Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси золым корбаннарын иcкә алучылар кими


Казанда сәяси золым корбаннарына һәйкәл янында (архив фотосы)
Казанда сәяси золым корбаннарына һәйкәл янында (архив фотосы)

Казанда сәяси золым корбаннарын искә алучылар елдан ел кими. Әлмәттә инде ике атна Сталинны мактаган зур такта эленеп тора.

Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә һәр ел Казанда репрессия корбаннары һәм аларның туганнары җыела. Бүген Архангел зиратында ислам һәм православ руханилары катнашында һәлак булганнарның рухына дога кылынган. Соңыннан Черек күлдәге һәйкәл янында матәм җыены узган.

"Онытталар безне. Бер мәгълүмат чарасы да, бер рәсми кеше дә юк иде. Акчаларыбыз да кимеде, ярдәм дә юк. Җыелучылар саны да елдан ел кими", дип сөйләде Азатлыкка Идел буе районының Сәяси золым корбаннары җәмгыяте рәисе Фәрзәнә апа Кулеева.

Җәмгыятьтә элекке елларда 546 кеше теркәлгән булса, хәзер 295 кеше калган. Аларның барысы да үзләре яки туганнары сәяси золымга дучар булган кешеләр.

Мәскәүдә инде сигезенче тапкыр "Исемнәрне кайтару" чарасы узды. 29 октябрь көнне иртәнге сәгать уннан кичке унга кадәр Лубянка мәйданында кешеләр сәяси золым корбаннарының исемнәрен укыр өчен чиратка тезелде. Бүген "Зур террор" елларында 20 меңләп кеше атып үтерелгән Бутов полигонында "Хәтер авазы" исемле чара узды.

Шулай ук бүген кич Сахаров үзәгендә "Зур террор" исемле күргәзмә ачыла. Поляк фоторәссамы Томаш Кизна 1937-1938 еллар золымы корбаннарының архив фотоларын, алар күмелгән урыннар рәсемнәрен җыйган, туганнары белән интервьюлар ясаган.

"Польшада басылган бу китап һәм күргәзмә дөнья буйлап йөри. Мәскәүдә аны беренче тапкыр күрсәтәбез. Китап поляк телендә генә чыгарылган, урысчасы юк. Аны тәрҗемә итеп чыгарырга акча эзлибез, әлегә мөмкинлек юк. Китапның әһәмияте бик зур", диде Азатлыкка Мәскәү күргәзмәсен оештыручыларның берсе Александр Сорин.

Әлмәттә Сталин тууына 135 ел тулуга багышланган такта
Әлмәттә Сталин тууына 135 ел тулуга багышланган такта

Җәмәгатьчелек фикере фонды (ФОМ) уздырган фикер белешүдә Русия халкының 48% үз гомерләрендә репрессияләр кабатланырга мөмкин дип җавап биргән. Дүрттән бер өлеше репрессияләр булмас дип ышана. 22% бу сорауга җавап бирә алмаган. Фонд вәкиле Григорий Кертманга ышансак, "золым кабатлана ала" диючеләр моны куркудан түгел, ә тарихны яхшы белгәннән әйтә.

Социология белгече Леонтий Бызов моңа өстәп, халыкның бер өлеше "репрессияләр кирәк" дип саный, ди.

"Җәмгыятьтә дошманга каршы көрәшү идеясы көчле, репрессия һәм каты кул сәясәте белән генә тәртип урнаштырып була дип санаучылар күп", дигән Бызов "Коммерсант" басмасына.

Әлмәттә инде ике атна Сталин тууына 135 ел тулуга багышланган такта эленеп тора. Хокук яклаучылар һәм золымга дучар булганнарның туганнары арасында бу гамәл зур ризасызлык һәм ачу тудырды.

XS
SM
MD
LG