Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

Безнең әни - "халык дошманы" кызы. Безнең якта андый хәлне кычкырып сөйләп бармый торганнар иде, шуңарга күп булганнармы алар, әллә минем картатай берүзе 58нче маддә белән хөкем ителгәнме, анысы миңа билгесез.

Халык дошманы баласы булуын искә алмасаң, әнинең исеме урынына Русиянең теләсә кайсы төбәгеннән теләсә кемнең исемен куй, язмышлары бер булыр иде, минемчә. Өч класс белемле, гомерен колхозда эшләп уздырган, хәзер дә район үзәгеннән ерак китмәгән гап-гади авыл хатыны ул минем инәйем. Гадәттә, атна саен чылтратып хәлен белешәм, берәр сәгать кинәнеп сөйләшәбез. Бу юлы сөйләшүне диктофонга яздырырга булдым. 30 октябрь датасы безнең әниләргә дә кагыла бит, аларның әтиләре Сәхиулла Гыйззәтулла улы Галләмов кансыз репрессия корбаннары исемлегендә.

– Бүген андый дата барлыгын хәтерләгән дә кеше юк, Тәнзилә (әнинең бертуган сеңлесе) барган иде Миякәгә, хәзер аның льготалары бетте инде, бер әйбере дә калмады дип әйтеп кайтарганнар. Тәнзилә апайың ала аның акчасын, мин баш тарттым, хезмәт ветеранының акчасы күбрәк, мин әллә кайчан күчтем.

– Нишләп ул ветеран кенәгәсен кулланмый?

– Аларның "ветераны" өчен 140 тәңкә генә, ике йөз дә түгел. Чөнки 35 ел эшләгән бөтен кешегә тараттылар ул кенәгәне. Льгота акчасы бик бәләкәй. Хезмәт ветераны кенәгәсен элегрәк алганарның акчасы күбрәк – минеке 400 ахрысы, юл акчасы 380 сум, бөтенесе бергә 700 артык чыга. Шәһәр халкыныкы тагын да күбрәк.

– Атайыңны хәтерлисеңме син?

– Хәтерлим. Сәкедә сагыз чәйнәп ятканын хәтерлим. Ат алып кайтканын беләм. Ике ат җигеп алып кайта иде, шул "лобогрейка"да йөргән чагыдыр инде. Тәнзилә белән икәүләп йөгереп чыгабыз, туганым бәләкәйрәк бит, аны атка утыртып, аны тотып алып керә. Мине мендермәде атка.

Тагын атайым бервакыт "Әйдә, кызым, картнәйеңне күрсәтеп алып кайтам" дип Сафарга (инәйем телендә бу авыл исеме - Ҫапар) алып киткәне хәтердә. Юлда Кашапов белән очрашып, төртешеп әрләште, тегесе бармыйсың ди, мин барыбер барам дип атына сукты да, китте дә барды. Картнәйем чыгып каршы алды, өстендәге күлмәгенең төсен дә хәтерлим. Менә шушылай берничә эпизодларын беләм атайымның.

Бәләкәй чагымда төшемә керде атайым: атлы чанага туп-туры басып ишек алдына килеп керде. Өстенә шинель кигән иде. Өнемдә аның шинель кигәнен белмим, инәйем туны бар иде ди торган иде. Шинель инәйем киде. Ул шинельне мин уенга кия торган идем (шаркылдап көлә). Шинель киеп, бүрек киеп, муенны бәйләп, уенга барам. Башта бүрек — атайымдың бүреге (көлә). Шул бүрек белән бәргәләп кайтармагач! Ииии, бигрәк дәртле була торган идем бит! Куып чыгарып җибәреп торалар, яңадан кереп, клуб почмагында уйныйбыз кызлар белән. Атайым балаларны уеннан куган булаган, "атаең безнең артка тибеп чыгара торган иде, әйдә әле" дип клуб ишегеннән артка тибеп очыра торганнар иде, тагын барып керәм.

– Элеккеләрне искә төшерсәң, атайыңны алып киткәннәрен хәтерлисеңме?

