Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Лубянка мәйданында “Исемнәрне кайтару” чарасы узачак


29 октябрь көнне Мәскәүдә сәяси золым корбаннары истәлеге көне алдыннан “Исемнәрне кайтару” дигән чара узачак.

Лубянка мәйданында иртәнге уннан кичке унга кадәр “Мемориал” хокук яклау үзәге вәкилләре Сталин терроры вакытында Мәскәүдә атып үтерелгән 30 меңнән артык кешенең исем-фамилиясен, яшен, вазифасын һәм атып үтерелү көнен әйтеп торачак.

“Мәскәү. Истәлек урыннары” семинары кысаларында “Мемориал” Лубянка һәм Соловецки ташы янындагы элек булган совет концлагерьларын, кешеләрне атып үтерү турында карарлар кабул ителгән урыннарны күрсәтәчәк.

XS
SM
MD
LG