Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида татар яшьләре фестивале узды


Фестивальдә катнашучы татар яшьләре
Фестивальдә катнашучы татар яшьләре

16-19 октябрьдә Новосибирскида татар яшьләренең VII Себер фестивале узды. Аны Новосибирски өлкәсендәге татар мәдәнияте үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан мәдәният министрлыгы, татарларның җирле һәм федераль милли мәдәни автономияләре оештырды.

Фестиваль Себер төбәкләрендә яшәүче татар яшьләрен таныштыру, дуслаштыру, берләштерү максаты белән эшләнде.

Катнашучыларның яше 35тән дә артмавы шарт итеп куелган иде. Географиясенә карасак, чара Томски, Омски, Төмән, Бурятия, Красноярски, Кемерово, Анжеро-Судженски, Барнаул, Улан-Удэ, Иркутски, Тыва, Новосибирски шәһәрләреннән һәм Казакъстаннан килүчеләрне берләштерде.

Новосибирски татар яшьләре үз эшчәнлеге белән таныштыра
Новосибирски татар яшьләре үз эшчәнлеге белән таныштыра

Фестиваль программасын, матур гәдәт буенча, делегатлар үзләре алып барды. Беренче көнне узган танышу кичәсендә кунаклар үзара танышып кына калмыйча, үзләре вәкил булып килгән оешмалар белән дә башкаларны таныштырдылар.

Программага шулай ук вокал, хореография, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, тарих, дин мәсьәләләренә багышланган лекция-дискуссияләр, уеннар, түгәрәк өстәлләр кертелгән иде. Мастер-классларны Казаннан килгән яшьләр алып барды. Вокал буенча дәресләрне Альбина Кинжалиева, хореографияне Венер Хәмитов уздырды.

Жюри
Жюри

Актерлык осталыгы буенча мастер классны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты өлкән мөгаллиме, режиссер һәм сценарист, Татарстан республикасының атказанган артисты Азат Зарипов алып барды.

VII Себер татар яшьләре фестивале кысаларында “Татарстан – Яңа гасыр” каналында бара торган популяр булган “Переведи! Татарча өйрәнәбез” уены да уздырылды.

"Переведи! Татарча өйрәнәбез" уенында
"Переведи! Татарча өйрәнәбез" уенында

Уенның фестивальдәге версиясен Фәрит Нәҗметдинов һәм Әлфия Кидрачева оештырдылар. Җәен алар Казанда бу уенда катнашу бәхетенә ирешкән булган. Тапшыруны Себердә беләләр һәм яраталар икән, фестивальдә узган уен да бик күтәренке рухта, сизелми дә узып китте. Туган телен “уртачадан түбән” белүчеләр үзләрен сынап карый алдылар. “Җанлы” рәвештә бара торган уенның үзенчәлекле яклары да бар – бөтен тамашачылар уенчыларга ярдәм итәргә, сүзләрнең русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемәләрен кычкырып әйтергә тырышты. Себер татар яшләренең VII фестивале кысаларында узган “Переведи! Татарча сөйләшәбез” уенында Новосибирски шәһәреннән Рафаил Галимов җиңүче дип табылды.

Танышу кичәсендә
Танышу кичәсендә

“Татар теле буенча мастер класска бирелгән бер сәгать эчендә делегатлар татарча тизәйткечләр әйттеләр, һәр тизәйткеч аерым бер авазны ныгытуга юнәлтелгән иде. Шундый шаян формада яшьләр туган телләрен өйрәнде. Янәшә килгәндә авыр әйтелә торган авазлар һәм сүзләрне кычкырып кабатлау сөйләм кимчелекләренең күпчелеген төзәтергә ярдәм итә.

Тизәйткечләр яхшы сөйләм тәлап ителә торган һөнәр ияләренә аеруча кирәк: ораторлар, дикторлар, җитәкчеләр, артистлар һәм җырчыларга. Матур сөйләргә теләгән, үзен кешеләр яхшы ишетүен һәм ачык аңлавын теләгән һәр кеше шушы борынгы тизәйткеч фәненә мөрәҗәгать итә ала. Без делегатларыбызга менә шушы фикерне җиткерергә теләдек. Кыска гына ара эчендә алар күмәкләп һәм аерым-аерым да, яхшы тизлектә укырга өйрәнделәр. Әлбәттә, бераз “тел ватырга” да туры килде”, - дип сөйләде Дания Бисерова.

Никахның үзенчәлекләре турныда сөйләшү. Кемеровоның "Мөнирә" мәчете имамы Рубин хәзрәт
Никахның үзенчәлекләре турныда сөйләшү. Кемеровоның "Мөнирә" мәчете имамы Рубин хәзрәт

“Фестивальгә 60тан артык кеше килде. Шуларның яртысы тарих буенча лекция-бәхәстә катнашырга теләде. Монда “бәхәс, дискуссия, фикер алышу” төшенчәсе алга чыга. Бәлки, күнегелгәнчә, каян да булса интернеттан мәкалә алып, гади лекция генә укысаң да ярар иде. Тик алай кызык булмас иде. Минем делегатларны җанлы сөйләшүгә тартасым килде, алар ачылсын, үз фикерен белдерсен, аны якласын, кызып бәхәсләшсен! Темасы да туры килеп тора – 1755 елда Батырша баш күтәрүе. Мин алдан Батырша турында кызыклы фактлар сөйләдем, аннары аудиторияне “котыртып” җибәрә торган сораулар бирдем. Башта халык сүлпән иде, сөйләшүгә кушылырга теләмәде. Тик бераздан аларга җан керде! Икенче караганда инде алар кызып китеп бер-берсе белән бәхәсләшә, үз сүзен бирмәскә тырыша башлады! Делегатларга чыннан да бик кызык иде!

"Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгесе
"Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгесе

Әйтергә кирәк, миңа бу эштә Барнаулдан килгән делегат Артем булышты. Ул - тарихчы. “Котыртучы”, провокацион сораулар бирүне миңа ул тәкъдим итте. Миңа калса, лекция уңышлы узды. Хәрхәлдә, ялыктыргыч озын сүз сөйләү рәвешендә үтмәде. Халык кызыксынды, фикер алышуда катнашты, үз фикерен белдерде. Шушы чарадан соң делегатларның берсе булса да Батырша биографиясен алып укыса, кызыксынса, безнең тырышулар бушка узмады, диеп санарга була”, - дип сөйләде Денис Солтанов.

Фестиваль "Себер яшьләре, алга!" дип исемләнгән гала-концерт белән тәмамланды - сәхнәдә делегатлар үзләре һәм Татарстаннан килгән эстрада йолдызлары чыгыш ясады.

Гала-концерт күренеше
Гала-концерт күренеше

XS
SM
MD
LG