Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:29

Русия һуманитар ярдәм кәрваны Украинага керде


Русия һуманитар ярдәме тиялгән машиналар бүген Украина чиген үтеп керде. Бу хакта "Инт«рфакс" яза.

Машиналарның бер өлеше «Донецк-Изварино», ә икенчесе «Матвеев Курган» чиген үтеп кергән. Бер кәрван йөкне Донецкина илтәчәк, икенчесе Луганскига. Барлыгы өч тонна йөккә азык-төлек, медицина кирәк-яраклары, кышка әзерлек әйберләре булуы әйтелә.

Дүртенче һуманитар ярдәм кәрваны Украинага Ногинскидан 28 октябрьдә кузгалган иде. Халыкара Кызыл Хач комитеты аны оештыруда катнашмаган.

XS
SM
MD
LG