Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Украина көнчыгышында тавыш бирүне гаепләде


Ак Йорт сепаратистлар контролендә булган Украина көнчыгышында тавыш бирүне гаепләп чыкты.

АКШ президенты каршындагы Милли иминлек шурасы сүзчесе Бернадетт Миэн сүзләренчә, бу тавыш бирү Украина Конституциясен, сентябрьдә Минскида ирешелгән утны туктату килешүен бозу булып тора. АКШ тавыш бирүне танымаячак һәм халыкара җәмәгатьчелекне дә тавыш бирүне танымаска чакыра.

Шура сүзчесе, Вашингтон, тавыш бирүне Украинага гаскәр кертергә сәбәп итәргә мөмкин дип, Мәскәүне кисәтте, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG