Accessibility links

Мөселман дөньясында Гашура көнендә хәйрия чаралары үтә


Мөселман дөньясы 3 ноябрь Гашура көнен билгели. Бу көнне Әдәм белән Һава очрашкан дип санала. Нух пәйгамбәрнең туфаннан котылып, коры җиргә чыгуы да шушы көнгә туры килә.

Мөхәррәм аеның 10нчы көнендә билгеләнгән бу көнне сөнниләр ураза тота, мохтаҗларга сәдака бирә, Коръән укый.

Шыгыйларда Гашура - матәм көне. Мөхәммәд пәйгамбәрнең яраткан оныгы имам Хөсәин һәм аның 72 тарафдары да шушы көнне һәлак була. Һәм шул сәбәпле, шыгыйлар ул көнне үзләрен чылбырлар белән богаулый, кан чыгара, елаша.

XS
SM
MD
LG