Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриархат теләгенә иреште: дини корылмалар төбәк казнасы хисабына төзекләндереләчәк


Төзекләндерүгә акчаны җирле хакимият бүләчәк
Төзекләндерүгә акчаны җирле хакимият бүләчәк

Русиядә мәдәни мирас булган дини корылмалар хәзер төбәк казнасыннан финансланачак. Акчаларның мәчетләргә биреләчәге икеле ди белгеч.

Русия президенты Владимир Путин дини оешмаларның үз милкендә булган корылмаларны төбәк казнасы хисабына финанслауны күздә тоткан канунны имзалады. Әлеге канун өлгесе Мәскәү патриархаты тәкъдиме белән кертелгән.

“Берничә ел дәвамында Дәүләт думасының мәдәният комитетындагы эшче төркем кысаларында без мәдәни мирас объекты булган дини оешмаларны дәүләттән һәм муниципалитеттан финанслатуны күздә тоткан канунны булдыруны таләп иттек”, ди “Коммерсант”ка Мәскәү патриархатының юридик хезмәте җитәкчесе Ксения (Чернега).

Чыннан да моңа кадәр җирле хакимият ниндидер чиркәү төзекләндерүгә акча бирергә хокуклы түгел иде, хәзер инде ул аны беркемнән куркмыйча ачыктан-ачык эшли ала.

Билгеле булганча, хәзер инкыйлабка кадәр булган чиркәүләр, мәчетләр кире дини оешмаларга тапшырыла, әмма аларны төзекләндерү шактый кыйммәткә төшү сәбәпле, христианнар да, мөселманнар да аны үз милке итәргә ашыкмый.

Менә хәзер яңа канун чыккач, дини оешмалар милекне үз итү эшенә ныклап тотыныр төсле. Сәясәт белгече Руслан Айсин сүзләренчә, канун булуга карамастан, субъект җитәкчеләре казнадан мәчетләргә акча бирүе икеле, ә менә чиркәүләр тагын да артачак.

“Бу канунның төп сәбәпчесе патриархат икән, димәк аның идеясы чиркәүләргә рәсми рәвештә дәүләттән акча алу. Ул инде аларның планлаштырылган стратегиясе, чөнки мисал өчен Мәскәүдә дүрт кенә мәчет бар һәм шәһәр мэры Сергей Собянин алар җитә, диде. Шул ук вакытта мэряинең бер концепциясе бар һәм анда тукталыш саен диярлек чиркәү булдыру карала.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Миңа калса, башка шәһәрләрдә дә бу концепцияне булдыралар. Чөнки менә мин мисал өчен Йошкар Олада булдым һәм анда чиркәү өстенә чиркәү. Барысы да зур. Әлбәттә матур, әмма аларны төзү һәм тәртиптә тоту өчен бюджеттан зур акчалар алына. Шул ук вакытта мәчетләргә акча бирелми һәм акчаны мәхәллә җыя”, ди ул.

Айсин мүзләренчә, әлеге канун нигезендә бары Татарстан һәм Башкортстанда гына ислам корылмаларын торгызу өчен казнадан акча тотылырга мөмкин.

“Мөселманнар, аерым алганда татарлар, кавказлылар, мигрантлар алар инде икенче сортлы халык дип карый Русия хакимияте. Шуңа мин бу канун нигезендә Русия төбәкләрендә мәчетләргә акча бирерләр дип ышанмыйм.

Монда чиркәүләр, монастырьларны торгызу һәм аларны епархия карамагына кайтару күздә тотыла. Аларның бит инкыйлабка кадәр күп җирләре дә булган. Шул җирләрне дә кире кайтару нияте бар. Һәрбер монастырь каршысында зур милек булган. Дәүләттән соң иң күп җире, малы нигезендә чиркәү икенче урында торган һәм хәзер епархия шул рольны уйнарга омтыла.

Нәтиҗәдә хакимият дөньяви идарә итүче булачак, ә епархияләр - рухи. Һәрбер хакимиятнең үз базасы булачак”, ди ул.

XS
SM
MD
LG