Инәем (с) ерак туганы белән

Инәем (с) ерак туганы белән

– Әйе, 5 яшь булган бит миңа. Гайшә әби бар иде, безнең күрше Индүсләр урынында торалар иде. Гайшә әби калын гына хатын булгандыр инде, мин аны юан итеп хәтерлим. Инәйем умач уып аш пешергән, караңгы төшеп килә, Гайшә әби кайтып, атайымның коралларын кайрак, ачкыч, чүкеш ише тимерләрен кайтарып бирде. Атайым "лобогрейка"да йөргән була, аны яланнан алып китәләр. Гайшә әби сүз сөйли, инәйемнәр кайгырып утыралар, мин сәкедә югарыда инде, әбинең арт сынын карышлап утырганым хәтердә (эче катып көлә).

– Ни өчен алып киткәннәр инде аны?

– Тел өчен. "Германияләр әйбәт икән, анда сәпитләр белән йөриләр икән, анда электр яна" дип сөйләп утырган дип инәем әйтә торган иде. Төгәлен мин хәтерләмим.

– Гайнисафа апа, картатаемны такмак әйткән икән, "урам саен палнамучий буктан яраламы икән" дип җырлаган икән дип сөйләгән иде.

Колхоз тарала микән
Совхоз кадала микән?
Урам саен упалнащий (уполномоченный)
Буктан ярала микән?

дип Хәтимәнең атасы җырлаган. Аны алып китергә килгән милициягә бирмичә, "чирле ул, исәр, аның акылы юк" дип халык алып калган дип сөйли торганнар иде мин үскәндә. Соңыннан сугышка килеп, ятып калган, әйләнеп кайтмаган.

– Атайыңны 1942 елны алып китәләр бит?

– Атайым чукрак була, аны башта сугышка алмаганнар. 1942 елны повестка килә. Атаема колхоздан бер пот он бирәләр, караңгы төшкәндә генә шуны алырга бара. Мәһүбә әбиең үзе сөйләде, ул кладовщик: "Кашапов (читтән китереп куелган колхоз председателе — авт.) мине он әрҗәләренә салмакчы булып, шаярыша идек, Сәхиулла агай килеп керде, Кашапов чыгып китте, "иии, Сәхиулла агай, нишләрсең инде сугышка баргач?" дип сорадым, моңа җавап итеп: "Мин сугышка баргач, сугышып тормыйм, кепкамны ыргытам да, теге якка чыгам" дип әйтте, Кашапов китмичә, ишек артында тыңлап торган, кире кереп, менә, Шәфикова, бу сүзләрне ишеттең, танмыйсың, дип шаһит иттеләр", дип үзе сөйләде миңа.

– Өегезгә килеп, тентү уздырып йөрделәр дип сөйли торган иде картишем, ни эзләделәр дип уйлыйсың?

– Бәй, шпион иткәннәр бит, шпион булган дип передатчик эзләгәннәр. Базга төшеп, эзләнеп йөргәннәрен хәтерлим мин дә.

Бәләбәйдә утырган, суд була дип безнекеләр барганнар, беренче көнне иртәгә килә дигәннәр, икенче көнне килми инде, югалды дигәннәр. Вәдига кулда була, атайымны алганның икенче атнасын туа ул бала. Бала белән инәйем судка керә алмаган, кертмәгәннәр. Шуңарга судта ни булганын да белми иде.

– Сугыш вакыты, сез картатай, үги картнәй белән бер йортта каласыз. Эшләгән кеше бер инәйең генә идеме?

– Юк, картатаем эшләгән әле ул. Биек итеп күпер салдылар. Моннан тыш, каравылда торды. Кулакларны сөргән заманда тартып алган келәтләрне җыйнап бер урынга утыртканнар иде, алар ерактарак, ә бу очта башы ябылган ындыр табагы иде, шунда ашлык саклады.

Картатаем ачлыктан үлде. Баштарак балык тота иде, атайым киткәч тә әле караңгылы-яктылы иртәнчәк яртышар капчык балып кайтканы хәтердә, соңгарак анысына да бара алмады. Балыкчы иде ул, мурза үрә торган иде, Шарламакта урыны булган. Күлгә кертмәгәннәр, Базарлар хуҗа булган. Алар үлгәч кенә күлгә керә башладылар. Әмма мурза белән булашкан кеше юк, ау белән генә тоталар балыкны. Мурза да үргән, тәрәзә рамнары да ясаган, умарта да тоткан, өй башы да япкан, балта эше дә белгән, балыкчы иде. Атайымны алып киткәч, 6 ел яшәде картатайым.

– Ул үлгәндә сугыш та беткән булган бит.

– Сугыш бетсә дә, безнең кайгы булмады анда. Колхозга хәзерге шикелле рәхәтләнеп җирне трактор белән сөреп, комбайн белән җыю юк. Ат белән сөрәләр басуны, кул белән чәчтеләр, сыер белән тырмады инәйемнәр. Биш ел инәйем сыерыбызны җигеп язын җир тырмалады. Орлыкка гына алып кала да, бөтен ашлык хөкүмәткә китә бит. Чалгы белән чабылган, урак белән урылган, көлтә итеп бәйләп, ике тегермәнгә ташыйлар. Анда барабанны су әйләндерә, көлтәне кыркып, кертеп җибәрәләр, саламын әйләндереп чыгара, ашлыгы сугылып кала. Тамак туйдырырлык булмады шул, балам.

Аның аръягы салым: сельхоз налог, военный налог, елына 44 кило ит, 100 йомыртка, сарыгың булса, йөнен, сыерың булса 253 литр сөт тапшырырга кирәк. Анысы мин кияүгә килгәндә дә булган икән әле, безнең сыерыбыз булмады. Кайнәмнеке бар иде, ул тапшырды сөтне.

– Салымнар кайчан бетте?

– Сталин үлеп, Хрущев килгәч бетте кебек ул. 60нчы елларда колхозчының көне бераз җиңеләйде. Эшләгән өчен акчасын, ашлыгын бирә башладылар, 15шәр, 20шәр центнер ашлык ала идек. Салымнар, түләү калмады, таякка, яки бушка эшләү бетте. Үзен-үзе карый алды халык. Акчасын да биргәч, көне җайланды колхозчының. Безнең инәйемнәр колхозга 30 ел эшләде. Минем бушка эшләгәнем 10 елдан артык.

– Кайчан колхозга эшли башладың?

– Колхозга мин 10 яшьтән эшләдем. Ә зурайгач, олырак эшкә тотындым, 1952дә бакча үстердем, 53тән сыер саудым. Аңарчы ике туганымны тотып, инәйем янына печәнгә барам, ашын эчәргә. Икенче елына ике туганым килә, мин инәйем белән печәндә эшлим. Хатыннар әрли: "тырмасына көче җитмәгән баланы нишләп йөретәсең?" дип. Ике тустак ашны эчәргә ике туганым килә. Ашлары артып калса, жәлләп, китереп тә салалар. Ашамаган кешеләр дә ашларын безгә биргәли иде. Хәзерге кебек әйбәт он түгел бит, ни җитсә, шул.

– Шул заманда ничек исән калгансыз икән?

Шәҗәрә бәйрәменә әзерлек

Шәҗәрә бәйрәменә әзерлек

– Үзебез нык, тырыш булганбыздыр. Әлегә кадәр басудан кәбестә җыеп алып кайтып ашый торган идек. Колхоз җыеп бетергәннән соң, басуда ни кала шуны җыеп алып кайтабыз. Башак ятып калса да. Безнең өчен ризык. Әле анысыннан да куалар, басудан башак җыйдырмыйлар. Фәррах карт чажлатып куа торган иде. Югертеп алып кайтып, шул башакны ризык итәбез. Шулай яшәргә тырышканбыз инде. Яз башыннан үлән: тау юасы, күл юасы, кузгалак, балтырган, какы, кымызлык, балтырган ката башласа — көпшәсен ашыйбыз, тупый төбе, сәрде, кәҗә сәрдесен дә, хәтта шома көпшә дип. Бүре көпшәсен ашый идек. Аннары җиләк китә, карлыган карая. Җәйгә чыккач, үлмисең инде. Тамак тук була.

– Сугыш вакытында хәтта безнең авылга да һуманитар ярдәм килгән иде дип ишеттем?

