Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Урыс йөреше узды


Казанда Урыс йөреше
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:25 0:00

Казанда Урыс йөреше

4 ноябрь Казанда урыслар башта Тәре йөреше уздырды, аннан үтә милләтчеләр Крылья Советов паркына җыелып йөрешкә чыкты. Йөрешне оештыручылар үз максатларының Путинны яклау һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын Русиянең тышкы идарә проблемнарына юнәлтү дип әйтте.

Оештыручылар бу чараны Урыс маршы дип әйтмәсә дә, гамәлдә ул урыс маршы булып үтте. Чара алдыннан Казандагы урыс җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов йөрештә яңгыраячак шигарләрне җыелучыларга хәтерләтеп үтте.

"Урыс дөньясы, урыс берлеге өчен", "Урыслар, алга", "Беребез – барыбыз өчен, барыбыз – беребез өчен", "Безнең туган телебез – урыс теле", "Татарстан – ул Русия", "Без бердәм булганда, без – җиңелмәс халык" дигән һәм башка шигарләрне җыелган 60ка якын кеше бертавыштан кабатлап торды.

Шунысын да әйтергә кирәк, Щеглов йөрештә биш татар кешесенең дә катнашуын белдерде һәм шуңа күрә махсус "Татарлар, алга!" дигән шигарне дә кычкырачакларын әйтте. Әмма йөреш барышында аннан, кайда ул сез әйткән татарлар, дип сорагач йөрешкә катнашкан татарларны күрсәтә алмады.

Йөреш узган ел булганы кебек парктагы Ленин һәйкәле тирәли төрле байраклар күтәреп, Щеглов әйткән шигарләрне кычкырып, барабан каккан тавышка дүрт биш тапкыр йөреп чыгудан гыйбәрәт булды. Элеккеге пионерлар хәрәкәтен искә төшергән бу чараны паркта ял итүчеләр шаккатып һәм көлемсерәп карап торды.

Карап торучылар арасында урыслар белән бергә татарлар да очрады. Йөрешкә карата мөнәсәбәтләрен сорашкач ике татар апасы мондый чараның Татарстан өчен куркыныч булуын белдерде.

"Әнә, карагыз нинди генә байраклар күтәрмәгәннәр. Донбассныкы да бар хәтта. Әмма үзләре Татарстанда яшәсәләр дә, Татарстан байрагын күтәрмәгәннәр" дип үз кәнәгатьсезлекләрен җиткерде алар.

Бу йөрешне караучылар арасында ТИҮ вәкиле Ринат Нургалиев тә очрады. Ул монда йөрешкә катнашу өчен түгел, кызыкны, комедияне карарга килүен белдерде.

"Әнә, карап торам, бер утызлап кеше Ленин һәйкәле тирәли әйләнеп йөри. Бу бер клоунада, комедия. Мондый чара Татарстанга кирәкми. Әмма бу бөтен Русия масштабында үткәрелә. Шушындый кечкенә-кечкенә төркемнәрдән зур бер хәрәкәт оештырырга телиләр.

Һитлер да бит хакимияткә шулай килде. Кечкенә төркемнән зур хәрәкәт оештырды. Әмма мин безнең татар халкы, Татарстан халкы болар артыннан бармас һәм боларның өметләре гамәлгә ашмас дип ышанам", дип үз фикерләре белән уртаклашты ул.

Шунысы гаҗәп, Хәтер көне, яисә башка митингларга килүчеләрне полиция магнит ишекләр аша уздырып һәм букчаларны барлап тикшереп кертсә дә, бу йөрешкә килүчеләр өчен андый тикшерү булмады.

Иминлекне саклаучылар мондый чарага бары тәртиплеләр генә йөри дип уйлады, әллә инде мөмкинлекләре булмады. Анысы караңгы калды. Шулай да чара тыныч үтте, тәртип бозулар күзәтелмәде.

XS
SM
MD
LG