Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубылда "Алар 366 иде" фильмы махсус приз алды


Фильмны төшерү төркеме
Фильмны төшерү төркеме

Тубыл шәһәрендә үткән I бөтенрусия “Кеше һәм иман” телерадиофестивалендә “Регион-Төмән” телерадиоширкәтенең “Дусларга сукмак” тапшыруын алып баручы Диана Хәлилова әзерләгән “Алар 366 иде” фильмы махсус призга лаек булды.

Фильм “Культура” каналында да күрсәтелде. Эчтәлекле, күп хезмәт түгелгәнлеге бер карашта аңлашыла. Анда моннан 600 еллар элек Көнбатыш Себер җиренә Бохарадан килгән ислам динен таратучылар тарихы тасвирлана. Астаналарны “олы” һәм “кече”гә бүлеп йөртәләр. Беренчеләре шәехләр каберләре булса, икенчеләре соңрак чорларда теге дөньяга күчкән дин әһелләре каберләре. Астаналарның күбесе бүгенге көнгә кадәр сакланып, өйрәнелеп килә, сиксән астана тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән.

Изге шәехләр каберлекләре – астаналар турында фильм төшерү зур әзерлек, күп авылларга барып аларның караучыларын табу, очрашып сөйләшү, фәнни яктан да нигезле фикер тәлап итә.

Махсус приз
Махсус приз

– Бу иҗади бәйгегә 200ләгән эш тәкъдим ителгән иде. Алар дүрт төп конфессияләр һәм шаманлык турында материалларны тәшкил иттеләр. Себернең рухи башкаласы Тубыл шәһәрендә үтәчәк абруйлы фестивальгә “Регион-Төмән” телерадиоширкәте алдан ук әзерләнде. Бу фильмны сайларга миңа ширкәтнең урынбасары – җитәкчем Александр Лабыкин киңәш бирде. Аннары төшерү төркеме билгеләнде, чын үз һөнәрләренең осталары - режиссер Вера Федорова һәм оператор Сергей Лыкасов белән эшләү вакытында зур тәҗрибә тупладым, үзем өчен күп яңалыклар ачтым. Бу фильм – минем өчен беренче җитди проект, - дип сөйләде Диана Хәлилова.

Астананы тәртиптә тотарга шулай чыгып йөриләр
Астананы тәртиптә тотарга шулай чыгып йөриләр

– Беренче Нусук авылына юл алдык. Анда авыл кешеләре астананы киртәлиләр иде. Иң кызыклысы да шул: без алдан ук беркем белән дә сөйләшеп куймадык. Себер җирендә мәңгелеккә ятып калган шәехләр безне әйдәп йөртә дип аңладым мин. “Безнең турыда бөтен галәмгә ишеттерер вакыт җитте”, - дигәннәрдер алар. Мин үзем дә аңламыйчан бу фильмга күптән әзерлек башлаганмын икән инде.

Астана
Астана

Яркәү, Тубыл, Ялутор һәм Вагай районнарында төшердек. Фильмда Карагай, Күләт, Яңа Атъял, Көмешле, Искер, Нусук астаналарын күрергә була.

Барыбыз өчен дә иң истә калганы Күләт астана булгандыр. Аңа башта көймә белән бардык, аннары биек үләннәр, чытырманлыклар аша ике чакрымлап кыяга мендек.

Фильмда өлкәбез рәссамнары рәсемнәре, көйләре кулланылды. Үзебезнең тарихчыларга, дин әһелләренә мөрәҗәгать иттек.

Этнограф Игорь Белич сөйли
Этнограф Игорь Белич сөйли

Фестивальнең ябылу тантанасында режиссер Вера Федорова: “Безгә булышкан кешеләрне бу залга кертеп утыртсаң да сыймаслар иде”, - дип, аларга барысы исеменнән дә рәхмәт белдерде. Ә галим- этнограф Игорь Белич: “Мин 40 еллап ислам тематикасы буенча эш итәм. Бу фильмны төшергәндә дә киңәшләрем белән ярдәм итүемне сорагач, берсүзсез риза булдым. Тик бу авыр теманы бер фильмга гына туплау җиңел булмас дип борчылдым. Ә нәтиҗәсе бик әйбәт булды. Исламның кулъязмаларда язганча сугыш белән түгел, ә тыныч юл белән халык күңелендә урын алганлыгы аңлашылды. 366 шәех алып килгән динне себер халкы яратып кабул итә. Бу Себердәге ислам безнең җирлеккә бернинди ваһһабизмны, каршылыкларны да кертмәячәк”, - диде.

Астана караучы белән әңгәмәгә әзерләнү
Астана караучы белән әңгәмәгә әзерләнү

“Минем элекке укучым – Диананың документаль фильмын карарга дип махсус бардым Тубылга. Тамашачы монда Ерак һәм салкын Себергә ислам таратырга килүче дин әһелләрен ничек каршы алганнар, монда элек нинди дин булган, астаналар ничек сакланып калганнар кебек сорауларга җавап тапты. “Астаналар турында мондый киң күләмле тикшеренүләрнең телеэкраннарда чагылуы Русия телевидениесендә булганы юк әле”, - диделәр фильм белән таныштырганда. Аны төшергәндә бөтен гаиләм белән катнаштык. Укучымның уңышка ирешәсенә шикләнмәдем. Ул бит минем ике томлы себер татарлары ономастикасын тирәнтен өйрәнеп язылган докторлык диссертациямне җентекләп укыган белгеч.

Астананы киртәләү
Астананы киртәләү

Фестиваль барышында илнең төрле төбәкләреннән килгән кызыклы кешеләр белән аралашу, аларның эшләре белән танышу, иман һәм тормыш мәгънәсе турында иҗади әңгәмәдә катнашу чиксез канәгатьлек алып килде. Бу чараның тәрбияви роле зур булды”, - дип үз фикерләрен белдерде Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина.

XS
SM
MD
LG