– Американнар ярдәм иткән безнең балаларга. Әмма безгә эләкмәде ул, "халык дошманы" балалары бит, шулай да без үлмәгәнбез, Аллага шөкер калганбыз. Башкалар баргач, мин дә туганымны җитәкләп киттем: "Килеп йөрмәгез, сезгә юк!" дип кычкырды. Кәримә әбине таныем, икенчесен, миңа кычкырганын һич танымадым, кем булды икән, дип гел уйлый идем. "Маратны мин генә алып калдым, үлә иде, кешеләрдән алда ашның куесын гына алып камыш арасына куям, шуннан югереп килеп, суына төшкән ашны тиз генә чүмерә дә кайтып китә торган иде" дип сөйләде дә, шунда гына аңладым, Миңзифа (әтиемнең әтисенең бертуган сеңлесе - авт.) әбиең булган икән.

Инәйем утауга йөри. Аның өчен 100әр грамм он бирәләр. Инәйем мине үзе белән алып бара, янынан гына алып бара. Билчән очраса үзе ала, мин дә утыйм. Кайда кем алдында ни очрый тупыймы, какымы, кымызлыкмы - югереп йөреп җыеп алам, хатыннар тагын инәйемне "Кызыңны алып киләсең дә, алдыбыздагыны җыеп алып китә дә, үзегез генә ашыйсыз", дип тирги. Инәем 10 хатынга звеньевод иде. Шул 10 хатынга бер кило он бирәләр. Звеньевод кеше шул онны йөзәр грамм итеп бүлеп бирә. Шуны яулыгыма салып алып кайтам да, токмач тактасына бәләкәй генә йомры белән 10 җиргә өеп куям, калганын өч бармак белән генә тагын берәр кат салдырып чыга торгайнылар. 10 пар күз карап тора, болай ит, шулай ит, йомрыга өйдермиләр, сыйпап кына калдырырга кушалар.

Бер җәйдә тупыйлар бетте, какы бетте, ашарга бер әйбер калмады, үсәсе үсеп җитмәгән, үскәне беткән чорга кердек. Инәем эштә. Әле дә бар бәләкәй генә ул чүлмәк, шуны Каран буена ике ташка утыртып, учак яктым да, бәрәңге сабагын турадым, төбеннән бармак очыдай гына бәрәңгеләрен җыеп салдым. Ашны пешердем, эчә алмадым. Аңа салырга ни сөт, ни май, ни катык юк. Ашарга бер әйбер юк. Башта сарыкларны биреп беттек, аннары сыерны тапшырды. 5 ел инәйем ул сыер белән җир тырмалады. Анысы кача алмады, бозауламады. Башына сугып, яңакларына шешек чыгып, агып йөри торган иде. Аны җәй буе юа торган иде. Аны тапшыргач, бернәрсәсез торып калдык. Һәдия әбинең кәҗәсенең тумаган бәрәненә инәйем палас сукты. Шул кәҗә бәрәнен кәҗә итеп, мин атаеңа кияүгә барганда да шул кәҗәне сава иде. Сыерыбыз юк иде.

Бервакыт уянып киттем, инәйем аяк очында сәкедә утыра "И Аллакаем, бу балаларга ни перешереп ашатаем икән?" дип елагандыр инде. Аннары юкка чыкты, мин йоклап киткәнмен. Чиләкне шак иттереп идәнгә утыртуга кабат уянып киттем: бер чиләк эре бәрәңге алып кайткан. Аның өстендә ак чүпрәккә төреп, бер килодай он салган. Ни пешергәнен, ничек ашаган хәтердә калмаган. Инәйем исән чакта сөйләшәбез, шунда алып кайткан идең бит он белән бәрәңге, әл дә биргән, дим. Локман бабайның корткасы безгә ничектер туган булган, шуңа барган бу. "И, балакаем, аны бушка биргән, дип уйлыйсыңмы ни? Аның өчен бәрәңге җирен чокыдым", диде.

Кан чиреннән картатаем алып калды. Балыгын да тотты, тегеннән тапты, моннан тапты, урыстан барып әйбер алып кайта торган иде. Ул вакытта без ачыкмадык, икмәк тә сала торган иде картнәем. Картатаем ачка үлде, ул үлгәч без дә нык ачыктык. 1944 елда кан чире чыгып, халык шуннан кырылды.

– Авыл кешесе бергәрәк буладыр кебек иде миңа, бер-берсен ачка үтерергә бирмәгәндер дип уйлый идем, ялгышаммы?

– Картатаем шәп чакта борай, тары чәчә идек, аны картнәем белән барып утый торган идек. Алабута урабыз, аннары аны тукмап капчык белән алып кайтабыз. 1947 елны өебез янды, бер әйберсез торып калдык. Шулай да, картатаем күп итеп печән әзерләгән, бер кәбән печәнне Покровкага сатып, көрпә алып кайтып ашатты. Ә 48нче елның язына бер нәрсә калмады.

Картатаем эшли алмагач, хәер сорашып йөрде. Алып кайтканын шүрлеккә куя. Бервакыт хәер сорашып кайтты "Әллә ничә кешегә кердем, бер кешедә ашарга юк. Фәррахларга (колхоз предцедателе - авт) кердем, хатыны ипи салган, аны ябып куйган, өйләрендә ипи исе, икмәгем юк, дип чыгарды, бүтән чыгып йөрмим инде, Фәррах бичәсе дә бирмәгәч, кешедә ашарга юк", дип кайтты. Шул хәтеремдә. Их йөри алмыйм бит, дигән булды, Вәдигама (авыл тегермәнчесе хатыны) барсам, бирә дә бит. Нишләп мине җибәрмәгәндер, барып сорап алып кайтыр идем, дип уйлыйм. Шулай итеп, кайтып егылды.

Инәем эштәдер инде, безнең ял көн булдымы икән, барыбыз да өйдәбез. "Кортка, әллә башак ашыйкмы икән?" диде картатаем. Аш пешерәсеңме әллә дип умач пешертте. Хәзер малга ашаткан он ап-ак, ә теге умач кап-кара иде. Сөте дә, мае да, катыгы да юк ичмасам. Бер бәләкәй табак утырттылар. Без өчебез торабыздыр инде тезерәем. Карап тора бит дип Вәдигага бирделәр. Бераздан, күзләре каргар дип Тәнзиләне дә ашаттылар. Миңа да өлеш тиде. Киленгә дә калдыр инде, эшләп йөри бит, үлсәк, бергә үлербез дип инәемә дә аш калдырдылар. Бу февраль ахырлары булса кирәк, 31 мартта карттаем үлеп китте, 1 апрель җирләделәр.

Айран эчәсе килгәндер инде картатаемның, әле Гөлбикә (инәемнең ахирәте): "Айран алып килгән идем, бабаең үлде инде, дип әйтте әби, айранны кире алып кайтып киттем" дип сөйли. 72 яшендә фанни дөньяга күчте картатаем, туя ашаса, 90га җитәрлек нык ир иде.

Картатаем белән картнәем барда ач булмадык. Инәйем яратмаса да: "Өчәр-дүртәр бала белән торып калган хатыннар барсы бергә үлеп бетте, өйләрен кадаклап куйганнар иде, безгә чир дә кермәде, тамак тук булганга кермәгән ул. Без - картатай булганга гына исән калдык" дип әйтә торган идем.

Үлер алдыннан картатаем: "Тау-тау ашлыклар күрәм, сез ризыклы булырсыз әле" дип әйткән. Чыннан да бераздан тормыш җайланды ул. Картатаем әйткән тау-тау ашлыклар да килде.

Фермада сыер сауганга бозау биргәйнеләр, инәйем шул бозауны сыер итте. Озак еллар асрады ул эшләп алган беренче сыерын. Инәемнән соң мин савымчы булдым, миңа да бозау бирделәр. Колхоз әкренләп аякка басып килә иде.

Хәзер рәхәт яшибез, акчаны өйгә китереп, өстәлгә салып бирәләр. Онны китереп, келәткә кертеп салып куялар. Әлхәмдүлиллаһи шөкер. Ил-көннәр генә тыныч булсын.

– Атайыңны исән икән дип хәбәр дә килгән бит әле сезгә. Ничәнче елларда иде?

