Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Куба һәм Колумбиягә бара


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми төркем, аерым алганда сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, инвестицияләр агентлыгы вәкилләре, Куба һәм Колумбиягә бара. Сәфәр 5 ноябрьдә төгәлләнәчәк.

Июнь аенда Миңнеханов Куба илчесе Эмилио Ратмир Ласада белән очрашты. Ул вакытта Татарстан һәм Куба хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр. Президент Казан боралак заводы, Горький исемендәге завод һәм республикадагы башка ширкәтләрнең тауарларын сату тәкъдиме белән чыкты.

XS
SM
MD
LG