Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:07

Украина көнчыгышында сепаратистлар сайлау үткәрә


Сепаратистлар контролендә булган Луһански һәм Донецки өлкәләрендә канун чыгаручы "Халык шуралары"на һәм шулай ук "Донецки халык республикасы" һәм "Луһански халык республикасы" башлыкларын сайлау үтә. Үзбилгеләнгән янәсе "республикаларның" лидерлары әлеге өлкәләргә Украина кануннары кагылмый дип белдерә. Алар узган атнада булган Украина парламентына сайлауда катнашмады.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүнең Луһански һәм Донецки сайлауларын таныячагын белдерде. АКШ һәм Европа Берлеге вәкилләре бу тавыш бирүне "Мински тынычлык килешүен бозу" дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG