Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:22

Үзен "Русиянең иң зур милләтчесе" дип атаган президент Владимир Путин быел урыс милләтчеләреннән читләшергә теләде.

Русиядә Халыклар бердәмлеге көнендә "Урыс маршлары" үтәчәк. Аларда Сталинны сагынучылардан алып үтә милләтчел төркемнәргә кадәр төрле хәрәкәтләр һәм оешмалар катнаша. Иң зур йөреш Мәскәүдә үтәчәк, быел беренче тапкыр "Урыс маршы" Кырымда да узачак.

Президент Владимир Путин һәм аның хөкүмәте быел милләтчелек һәм патриотизм шигарен халыкның аңына яхшы сеңдерсә дә хакимиятләр "Урыс маршына" салкын карашта тора. Мәскәүдә йөрешне оештыручылар шәһәр үзәге буйлап узарга рөхсәт сораган булган, аларга башкала читендә җыелырга кушканнар. Чарага җыелганнарның күбесен Мәскәү Кирмәне радикаль дип саный, кайберләре хакимиятләрнең өметен акламаган. 24 октябрь Сочида Валдай клубы очрашуында Путин "күпмилләтле һәм күпдинле итеп корылган бу илне шовинизм җимерәчәк", диде.

"Мин Русиянең иң зур милләтчесе. Шулай да халыкка файда китерәчәк милләтчелек кенә иң кулае һәм иң яхшысы була ала. Милләтчелек башка милләтләрне күрә алмауга, шовинизмга әйләнсә ул бу илне, күпмилләтле һәм күпдинле итеп корылган бу дәүләтне җимерәчәк", диде Путин.

Үзенең бу чыгышында Путин милләтчелекнең "чикләрен" билгеләргә тырышты сыман.

"Путин этникара көч куллану, расачыл һәм социаль киеренкелекне "милләтчелек" белән бутый. "Милләтчелек" дигәндә "патриотизмны" истә тота. Аның өчен ул "дәүләткә лояль" булуга тиң", ди "Мәскәү күләгәсендә" исемле китап авторы, Нью-Йорк университеты профессоры Марк Галеотти.

Рус милләтчеләре Украинаның көньяк-көнчыгышында сугышкан сепаратистларга акчалата ярдәм итә, сугышка үз вәкилләрен җибәрә. Алар хакимиятләрне радикаль чараларга өнди.

"Урыс маршлары" Русиядә 2005 елдан бирле үтә. 4 ноябрь рус гаскәрләренең 1612 елда поляк көчләрен җимерүе истәлегенә "Халыклар бердәмлеге көне" буларак билгеләнә. Элек бәйрәм ителгән 1917 елгы Октябрь инкыйлабы көне урынына 2005 елдан бирле "Бердәмлек көне" билгеләнә. Мәскәү Кирмәне бу көнгә ватанпәрвәрлек төсмере бирергә тырыша.

Халык арасында "Урыс маршларын" яклаучылар кимегән

4 ноябрь көнне Путин полякларны Мәскәүдән куып чыгарган көчләрне җитәкләгән Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский һәйкәленә чәчәк салачак, Русиядә 862-1598 елларда идарә иткән Рюрихлар нәселенә багышланган күргәзмәгә барачак, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

"Путин милләтче түгел, ул тамашачы", диде соңгы интервьюларының берсендә урыс милләтчеләренең популяр "Спутник & Погром" исемле интернет сәхифәсен алып баручы Егор Просвирнин.

"Хакимияттәге корпорация аны ул урынга сәяси процессны күзәтү өчен утыртты. Ул арада махсус хезмәтләрнең югарырак дәрәҗәдәге вәкилләре француз ривьерасында виллалар һәм йортлар сатып ала", дигән Егор Просвирнин.

Быел "ата" милләтчеләр саналган Александр Дугин белән Александр Прохановка дәүләт телевидение каналларында сүз аз бирелү сәбәпле халык арасында "Урыс маршларын" яклаучылар да кимегән. "Левада" үзәге оештырган фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, халыкның 70% рус милләтчеләренең бу йөрешләре турында белми. 23% чаралар турында хәбәрдар. 24% аларны яклый. Узган ел яклаучылар саны 29% булган.

Милләтчеләр арасында бүленеш барлыкка килде

Украинада барган низаг аркасында да урыс милләтчеләре икегә бүленде.

"Хәзер урысларны милләт буларак сакларга теләгән "этник милләтчеләр" һәм дәүләтнең һәр адымын яклаган "дәүләт милләтчеләре" барлыкка килде, бик кызык күренеш бу. Озак еллар бу сизелмәгән иде", диде Азатлыкка Берн университетында үтә уң хәрәкәтен өйрәнүче өлкән белгеч Алина Полякова.

Хакимиятнең Русиядә һәм Кырымда узган сайлауларны күзәтер өчен Европадан үтә уң милләтчел сәясәт алып баручы партияләр вәкилләрен чакыруы "этник милләтчеләрнең" ачуын чыгара ала, ди белгеч.

Американ белгече Русиядә милләтчел хәрәкәтне дүрткә бүлде. Путин алар арасында булган ике төркемгә - империализм һәм Русия православ чиркәвен яклаучы, һомосексуализмга каршы чыгучы социаль консерватизмга таяна, ди Галеотти. Калган икесеннән – этник шовинизм һәм финансларны милләткә карап бүлүне алга сөрүче икътисади радикализмнан Мәскәү Кирмәне читләшергә тели ди ул.

XS
SM
MD
LG