Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:51

Казанда Тәре йөреше үтте


4 ноябрь Казанда һәр елдагыча Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше оештырылды. Казан Кирмәненнән башланып шәһәр урамнары аша узган йөрештә йөзләрчә кеше катнашты.

Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә һәр ел зурлап оештырыла торган тәре йөреше быел да меңнәрчә православ христианын Казан Кирмәне эчендәге Благовещен чиркәве янына җыйды. Башта чиркәүдә дини гыйбәдәт башкарылды аннан соң Казан Изге Ана иконасы көчле сак астында Казан Кирмәне диварлары янынан әйләнеп Батурин, Зур Кызыл урамнары аша Крестовоздвиженский чиркәвенә алып кителде.

Тәре йөрешендә меңнәрчә кеше катнашты. Тәртипне полициянең "Рысь" дип аталган махсус төркеме саклады. Иминлек күбрәк Казан Изге Ана иконасы янында булдырылды, аның янына беркем дә якын җибәрелмәде.

Тәре йөреше узган ел булганы кебек быел да Кирмән урамы аша түгел, ә Кирмән диварлары буйлап Батурин урамы аша оештырылды.

Христианнар Казан Изге Ана иконасын елга ике тапкыр: 21 июльдә һәм 4 ноябрьдә искә ала. 21 июль – Казан Изге Ана иконасы табылган көн, 4 ноябрь – 1612 елда Мәскәүне поляклардан азат ителгән дип саналган көн: православ руханилары полякларны җиңәргә нәкъ менә шушы икона ярдәм иткән ди.

Әлеге икона татар мәркәзе Казанның 1000 еллыгын тантана иткәндә Ватиканнан кайтарылган иде.

Танылган археолог, Казанның меңъеллыгын исбат итүче галимнәрнең берсе – Фаяз Хуҗин Аазатлыкка, 2005 ел алдыннан иконаны кайтару теләге правослаd чиркәвеннән түгел, ә шәһәр хакимиятеннән чыкты, дип әйткән иде.

Әлеге икона Казан Богородица монастырендә саклана. Иконаны тәре йөреше алдыннан Казан Кирмәнендә урнашкан Благовещен чиркәвенә күчерәләр. Шуңа тәре йөртү дә Благовещение чиркәвеннән башлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG