Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:01

Украинаданың көнчыгышында сепаратистлар оештырган "сайлаулар"ны танырга чакыручы "халыкара күзәтүчеләр" чынлыкта шовинистик һәм үтә уң фиркаләр вәкилләре генә.

Мәскәү Украинадан аерылырга теләүче Донецки һәм Луһански өлкәләрендә 2 ноябрьдә узган "сайлауларны" тануын белдерде. Украина, Европа берлеге, АКШ аны танырга җыенмый һәм Украинадагы кризисны чишү максатындагы Мински килешүләрен бозу, илдә тынычлык урнаштыруга комачаулаучы гамәл дип бәяли.

Русия телевидениесе бу "сайлауларның" тиешле дәрәҗәдә оештырылуын, аңа Европа күзәтүчеләрнең дә югары бәя бирүен хәбәр итә.

Русиянең кайбер киңкүләм хәбәр агентлыклары ул күзәтүчеләрне "Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы" күзәтүчеләре дип атый. Әмма чынлыкта ул күзәтүчеләрнең бу оешмага бер катнашы да юк, алар Европадагы үтә милләтче, Путинны яклаучы оешмалар вәкилләре генә. Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы сепаратистлар оештырган бу чараны кискен хөкем итә.

Язын Кырым "референдум"ын мактаган, сентябрьдә Петербур сайлавын хуплаган шул бер үк кешеләр хәзер инде Украинаның көнчыгышындагы "сайлауларны" да танырга чакыра.

Бу "Европа күзәтүчеләре"нең сепаратистлар оештырган "сайлауга" нинди бәя бирүен яхшырак аңлау өчен аларның кайсы төркемнәрне вәкиллек итүенә, нинди карашларда торуына күз салып үтү кирәктер.

Магдалена Ташева Болгарстандагы милләтче, антиамерикан һәм антиглобалист "Атака" фиркасе вәкиле. Язын оештырылган Кырым референдумын да таныган бу фирка Европа берлеген "АКШ курчагы" дип атый, Болгарстанда "милли сатлыкҗан" төшенчәсенә кануни билгеләмә булдырырга һәм шул канун нигезендә "милли сатлыкҗан"нарны хөкем итәргә чакыра. Болгарстанда сепаратизмга кискен каршы чыгучы "Атака" Украинадагы сепаратистларга каршы бер сүз дә әйтми.

Владимир Кршлянин заманында Сербларның милләтче җитәкчесе Слободан Милошевичны яклау комитетында булды һәм Сербиянең Европа берлегенә, НАТОга кушылуына, "Һаага фашизмы"на каршы көрәшеп килде. Болгарстанда ул үзенең Путинны яклау, Көнбатышны кире кагу, милләтчелек чыгышлары белән танылган.

Эвальд Штадлер 2013 елга кадәр Австриянең "Яхшы киләчәк өчен" дип аталган үтә милләтчеләр фиркасендә булган. Бу партиягә кергәнче ул Автсриянең элекке уң радикал җитәкчесе Йорг Һайдерның "Ирек фиркасе"ндә була һәм бер җирле шурада әлеге фирка фракциясен җитәкли. Штадлер "Европа берлегендә һәм АКШта русофобиянең көчәүе" турында чыгышлары белән мәгълүм. Аның фикеренчә, журналист Анна Политковская үзен үтерүне үзе оештырган.

Франк Крейельман Бельгиядәге "Фламанд мәнфәгате" исемле үтә уң фирка вәкиле. Бу фирка мөһаҗирләргә каршы чыга, ксенофобияне алга сөрә, Икенче дөнья сугышында Һитлер Германиясе белән хезмәттәшлек иткәннәрне ярлыкарга чакыра. Крейельман март аенда Кырымда оештырылган "референдум"га соклануын белдергән иде.

Фабрицио Бертот Путин белән дус Сильвио Берлускониның "Алга, Италия!" фиркасе әгъзасы. Элегрәк Турин шәһәренең бер бистәсен җитәкләгән Бертот мафия белән бәйле булуын тикшерү барышында 2012 елда вазифаларыннан читләштерелә.

Шулай ук Кырым "референдумын" бик югары бәяләгән Бертот "милли азчылыкларга карата мөнәсәбәте өчен Кырым җитәкчелегенә хөрмәт" белдергән иде. Әмма Кырым җитәкчеләренең кырымтатарларны эзәрлекләү сәясәте турында ул бер сүз дә әйтмәде. Бертот 14 сентябрьдә киңкүләм хәрәмләшүләр белән тарихка кереп калган Петербур сайлауларында да күзәтүче булды һәм Русиянең сайлау системын мактау сүзләренә күмде.

Мартон Дьендьеши Маҗарстанның үтә милләтче Йоббик фиркасен вәкиллек итә. Дьендьеши хакимияттәге илнең иминлегенә куркыныч тудыручы яһүдләрнең исемлеген булдырырга чакырган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG