Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре хокукларын яклаучы Андрей Коновалга һөҗүм ясалган


Табибларның Ижауда оешкан “Хәрәкәт” исемле бәйсез һөнәр берлеге җитәкчесе Андрей Коновалга Уфада һөҗүм ясалган. Бу хакта ул үзенең “Живой журналы»нда язаю

Ул Уфага ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең хокукларын яклау өчен килгән булган. Ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары хезмәт хакларын күтәрүне, төнен эшләүләргә өстәмә түләү кертүне, хезмәт хакларының эш авырлыгына карап бирелергә тиешлеген таләп иткән иде.

Чәршәмбе көнне кичке унынчы яртыда Коновал урамда калдырган машинасының тавышын ишетеп тәрәзәгә карый. Анда ике егетнең машинасының тәгәрмәчләренә тибүен күрә. Коновал аларга мөрәҗәгать иткәч, егетләр: “Машинагызны күчереп торсагыз иде, ул безгә йөк бушатырга комачаулый”, ди. Коновал ялан аякка башмак киеп беренче катка төшү белән егетләрнең берсе һөҗүм итә. Коновал каршылык күрсәтә башлагач, икенче егет тә аңа ташлана.

“Тагы Уфага килсәң, юеш урының гына калачак”, дип кисәтә һөҗүм итүчеләрнең берсе. Коновал егетләрнең берсендә резин тәпәч күргәч, ярдәм сорап кычкыра башлый. Һөҗүм итүчеләр чыгып китә, Коновал аларның машиналарын искә алып калу өчен артларыннан чыга. Шуннан һөҗүм итүчеләр кабат аңа ташланып, егып, башына типкәли башлыйлар, шул арада кешеләр килеп чыга һәм тукмаучылар качып китә.

Андрей Коновал каты тукмалудан аңын югалта. Аңа ашыгыч ярдәм чакырталар. Башкаланың 21нче хастаханәсендә аңа ярдәм күрсәтелә.

Коновал социаль челтәрдә Уфаның Ашыгыч ярдәм хезмәте җитәкчесе Марат Җиһаншинның 1,9 миллион сум казна акчасын максатсыз куллануы уңаеннан аны тикшертергә җыенуларын, үзен махсус куркыту өчен тукмаулары турында фараз итүен дә әйтә.

XS
SM
MD
LG