Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:28

Мадияр Хаҗиев: "Татар рәссамы булсаң – тарихыңны күрсәт"


28 октябрьдә Татарстанның халык рәссамы, Чаллының сәнгать мәктәбендә 35 ел буе укыткан Мадияр Хаҗиевның шәһәр картиналар галереясында күп еллар буена иҗат иткән әсәрләренең күргәзмәсе ачылды. Бирегә куелган илле картинаның бүләк ителүе хакында да әйтелде.

Тантана барышында Саба районы Керәнле авылында туган Мадияр Хаҗиев иҗатында туган якка мәхәббәт, милләт язмышы чагыла дигән сүзләр еш яңгырады. Әлбәттә инде, күпләрне күргәзмәгә куелган әсәрләрне шәһәр картиналар галереясына бүләк итү вазгыяте дә кызыксындырды.

– Мадияр абый, бик зур хезмәтегез җимешләре булган рәсемнәрегезне Чаллы картиналар галереясына бүләк иттегез. Бу күренешнең сәбәпләрен төрле кеше төрлечә кабул итә. Рәсемнәрне сакларга урыныгыз юк идеме яки инде калдырырлык варислар булмадымы?

Күргәзмәгә килүчеләр

Күргәзмәгә килүчеләр

– Сакларга урын да, варислар да бар. Чаллыда мин халык рәссамы дәрәҗәсенә ирештем. Шуңа үз шәһәремне бик яратам. Кырык елга якын шушында 39 ел рәсем сәнгатен укытам. 65 яшь тулгач, мине күтәргән шушы шәһәргә илле эшемне бүләк итәм. Алар төрле чорда, төрле стильдә язылган. Бу эшләр арасында татар тарихы темасына, татар хатын-кызларына кагылышлылары да күп. Син татар рәссамы икән – тарихыңны күрсәтергә тиеш. Шуңадыр минем эшләр арасында Болгар, һуннар заманнарын күрсәткән, Сөембикәне тасвирлаган, Казан тарихына багышланганнары күп.

– Чит илләрдә булдыгызмы, күргәзмәләр оештырдыгызмы? Әсәрләрегезне сатып алучылар булдымы?

– Минем эшләрне күбрәк чит илләрдә сатып алдылар. Ике тапкыр Төркиянең Әнкара һәм Истанбул калаларындагы күргәзмәләрдә катнаштым. Минем әсәрләремне биредә бик теләп сатып алдылар. Аннан соң Казакъстанда Тукайга багышланган эшләремне бәяләп, музейга куярга дип алып калдылар. Мин татар тормышын киләчәк буыннарга калсын дип рәсемнәргә төшердем.

Мадияр Хаҗиев осталык дәресе бирә

Мадияр Хаҗиев осталык дәресе бирә

Мадияр Хаҗиевның күргәзмәсе ачылу, бирегә куелган картиналарны шәһәргә бүләк итү тантанасына килүчеләр арасында Чаллы сәнгать мәктәпләре вәкилләре, Тукай районы Калмыя авылы иҗатчылары да бар иде. Шәһәрнең 1нче санлы сәнгать мәктәбе укытучысы Хәния Гәрәева: “Мадияр абый безгә укытучы да, абый да, киңәшче дә. Менә бүген күңел никтер елый, моңлана, соклана. Сезнең эшләрегез милли рухта башкарылган. Зур эш башкарасыз, рәхмәт, алга таба да уңышлар телим”, диде.

Калмыя авылы мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләгән Зөләйха Закирова: “Без Мадияр белән сугыш арты чоры балалары. Сез иҗатыгызның бер өлешен шәһәргә бүләк итеп, аны киләчәк буынга калдырып зур эш башкардыгыз. Сез дөрес уйлыйсыз, сез дөрес юлда, күз тимәсен. Мин сезнең иҗатыгызда тормышның бар якларын да күрәм, аны күз яшьләре белән карыйм. Иҗади әсәрләрегезне шушылай урнаштыру ул әле бәхилләшү түгел. Әле яшәгез, языгыз, алга таба да сезнең күргәзмәләргә йөрергә насыйп итсен”, дигән теләкләрен җиткерде.

Чыгышлардан соң Мадияр Хаҗиев осталык дәресләре дә күрсәтте. Күпсанлы шәкертләре остаз тәкъдим иткән натюрмортлар язу эшенә керешкәч, без Чаллы картиналар галереясы җитәкчесе Флюра Гайнетдинова белән әңгәмә кордык.

Флюра Гайнетдинова чыгыш ясый

Флюра Гайнетдинова чыгыш ясый

– Бүген бездә зур бәйрәм. Мадияр әфәнде безгә искиткеч дәрәҗәле илле эшен бүләк итте. Бу – шәһәр тарихына язылырга тиешле, башка рәссамнарга үрнәк булырлык гамәл. Аның иҗатында халкыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә чагыла, халык аһәңе, аның фаҗигале тормышы да тасвирлана. Мадияр абыйдагы төп тема – халкыбыз тормышы, аның үзенчәлеге, рухи байлыгы һәм күңел серләре. Аның эшләре кояш кебек балкып тора. Шәкертләре дә бар дөньяга таралган дисәк, ялгыш булмас. Ул безнең чын халык рәссамы, - диде Флюра ханым.

Чаллының мактаулы кешесе Мадияр Хаҗиев якын араларда утыз әсәрен Казан кирмәнендәге рәсем сәнгате галереясына бүләк итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG