Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта ара сайлаулар көне


АКШта 4 ноябрь ара сайлаулар үтә. Халык 36 сенатор, Вәкилләр пулатының 435 вәкилен һәм 36 штат губернаторын сайлаячак. Күзәтүчеләр вәкилләр пулатына күпчелек республиканнар сайланыр дип фаразлый. Быел республиканнар Сенаттагы урыннарның күпчелеген үз контроленә алырга ният итә.

Фикер белешүләргә караганда, президент Барак Обаманың демократлар фиркасенең абруе төшә бара. Белгечләр президентның алтынчы елында хакимияттәге партиянең абруе һәрвакыт төшкән була ди.

Республиканнар Сенатта да күпчелеккә ия булса Обамага президентлыгының соңгы мөддәтенең соңгы ике елында сәясәтен үзгәртертергә һәм киңәшчеләрен алмаштырырга мәҗбүр булачак.

XS
SM
MD
LG