Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессында күпчелек урыннар республиканнарга күчте


Республикан губернаторлар җиңүне бәйрәм итә
Республикан губернаторлар җиңүне бәйрәм итә

Сишәмбе көнне АКШта "ара сайлау" дип аталган тавыш бирүдә республиканнар парламентның ике пулатында да күпчелек урыннарны алды. Губернаторлар сайлавында шулай ук күбесе республиканнар намзәтләре җиңде. Алты ел элек демократ Барак Обама өчен тавыш биргән һәм ике ел элек демократларны яклаган Колорадо штатына кадәр бу юлы республиканнарны сайлады. Элек икеләнгән кайбер штатлар халкы бу сайлауда күпчелек тавышны республиканнарга бирде.

Аляска штатында тавыш бирү нәтиҗәләре берничә көннән мәгълүм булачак. Анда да республиканнар җиңгән булуы фаразлана. Луизиана штатында тавышларның бертигез булуы сәбәпле декабрьдә яңа сайлау оештырылачак. АКШта берничә ел элек кертелгән электрон тавыш бирү системы сайлау нәтиҗәләрен шул ук көнне белергә мөмкинлек бирә.

Экзит-пол мәгълүматларына караганда, илнең сәясәтен тәнкыйтьләүчеләр арткан. 65% АКШ дөрес сәясәт алып бармый дип саный. Соңгы 20 елда бу сан 2008 елда гына югарырак булган. Тавыш биргәннәрнең 54% Барак Обаманың президент эшчәнлеген начар бәяли, 44% мактый. 34% бу сайлауда президент һәм аның сәясәтенә каршы тавыш биргәннәрен белдергән.

Американнарны беренче чиратта икътисад борчый. Соңгы ике елда финанс хәлләре начарайган сайлаучылар бу юлы демократлар урынына республиканнарны сайлады.

Мөддәтенең соңгы ике елында Барак Обаманың кайбер канун тәкъдимнәренә республиканнар каршы чыгачак, президент мәхкәмә һәм дәүләт вазифаларына үз вәкилләрен җиңел генә билгели алмаячак дип фаразлана. АКШ президенты тәкъдим иткән соңгы канун өлгеләре арасында иммиграция реформасы һәм минималь хезмәт хакын арттыру турындагылары да бар иде.

XS
SM
MD
LG