Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:42

Дөньяда беренче тапкыр Орһан Памук Казанда куела


Камал театры төрек язучысы Орһан Памукка Нобель бүләге биргән "Минем исемем Кызыл" исемле әсәрне сәхнәгә куя. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игълам белән сөйләшәбез.

Камал театрында киләсе атнада премьера. Әле генә Уильям Шекспирның Ричард III әсәре белән тамашачы күңелен яулаган татар артистлары тагын да илһамланып төрек язучысы, Нобель бүләге иясе Орһан Памукның "Минем исемем Кызыл" спектакленә әзерләнә. Аның премьерысы 7-9 ноябрь көннәрендә.

Орһан Памукның әсәре дөньяда беренче тапкыр сәхнәгә куела. Камал театрының әдәби бүлек башлыгы, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игълам белән премьерага әзерлек турында сөйләштек.

– Беренче тапкыр зур күләмле проза әсәрен татар теленә генә түгел, сәхнә теленә тәрҗемә иттек. Проза әсәрләрен гомүмән сәхнәгә кую авыр. Бу безнең өчен беренче тәҗрибә. Күптән түгел Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре барган иде, ләкин ул кыска гына хикая. Аның инсценировкасын язу җиңеллерәк иде. Без куйган инсценировка авторы танылган Ярослава Пулинович. Аның әсәрләре Европада бара. Памукның эчке дөньясына бик якын инcценировка язып бирде ул. Бик күп сюжет линиясе, персонажлар. Постмодернизм эстетикасында язылган әсәр. Аны роман, чәчмә әсәр теленнән сәхнә теленә тәрҗемә итү иң зур авырлык булды. Ләкин без аны башкарып чыгабыз, зур уңыш белән барачак ул дип уйлыйм.

– Әсәрне кем тәрҗемә итте?

Эльвира Һадиева. Тәрҗемәнең кимчелекләре дә бар, артистлар төзәтәләр аларны. Бу табигый хәл, татарларның тәрҗемә мәктәбе формалашмаган әле. Без русчадан һәм чит телләрдән бик сирәк тәрҗемә итәбез әсәрләрне. Татар укучысы чит ил драматургиясе һәм проза белән урыс телендә танышырга тиеш булып чыга. Минемчә ул дөрес түгел. Минем бу мәсьәләдә фикердәшләр бик аз, чөнки күпчелек "татарлар ике телле, кирәк булган чакта алар Орһан Памукны урыс телендә дә укый ала" дип саный. Киләчәктә андый позиция зур зыян китерергә мөмкин, ләкин нишлисең инде.

– Тамашада күбрәк сүз булачакмы әллә инде бию, хәрәкәтме?

– Хәрәкәт күп булачак, без махсус Петербурдан танылган хореограф Мария Большакованы чакырдык. Режиссеры Максмим Кальсин. (Магнитогорск драма театрының баш режиссёры – ред.). Сүз дә булачак, әлбәттә.

– Орһан Памук каршылыклы шәхес. Укучылары аны ярата, Төркия аны күрергә теләми. Әсәрендә дә борыңгы Госманлы чорында булган вакыйгалар урын алган. Ни өчен бу әсәрне хәзер куярга булдыгыз?

– Каршылыклы фикерләр аның күбрәк сәяси карашларына кагыла торган нәрсә. Без театр буларак сәясәттән читтәрәк булырга тырышабыз. Аның әсәрендә төрки-әрмән мәсьәләсенә кагылган берни дә юк. Нәрсәсе кызык безгә, көнчыгыш белән көнбатыш арасында мәдәниятләр диалогы, безгә бик якын тема. Ничек итеп Госманлы чорда сынлы сәнгать үсеш алган, нинди вакыйгалар булган төп тема шул. Татарлар Европа халкы. Менталитет, дин белән Азия халыкларына да якын. Тамашычыга кызыклы булырга тиеш.

– Тамашачылар аңлармы бу катлаулы әсәрне?

– Соңгы елларда безнең тамашачының составы бик үзгәрде. Интеллектуаль авыр жанрларда куелган спектакльләрне бик җылы кабул итәләр. Күптән түгел "Сәхнә" журналына мәкалә яздым. Тамашачы турында, авыр һәм җиңел жанрлар турында, тәрҗемә ителгән әсәрләр турында һәм халыкның аларны ничек кабул итүе турында. Күрсәткечләр төрле булырга мөмкин. "Залны тутыру" дигән күрсәткеч бар. 900 кешелек залны атнаның һәр көнендә тутыру бик авыр. Казанда җиде театр. Көндәшлек бар. Кем килер Орһан Памукка? Карарбыз, үзебезгә дә кызык.

– Орһан Памук үзе дә кайчан да булса үз әсәрен килеп карарга теләк белдергән бугай?

– Без аны апрель аенда көтәбез. Аңа ул бик кызык. Дөньяда беренче булып куябыз без аның әсәрен. Аның өчен бу әсәр аеруча якын, чөнки ул аның өчен Нобель бүләген алды. (2006 елда – ред.)

Сәхнәдә "Кара" ролен башкарачак артист Радик Бариев һәр яңа әсәрне куяр алдыннан булган курку һәм дулкынлануын яшермәде һәм тамашачыга аны мөмкин кадәр яхшырак аңлар өчен китап белән алдан танышып килергә киңәш итте.

"Орһан Памукка тиккә генә Нобель премиясе бирелмәгәндер. Үзенә күрә бик кызыклы һәм катлаулы әсәр. Бик каты эшлибез. Ничегрәк эшләп бетерербез без аны. Ләкин без аны барыбер тамашачыга күрсәтербез. Нәрсәсе белән кызык ул безгә? Анда Госманлы чорында рәссамнар, иҗат кешеләре, көнчыгыш белән көнбатыш, төрки халыклар глобаль тарихта үз йөзләрен саклап кала алыр микән? Әсәр шул турыда. Яңа әсәр куелганда курку һәрвакыт бар инде. Хәзер үзебездән тора, режиссердан тора. Килеп чыкса бик әйбәт булыр иде. Орһан Памукны укырга кирәк. Тамашачы бу спектакльгә китапны укып килсә аны тагын да яхшырак аңлап, күреп, тоеп утырыр иде", дип сөйләде Азатлыкка "Кара" ролен башкарачак Радик Бариев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG