Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:13

Разил Вәлиев Дәүләт шурасы утырышында Милли китапханә мәсьәләсен күтәрде


Бүген Татарстан Дәүләт шурасының утырышында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев республикада Милли китапханә төзү проблемасын күтәрде. Ул ни өчен китапханә булдыру турындагы элекке карарларның үтәлмәвен ачыклауны сорады.

«Татарстан Милли китапханәсенә быел 150 ел тула. Ул Русиянең иң бай һәм борынгы китапханәләренең берсе санала. Аның фондында меңәрләгән тарихи кыйммәткә ия булган китаплар һәм сирәк кулъязмалар бар. Бу рухи байлык тиешле шартлары да булмаган иске биналарда саклана.

Китапханә бинасының таушалу дәрәҗәсе тиешледән сигез тапкырга югарырак. Әлеге китапханәгә яңа бина төзү хакындагы карар да беренче тапкыр моннан ярты гасыр элек, ягъни 1960 елда ук чыгарылган булган. Татарстанда соңгы елда спорт, мәдәни юнәлештә эш алып баручы корылмалар, банклар, кунакханәләр төзелде, әмма Милли китапханә генә әле дә бинасыз”, диде ул.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Вәлиев тәкъдимен Татарстан президенты һәм хөкүмәткә җиткерергә тәкъдим итте.

"Документлар әзер булгач, киләсе утырышларда бу сорауны кабат күтәрергә тәкъдим итәм”, диде ул.

XS
SM
MD
LG