Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:56

Төбәкләргә мөстәкыйльлек сораучылар экстремизмда гаепләнә


Вячеслав Мартынов уртада

Вячеслав Мартынов уртада

"Кубаньне федеральләштерү йөрешен" оештыручыларның берсенә ун ел төрмә яный, икесе Украинага качкан.

Украинаның көньяк-көнчыгышында сепаратистларны яклаучы Русия үзендә күбрәк вәкаләтләр бирүне сорап мөрәҗәгать итүчеләргә басымны көчәйтә. Кубаньгә күбрәк автономия бирүне таләп итү кампаниясе оештырган өч кешегә озын мөддәтле төрмә җәзалары яный. Хокукларны киңәйтүне чакырган урам җыены булмый калды. Оештыручылар алдан ук хулиганлыкта гаепләнеп кулга алынды, аларның банк хисапларындагы акчалары туңдырылды, кешеләр үзләре террорчылар исемлегенә кертелде.

Аларның берсе Дарья Полюдовага сентябрь аенда җинаятьләр кодексының 280нче маддәнең ике өлеше нигезендә ике җинаять эше ачылды. Полюдова "экстремизмга чакыруларны интернетта таратуда" һәм "интернет ярдәмендә Русия федерациясенең территориаль бөтенлегенә каршы чыгу чараларын оештыруда" гаепләнә. Моның өчен аңа 10 ел төрмә яный. Тагын ике активист Вячеслав Мартынов белән Петр Любченков ФСБга чакыру алгач Украинага качкан.

"Моның нәрсә белән тәмамланачагын беләбез. Мин хәзер Дарья утырган җирдә утырыр идем. Украинага вакытында китә алдым", дип сөйләде Мартынов Харьков шәһәреннән Азатлыкка.

30 октябрь Мемориал кеше хокукларын яклаучы оешма Дарья Полюдованы вөҗдан тоткыны дип игълан итте. Мартынов һәм Любченков Украинада сәяси сыену сораганнар. Алар икесе дә Русиягә кайта калса экстремизмда гаепләнеп хөкем ителәчәк. Мартыновның сыену турындагы мөрәҗәгате кире кагылган. Ул бу карарны мәхкәмәгә бирәчәген белдерде.

Азатлыкка ул Украина халкының сәяси активлыгын яратуын һәм ватандашлар җәмгыяте үсеше барган илдә яшәргә теләвен әйтте. Мөрәҗәгате кире кагылса да Украина рәсмиләре 21 яшьлек Мартыновка Русиядә хөкемнән котылырга ярдәм итәргә җыена. Журналистлар белән очрашуда Харьков миграция хезмәте башлыгы Вячеслав Гус Мартыновка качак статусы бирелү ихтималы турында әйтте.

Үзәктән контрольне йомшартуны сорап чыккан һәркемгә Мәскәү кырыс чаралар белән җавап бирә. Август аенда үтәсе "Себерне федеральләштерү" җыены алдыннан да оештыручыларга каты басым булды. Нәтиҗәдә җыен булмый калды, аның турында язган интернет сәхифәләре Роскомнадзор басымы астында ул мәкаләләрен интернеттан алырга мәҗбүр ителде.

XS
SM
MD
LG