Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә медицинаны җимерүгә каршы митинг үтте


Мәскәүдә Суворов мәйданында табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең митингы үтте. Алар Русия башкаласының сәламәтлек саклау өлкәсендә булачак үзгәрешләргә, 30% медицина хезмәткәрләрен эштән җибәрүгә, 18 хастаханә һәм 18 башка медицина оешмаларын ябуга каршы чыкты.

Чара "Мәскәүдә медицинаны җимерүне туктатырга" дигән шигар астында үтте. Анда, төрле мәгълүматларга караганда, меңнән алты ярым меңгә кадәр кеше катнашкан. "Яблоко" РПР-ПАРНАС, Русия коммунистлар фиркасе вәкилләре табибларны яклап чыгыш ясады.

Чараны оештыручылар митингта резолюция кабул итте. Резолюциядә янәсе реформа дип аталган үзгәрешләрне туктату, Мәскәү мэры урынбасары Леонид Печатниковны һәм сәламәтлек саклау департаменты җитәкчелеген эштән алу таләбе язылган.

XS
SM
MD
LG