булды, билгеле. Курку башланды. Әмма безнең белән психологлар эшләде, һәр көнебезне хәлне җиңеләйтүгә юнәлдерделәр. Шул чакта психолог бер фикер әйтте: "Сезгә тормыш бик каты дәрес бирде, бу - язмыш сынавы, шуңарга үзегез өчен мәгънәви юл эзләргә кирәк", диде. Һәркемнең үз рухи азыгы бар. Минем дә башымда "кем ул мин? ни ул мин? ни өчен бу доньяга килгәнмен? нинди эшләр башкарырга тиешмен? миңа бирелгән бу язмышны ничек яшәргә тиешмен?" кебек төрле фикерләр барлыкка килде. Бу сораулар күпләрне уйландыра торгандыр. Әкренләп үз юлыма килдем, тормыш кадерен аңлый башладым. Күңелдә туган куркуны да әкренләп җиңдем, дөресрәге мин аны кабул иттем. Хәзер ул миңа яшәргә камачауламый дип әйтә алам.

Онытылмый ул. Анда барганда мин элеккечә өзгәләнәм, елыйм. Шулай булуга карамастан, бу хәлгә үз мөнәсәбәтем бар. 12 ел узды, вакыт дәваламый, берни онытылмый. Әлеге вазгыятьнең бәясен беләм. Чөнки философик бәяне мин үзем билгеләдем. Мондый хәл һәркем белән булырга мөмкин. Шуңарга тормышның һәр минутын кадерләп яшәргә, туганнарның, әти-әнинең, балаларның, яныңда булган һәркемне кадерләргә, бу минутның соңгысы булуы мөмкинлеген онытмаска кирәк. Шуны һәрвакыт истә тотсаң, үзеңнең тормышыңны бушка, юкка әрәм итәсе килми.

Әлеге очрашуларга барган саен, гомернең никадәр уалучан икәненә инанып кайтасың.

– Шул көннәрне чагылдырган видеосюжетларда әниең белән сөйләшүең бик тәэсир итә...

"Барсы да Көлкәй турында" мюзиклында клоун ролендә
"Барсы да Көлкәй турында" мюзиклында клоун ролендә

– Ул вакытта әнием дә, әтием дә исән-саулар иде. Тотык булып утырганда әнием һәм әтием өчен бик борчылдым. Икесе дә бик эмоциональ кешеләр, минем белән берәр хәл булса, аларга инфаркт булуы ихтимал иде. Шул вакытта гел аларны уйладым, мин бит аларны вакытыннан алда югалта идем.

Әмма әнием мин уйлаганча бөгелеп төшмәгән, муллага ярдәм сорап барган, күбрәк укыган саен, ярдәме зуррак була дип, мулла бер доганы укырга кушкан. Әнием аны 5141 тапкыр укыган.

Ярдәме чыннан да булгандыр. Чөнки апам Гүзәлгә (БСТ телеканалы режиссеры Гүзәл Абдрахимова-Хәмитова) берничә тапкыр минем үлемем турында хәбәр итәләр. Менә ул ватык телефонның ничек эшләгәнен аңлап булмый, әмма минем үлемем турында хәбәр Уфага җитеп тора. Туры эфирда эшләүче редакторлар "ниндидер көч туктатты, бу ачы хәбәрне эфирдан хәбәр итми тордык", диләр. Менә шуның өчен мин аларга рәхмәтлемен. Эфирдан минем үлемем турында хәбәр итсәләр, без әни дә, әтине дә югалтыр идек.

– Әлеге вакыйгага берәр төрле билгеләмә биреп буламы?

– Безнең "Норд Ост" трагедиясе американнарның Нью Йорктагы 11 сентябрь трагедиясе ул. Безнең өчен Чечнядагы сугыш ерак сыман иде. Аннары Буденновски трагедиясе булды. Анысы да бездә түгел сыман иде. Русиядә булса да, кайдададыр еракта, мондый әйбер Мәскәүдә булуы мөмкин түгел дип ышандык. Мәскәүдә без үзебезне саклау, яклау астында кебек тоя идек. Тотыклар ярдәм сорап шалтырата башлагач, башта ышанмаганнар. Чөнки моңа ышанып булмый иде бит. Әлеге трагедия булгач кына үзебезнең яклаучысыз икәнебез ачыкланды. Без дәүләт алып барган сәясәттән саклана алмадык. Бу очракта мин террористларны якламыйм, әмма шунысы бар: безне тотык иткәннәр арасында яшь кенә кызлар, яңа гына бала тапкан хатыннар бар иде. Кемдер ирен, кемдер әти-әнисен, кемдер балаларын югалткан бу сугышта. "Сез монда театрларга йөрисез, ә бездә сугыш бара. Бакчабызга бомба төшеп шартлады. Баламның сыңар аягын гына табып җирли алдым. Минем яшисем килми, мин монда үлергә дип килдем. Йә монда үләсе, йә Чечняда үләсе" дип ачынып сөйләде берсе.

Русалочка мюзиклыннан Шеф Луи гримында кызы Алинә белән
Русалочка мюзиклыннан Шеф Луи гримында кызы Алинә белән

Тотыкларны коткарганда балалар һәлак булгач, безнең кайсыбер аналар да "минем Чечняга барып шартлап үләсем килә", дип еладылар. Кан – кан тудыра, хәсрәт – хәсрәт тудыра. Әлеге хатыннарны якламый гына, әмма хәлләрен аңларга була бит. "Стокһольм синдромы" да түгел ул, кеше буларак аларның хәлен аңлап була. Икенче яктан, мәгълүмати яктан аларны бик каты эшкәрткәннәр. Гади кешене түгел, алар нәкъ кайгылы кешене ала шәһит итеп, чөнки аларның кайгыдан мииләрен чайкау җиңел, дошманнан үч алуга этәрү берни тормый. Әлеге хатыннарны хөкем итү авыр бер яктан. Бәлки алар да хаклы булгандыр. Чөнки аларның терроры безнең хөкүмәткә бик кулай килде – Чечняга Русия гаскәрләрен кертүне, андагы сугышны аклады.

Бүген Чечнядә тынычлык, байлык. Ә Русия регионнарындагы тормышны күз алдына китерәсеңме? Мәскәүдән 100 км китсәң, тормыш туктап калган кебек. Бүген кибеткә керсәм, йөрәгемә ябыша, кулларым калтырый башлый: әби-бабайлар кибет кәрҗиненә сөт, эремчек, ипи салып, акча саныйлар, җитәме-юкмы. Моны күрү бигрәк ачы инде. Очраганда гел үзем түлим. Алар бит тәмле әйбер алмый, кәнфит түгел, яшелчә-җимеш турында сөйләп тә тормыйм, алар ачка үлмәслек кенә ризык ала. Шуңарга яши, аларның пенсиясе ачка үлмәскә генә җитә. Оят бит.

Шуңарга йомгаклап шуны әйтәсем килә: "Норд Ост" – ул безнең өчен хөкүмәтебездә барсы да яхшы түгеллеген аңлау мизгеле булгандыр. Үзган 12 ел эчендә, үкенечкә каршы начарлануга гына бара.

XS
SM
MD
LG