Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:57

Сишәмбе иртән Русиядән килгән алтынчы ярдәм кәрваны Украинага керде. 20 йөк машинасында 100 тонналык дарулар һәм ягулык дип хәбәр итте Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Олег Воронов.

Һуманитар ярдәмне Украина чик буе сакчылары һәм таможня хезмәте, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы вәкилләре катнашында тапшырганнар.

Рәсми Киев Мәскәү һуманитар ярдәм китерүне Украина белән килештерми, бу халыкара килешүләрне бозу булып тора дип белдерде.

Август һәм сентябрьдә Русия Лугански һәм Донецкига өч кәрван ярдәм җибәрде. Украина рәсмиләре ул чакта машиналар чикне канунсыз үтте, дип Русия Украинага бәреп керде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG