Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:02

Алабугада Тукай һәйкәле әле дә бөркәү астында


Алабуга татар активистлары ачылмаган Тукай һәйкәле янында: Нәкыйп Шәргыев (с), Рәфыйк Мәхмүдов, Гөлзада Әхтәмова

Алабуга татар активистлары ачылмаган Тукай һәйкәле янында: Нәкыйп Шәргыев (с), Рәфыйк Мәхмүдов, Гөлзада Әхтәмова

Быелның апрелендә Алабуга каласына Габдулла Тукай һәйкәле кайтарылды. Ләкин һәйкәл әлегәчә ачылмаган. Хакимият һәйкәлнең җил туздырган бөркәвен алыштыру белән генә мәшгуль. Рәсми ачылуга нәрсәнең комачау итүе хакында шәһәр милли хәрәкәт вәкилләре дә җавап ала алмаган.

Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүдов әйтүенчә, Тукай һәйкәлен ачу буенча алар күп тапкырлар шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән, Татарстан Дәүләт шурасына, аерым итеп комитет рәисе Рәзил Вәлиевкә дә хат язганнар. Татарның бөек улына кагылышлы һәйкәл эше салкыннар, баткаклыклар башлангач кына игътибарга алына башлаган.

29 октябрь көнне без Алабуга каласында булып, андагы активистлардан Тукай һәйкәле турында фикерләрен белештек. Фикер белдерүчеләр шушы һәйкәлне булдыруда башлап йөрүче милли хәрәкәт вәкилләре иде. Сөйләшүне күпләрне борчыган сораудан башладык:

– Шәһәргә Тукай сыны апрель аенда ук кайтарылса да, аны рәсми рәвештә ачу чаралары озакка сузылды. Моның сәбәпләрен нидә күрәсез?

Рәфыйк Мәхмүдов, Алабуга ТИҮе рәисе: Борынгы Алабуга шәһәрендә сан ягыннан бүген урыслар күпчелек, ләкин татарлар алар белән тигезләшеп килә дип әйтергә була. Шуңа да карамастан биредә урыс мәдәниятенә игътибар зуррак. Шәһәрдә уннан артык урыс кешесенә һәйкәл бар, ә татар шәхесенә бер генә дә һәйкәл куелмады. Безнең Алабуга ТИҮе озак еллар буена татар зыялыларына, безнең асыл шәхесләребезгә дә һәйкәлләр кирәк иде, без дә халык бит дип мөрәҗәгатьләр яздык, таләп иттек. Озак көттек. Менә ниһаять, Алабугадагы Тукай һәйкәле янында басып торабыз. Әле ул рәсми ачылмаган. Сынны быелның апрель азагында китереп утыртканнар иде. Баштарак аны ачу өчен бу урынны Тукай мәйданы итәбез дигән сүзләр чыкты да, эш тукталып калды, суздылар, суздылар – һәйкәл ачылмады. Шуннан бирле ачылу тантанасын көтәбез.

Әйтем бар: соң булса да уң булсын, диләр. Татар халкы сабыр, көттек. Менә хәзер һәйкәл ачылышын 18 ноябрьгә билгеләгәннәр дигән сүзләр чыкты. Менә салкыннар, пычрак, баткаклык башлангач, шушы көннәрдә һәйкәл тирәсен матурлау башланды. Иншалла, шушы көнгә һәйкәл ачылыр дигән өметтә калабыз. Һәйкәлне яхшырак урынга кую мөмкинлеге дә бар иде. Ләкин бездә күбрәк сәүдәгәрләргә хөрмәт күрсәтәләр. Менә шушы һәйкәл куелган урын янында гына бик зур сәүдә үзәге төзи башладылар. Ул киләчәктә бар Тукай мәйданын, Тукай һәйкәлен халык күзеннән каплап торачак. Югыйсә, ул сәүдә үзәген теләсә кайда төзеп булыр иде.

Нәкыйп Шәргыев, Алабуга ТИҮе әгъзасы: Бу күренеш татар, мөселман халкына ачык карамауны күрсәтә. Тукай сынының апрель аеннан ук шундый хәлдә калуы бик аяныч. Булган акчаларны башка максатларга, шул ук Спас ярминкәләренә туздыралар. Шуңа да Тукаебызга булган һәйкәлне ачу озакка сузылды. Татар милләтенә ягымлы, якты караш сизелми. Шәһәр җитәкчелегендә дә күпчелек керәшен татарлары, урыслар өстенлек итә. Алар татарга якты йөз күрсәтми.

Гөлзада Әхтәмова, шагыйрә: Болай һәйкәл өчен урын ярыйсы, каршыда гына мәктәп. Ләкин киңрәк урамда, халык күбрәк йөри торган урында булса яхшырак күренәчәк иде. Бу урында электән татар җырчылары чыгыш ясады, татар “пяточок”лары 90нчы елларда булды. Шушы җирне татар халкы яхшы белә.

– Алабугага Тукай һәйкәле китерелгәч тә, аның рәсми ачылу вакытлары сузылган саен акча юклыгын Украинадагы вакыйгалар белән дә бәйләүчеләр булган иде. Алабуга милли хәрәкәте вәкилләре мондый фикерләр белән килешәме?

Рәфыйк Мәхмүдов: Сугыш беркемгә дә кирәк түгел. Украинадагы сугыш хәерле булып бетмәячәк. Мондагы сугыш тәгаен Чечнядагы кебек илне тар-мар итеп, туздырып, аннан Русия хөкүмәтенә йөкләмә биреп, кабат торгызырга туры килмәс микән дип куркып торабыз. Дәүләттә зур кризис булу ихтималы хакында галимнәр дә сүз кузгатты бит.

Пычратылган һәйкәл нигезе

Пычратылган һәйкәл нигезе

Тукай туган апрель аенда да, Татарстан суверенлыгы көне саналган 30 августта да ачылмаган Тукай һәйкәле ни өчен 18 ноябрьдә ачыла дигән сорау туа. Бу көнне шәһәргә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның килүе фаразлана. Бәлки шуңа да Тукай мәйданын булдыру, шунда ук һәйкәлне ачу буенча ашыгыч чаралар күрелүе күз алдында иде.

Шунысын да искәртик, әле ачылмаган килеш тә инде Тукай һәйкәлен буяу белән пычратучылар табылган. Рәфыйк Мәхмүдов фикеренчә, һәйкәл рәсми рәвештә ачылгач та, аны мәсхәрәләүчеләр булачак. Чөнки Алабуганың татар зиратында да каберлекләрне мыскыллаулар булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG