Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мөселман календаре тәкъдим ителде


2015 ел өчен татар мөселман календаре
2015 ел өчен татар мөселман календаре

1 ноябрь Уфада 2015 елга татар мөселман календарен тәкъдим итү чарасы үтте. Шушы уңайдан әлеге календарьне 22 ел дәвамында чыгарып килүче күренекле журналист һәм язучы Фәния Хуҗахмәт килде.

Киләсе елга татар мөселман календаре Казанда 30 мең данәдә бастырылган. Әле Уфага шуның 2 мең ярымы китерелде. Матур итеп нәшер кылынган җыентыкның исем туе танылган татар дин әһеле, имам-хатыйп Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкләгән “Ихлас” мәчетендә оештырыла. Биредә байтак дин әһелләре дә, милләттәшләр дә, төрле районнардан килеп “Ихлас” мәчетендә белемнәрен камилләштерүче мөслимә-мөгаллимәләр дә катнаша.

Фәния Хуҗахмәт
Фәния Хуҗахмәт

Китап туе кичәсен үзенең фатыйхасын биреп һәм Фәния ханым Хуҗахмәт белән таныштырып Мөхәммәт хәзрәт Галләм ачып җибәрде. Аннан соң сүз хөрмәтле кунакның үзенә бирелә. Фәния ханым үзенең ничек итеп динебез исламга килүен искә төшереп үтте. 1993 елда әле “Социалистик Татарстан” гәзитендә эшләгән чагында зур вәкиллек эчендә хаҗ сәфәренә бара ул. “Шул изге сәфәрдән мин нык үзгәреп кайттым һәм киләчәктә үземне фәкать динебез исламга гына хезмәт итүгә багышларга сүз бирдем, - ди Фәния ханым. – Шуннан иң беренче эш итеп мөселманнарга динебез хакында мәгълүматлар җитешмәүне аңладым. Дини календарь чыгару идеясе шул чакта туды. Башта без аны чыгаруда тәҗрибәсез идек. Елдан-ел бу җыентыкны туплауда камилләшә бардык, үзебезнең теләктәшләребезне арттырдык”.

Кичәне оештыручылар
Кичәне оештыручылар

Фәния Хуҗахмәт әйтүенчә, шушы еллар эчендә татар мөселман календаре йөзләрчә мең данәдә таратылган. “Безнең бу китапларны Сахалиннан да, Камчаткадан да, Калининградтан да, ерак чит илләрдән дә соратып алдыралар”, - ди Казан кунагы.

Кичәдә чыгыш ясаган “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы рәисәсе, “Ихлас шәриф” мәҗмугасы мөхәррире Динә Морзакаева сүзләренчә, татар мөселман календаре белән дин әһелләре генә түгел, ә әлегә дин хәятына күчмәгән милләттәшләребез дә кызыксына. “Бу җыентыкта һәр кеше әллә күпме мәгълүмат ала, үз тормышын дөрес юлга җайлауга файдалы киңәшләр таба”, - ди Динә ханым.

Фатыйма Фәткуллина
Фатыйма Фәткуллина

Уфада Мөслимәләр оешмасы да төзелгән иде. Аңа танылган абыстайлар, дин сабаклары бирүче гыйлемле мөгаллимәләр Фатыйма Фәткуллина белән Розалия Халикова җитәкчелек итә. Фатыйма ханым сүзләренчә, динебез исламга елдан-ел күбрәк дин кардәшләр тартыла. “Иман юлында аеруча хатын-кызлар сафы ишәя, - ди Фатыйма ханым. – Бу бик тә куанычлы, чөнки нәкъ менә гүзәл затлар гаилә учагын да саклаучы, тәрбия, әхлак кагыйдәләрен иңдерүче дә”.

Лина Ганиева җырлый
Лина Ганиева җырлый

Китап туен җыр-моңнар да ямьли. “Уфа “Нур” татар театры артисткасы, шул ук вакытта “Ихлас” мәчетенең “Иляһилар” иҗат берләшмәсе җырчысы Лина Ганиева чарада катнашучылар алдында татар халык җырларын башкарып зур бүләк ясады. Соңыннан мәчет фойесында татар мөселман календарен сату оештырылды. Аны хәзер кала кибетләрендә дә алу мөмкинлеге бар.

Кичәдә катнашучылар
Кичәдә катнашучылар

XS
SM
MD
LG