Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:59

Аделаидада татар тормышын башлап җибәрүчеләрнең берсе турында китап чыгачак


Cофия Вәлифф

Cофия Вәлифф

Аделаидада яшәүче София Вәлифф әнисе турындагы китапта элек Кытайда, аннары Австралиядә яшәп тә татарларның үз телләрен, динен ничек саклап калуы турында яза. Вәлифф киләчәктә Татарстанга күченеп кайту мөмкинлеген дә кире какмый.

Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче София Вәлиффнең күптән түгел "Йөрәк хисләрем" дигән китабын чыккан иде. Анда туган ил, әти-әни, мәхәббәт, туганнар, балаларга тәрбия, Австралия турында язылган шигырьләр урын алган. Китаптагы ун шигырьгә хәзер көй языла. Декабрь уртасында Австралиядә узачак Сабантуйда Казан артистлары шул җырларны да башкарырга ният тота.

Хәзерге вакытта Вәлифф “Әни” дигән китап язуын төгәлләп ята. Анда Австралиядә татарларның үз телен, милләтен саклап калуга зур өлеш керткән, моннан дүрт ел элек вафат булган Фатыйма Вәлифф турында истәлекләр урын алачак.

София Вәлиффнең "Йөрәк хисләрем" шигырьләр җыентыгы

София Вәлиффнең "Йөрәк хисләрем" шигырьләр җыентыгы

Вәлиффләр (Вәлиләр гаиләсе соңрак шундый исем белән теркәлә) заманында Кытай коммунистлары җәберләреннән качып, ватаннарына кайту бәхетенә ирешә алмыйча Австралиягә килә. Бу олы эштә аларга икенче бер танылган гаилә - Садриләр зур ярдәм күрсәтә. Ассимиляциягә бирешмәү өчен алар Татарстандагы һәм башка илләрдәге татарлар белән туганлаша. Һәм Фатыйма Вәлифф куйган тырышлык бушка китми. Алар бүген дә Аделаидә шәһәрендә үзенчә бер утраучык рәвешендә татар милләтенең бер өлеше буларак сакланып яши.

София Вәлифф Азатлыкка әйтүенчә, үзенең “Әни” дигән китабында ул бабаларының ничек Кытайга барып урнашып анда күргән михнәтләр, аннары Австралиягә күчкәч анда күргән авырлыклар турында тәэсирләре белән уртаклаша.

Билгеле булганча, татарларның күпчелеге Австралиягә Шәркый Төркестаннан килеп төпләнде. Фатыйма ханымның гаиләсе - Сафалар да шундыйлардан була. Алар башта Шәркый Төркестанның Өремче каласына Кукмара якларыннан 1881 елда килеп урнаша.

Фатыйма Вәлифф

Фатыйма Вәлифф

Сафиннарның кызлары Фатыйма күршеләре булган һәм кечкенәдән үк бергә уйнап үскән Салих Вәлигә кияүгә чыга. Үз тормыш юлларында алар барлыгы тугыз бала табып үстерә. Һәм аларның һәркайсы милли җанлы, ислам динен хөрмәт итүче булып тәрбияләнә.

“Без татар җирендә тумадык, татар мәктәбендә укымадык һәм татарлар белән аралашып сөйләшмәдек. Без барысын да ата-анадан өйрәндек. Алар моның өчен күп көч куйды”, ди София ханым.

Ул боларның барысын да үз китабында чагылдыруын әйтә.

“Мин аны латин хәрефләрендә яздым, хәзер аны Казанда кирилл әлифбасына әйләндерәләр. Моның белән татар конгрессы шөгыльләнә. Әле мин аны язып бетермәгән. Бүген дә ике бүлеген язып җибәрдем. Китап уртача 200 биттән торачак. Киләсе елга 15 майга әзер булыр дип уйлыйм. Хатын-кызлар форумында танытырга телим”, ди Вәлифф.

Ул хәзер ел саен диярлек Татарстанга сәфәр кылуы турында әйтә. Киләчәктә күченеп кайту ниятеләре дә юк түгел икән.

“Кытайда кытайча укыдык, Австралиядә инглизчә укыдык, Русиягә күчсәк урысча өйрәнә алырбызмы дип уйладык. Шулай да хәзер Татарстанда бик яхшы татарча сөйләшәләр. 90нчы елларда автобусларда татарча сөйләшсәк, бик аптырап карыйлар иде, хәзер иркен сөйләшә алабыз.

Киләчәктә балаларыбыз Татарстан егет-кызлары белән гаилә корса, анда күченү турында уйлыйбыз. Без күбрәк килен-кияүләрне Татарстаннан эзлибез”, ди ул.

XS
SM
MD
LG