Эстафетаны авылда яшәүче абыйем гаиләсе дәвам итә

Эстафетаны авылда яшәүче абыйем гаиләсе дәвам итә

– Бикколдан бер бабай килгән иде. "Сәхиулла исән бит, урманнан тапканнар, үлгән дип чокырга ташлап киткәннәр сыбык-чабык белән каплаштырып. Ыңгырашып ятты микән, үлеп җитмәгән күрәсең, кемдер табып алып кайткан. Бакалы районы Балыклы авылында яши, көтү көтә, Коръән укып йөри икән, Чирәш буен, Каран буендагы өемне сагынам, балаларым исән микән, ике кызым бар иде, өченче балам туарга тиеш иде, алар үстеме икән, дип сорашкан" дип сөйләде. Әлегә бармый торыгыз, мин кабат барып хәлләрен белеп кайтаем дип киткән иде, бик карт кына иде ул бабай, үлгән ахрысы, кире хәбәрләшә алмадык. Бабай минем үземә сөйләде.

Күңел кузгалса да, инәйем ул түгелдер, Коръән дә укыгач икенче кешедер, безнең якның башка кешеседер, атайың ач тора алмый торган иде, күптән ачка үлгәндер инде, дип өзде дә куйды. Киенеп әзерләнеп бөткән идем, инәйем килде дә "куй инде, мәшәкатьләнеп йөрмә, атайың ачка минут та түзә алмый торган иде, нык итеп ашый торган иде, ачлыкка түзә алмый үлгәндер, ул түгелдер" дип җибәрмәде дә куйды. Яңа гына иргә барган иде. Тормышы җайланып кына киткән иде бит.

Бервакыт Шәмсинур апай килгән, атайымны сөйләп алып киттек, "Мәһүбә җиңги генә башын йоткан инде аның" дип рәнҗеп, каргадым инде, шунда ул "куй туганкаем, ул хәтле итеп каргама", диде. Ул үзе дә мәхкәмәдә катнашкан икән, шаһит булып ул да йөргән. Шәмсинур апай безнең якта бригадир: "Кешеләрне җыеп ала да, теләсә нәрсә сөйли, Германияне, башка чит илләрне мактап утыра" дип күрсәтмәләр язган икән.

Үзе үлгәндә Гарифәгә сарык бирегез дип калдырган, инәйемә Шәмсинур апайның сарыгын бирделәр уллары. Аңарчы, инәйемнең үзен иргә бирде. Сәһәръяр картка алар димләне инәйемне. Әнә шул рәнҗештән, гонаһтан куркканнардыр.

Апайыңа сөйләгәнем бар иде инде, инәйемне ничек алып киткәннәрен. Без чөгендер чыгара идек. Инәйем янына өч-дүрт бичә килделәр дә алып киттеләр. Минниһан әбей, Миникамал әбей, Шәмсинур апай булганнар икән. Вадигамы, Тәнзиләме, без якынрак идек, "Кайда китте бу инәйем?" дип торып калдык. Инәйем ераграк иде. «Балаларга әйтәем әле» дигән икән, Миникамал әбей: "Әйтеп тә булашма, сөйләп тә булашма, бирмиләр алар сине, сорама да", дигән. Никах укыткач кына безгә хәбәр иттеләр, кичен барып, ашап-эчеп, атай, дип, туганлашып кайттык. Бу 1965 ел иде. 28 яшендә тол калган инәйем 50 яшендә икенчегә иргә барды. Сәһәръяр картны без атай дип атадык, бик яхшы кеше булды, безгә дә, инәйемә дә.

– 30 октябрь синең өчен берәр төрле дата саналамы, юкмы?

– Әллә тагын, уйлаганым да юк. Тәнзилә апайың Уфадагы һәйкәлгә барып чәчәк салам ди иде, былтыр барган, күргән, чәчәк салган. Берничә генә кеше килгән иде дип сөйләде.

– Инәй, быел, Сталинның туган көненә котлаулар күренә башлады, зурламакчылар. Әлмәттә зур язу элгәннәр котлап.

– Әстәгъфирулла! Сталин тырышкан инде илне сакларга. Әмма бәндәләрне кыйраткан бит. Ни дияргә белмим. Аның егетлеге дә бар, этлеге дә бар. Әмерне нык биргән: "Бер адым да артка чигенмәскә!" Шулай нык итеп әйтмәсә, германнар алып та бетерерләр иде безне, кем белә. Анысы бар. Ә халыкны аттырган бит бу репрессияләрдә. Күпме кешене һәлак иткән.

XS
SM
MD
LG