Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:36

Казанда милли киемнәр бәйгесе үтте


31 октябрь Казанның Корстон мәдәни-күңел ачу үзәгендә халыкара National Fashion милли кием дизайнерлары бәйгесенең финалы үтте. Бәйгене оештыручылар конкурсның максаты - яшьләргә милли киемне оныттырмау дип белдерде.

National Fashion милли киемнәр дизайнерлары бәйгесе җәмәгатьчелектә төрле халыкларның милли мәдәниятенә кызыксынуны формалаштыру максатыннан оештырылды һәм берүк вакытта милли стильдә заманча кием дизайнерларының соңгы хезмәтләрен күрсәтү өчен халыкара мәйданчык та булды.

Быел бишенчесе узган чараның финалында Башкортостан, Мари Иле, Удмуртия республикалары һәм Төрекмәнстан, Вьетнам, Мисыр кебек чит илләрдән дә килгән 20 дизайнер үз эшен күрсәтте.

National Fashion милли киемнәр дизайнерлары бәйгесен оештыручылардан "Сөембикә" журналы баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Кашапова бу бәйгене оештыруның иң олы максаты яшьләргә милли киемне оныттырмау икәнлеге турында әйтте.

"Һәр милләт үзенең милли киемен онытмаска һәм заманча, яңа фасоннар белән аны киеп йөрергә тиеш. Бүгенге көндә яшьләр үзләренең милли киемнәрен тектереп кисәләр иде. Бу безнең бер хыял.

Бүгенге чара үзенә күрә бер юбилей кебек, ул бишенче тапкыр оештырылды. Быелгы бәйге, катнашучыларының ике мәртәбә артуы, Русия төбәкләреннән студент кызларның катнашуы белән узган елгыларыннан аерылып торды.

Минемчә менә шушындый бәйгеләр белән татарның милли киемнәрен саклап калып була. Чит илдән килгән кунаклар бүгенге күргәзмәне күргәч шаккатып торды. Калфаклар, чигүле күлмәкләр, матур тукымаларны карап боларның татарныкы булуына гаҗәпләнде", диде Рәмзия Кашапова.

Бәйгенең "Этно. Дизайнер профессионаллар" номинациясендә беренче урынны Төрекмәнстаннан Гөлнар Мовланова, "Этно. Дизайнер студентлар" номинациясендә Оксана Мостафина, ә Гран-прины исә Иваново өлкәсеннән килгән дизайнер Анастасия Бобро яулады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG