Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:47

Фатих Сибагатуллин: "Кайсы Алла дөрес?"


Русия Дәүләт думасы депутаты, профессор, язучы Фатих Сибагатуллин 2014 елда басылган "Кайсы Алла дөрес?" ("Какой Бог правильный?") китабы чыгу уңаеннан Азатлыкка әңгәмә бирде. Ул безгә Татарстан президенты атамасы, авыл хуҗалыгы, Тукай премиясенә бәйле соңгы фикерләре белән уртаклашты.

Фатих Сибагатуллин белән телефон аша алдан очрашу вакытын билгеләп, Казан дәүләт аграр университетының бер бүлмәсендә әңгәмә кордык. Сүз уңаеннан, ул бу уку йортында дәрес тә бирә икән.

Тәңречелек бүгенге диннәрнең чишмә башы

Фатих әфәнде бездән алдан килеп, "Кайсы Алла дөрес?" ("Какой Бог правильный?") дип аталган яңа китабын өстәлгә куеп, әңгәмәдә кирәк булырга мөмкин фактларны кәгазь битенә язып, әзерләп куйган иде. Сөйләшүебез үзеннән-үзе "Кайсы Алла дөрес?" дигән сорауга җавап эзләүдән башланып китеп, ике сәгатьтән артык кызу әңгәмә барды. Әлеге язмада дәүләт думасы депутаты Фатих Сибагатуллин белән язылган әңгәмәнең кызыклы урыннарыннан өзекләр тәкъдим итәбез.

Фатих әфәнде, быел "Какой Бог правильный?" дигән рус телендә китабыгыз чыкты, татарча да басылачакмы?

– Татар телендә дә булырга мөмкин. Иң элек рус телендә укучыларга дөньядагы диннәрнең килеп чыгышын белгертәсе килде. Бүгенге көндә дин кешелек өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Бигрәк тә яшь буынны өйрәтергә, акыллы, туры юлга кертергә кирәк. Кайсы Алла дөрес соң? Һичшиксез, ул кеше кыяфәтендә түгел. Бу хакта мин 1967 елдан бирле кызыксына, өйрәнә башладым.

Иң беренче, Алтайда борынгы бабаларыбыз тәңречелекне уйлап тапкан. Күк Алласы, Тәңре, Ходай, русча – Бог. Язычник татарча – телдән-телгә күчкән дигәнне аңлата. Коръәндә дә үтәлергә тиешле шартлар күчеп барган, ул вакытта андый язма булмаган. Бабаларыбыз рун язуы кулланган, аның буенча язылганны яңа диннәр барлыкка килгәч югалтканнар.

Тәңречелек билгесе – хач (аджи). Өске башы – күк, асты – җир, уңда – ут, сулда – су. Шул мохиттә кеше яши. Борынгы кеше шуны маңгаена ясап куйган, түгәрәк эченә алган. Алла, Ходай, Бог – кеше рәвешендә түгел. Аны күреп тә ишетеп тә, тотып карап та булмый. Әмма мондый табигать көче бар. Аңлатып була торган түгел. Адәмнәрне буйсындыру өчен, кеше образына кайтарып калдырганнар. Тәңречелек – бердәнбер пәйгамбәрсез дин. Бу хакта һәм моңа охшаш китапны әле язучы булмады, мин беренче яздым, киләчәктә язучылар күп булыр. Ул миңа Ходайдан иңдерелгән. Сигез яшьтән башлап өйрәнә торгач, вакыты җиткән, тормышка ашырырга насыйп иткән.

Русия президенты Владимир Путин православ дине католицизмга караганда исламга якынрак дигән иде. Сез моның белән килешәсезме?

– Католицизм, иудаизм, ислам – аларның өчесенең дә нигезендә тәңречелек ята. Иске православие (старообрядство) һәм урта Идел буе исламы, болар турыдан-туры тәңречелек кагыйдәләрен күп итеп алып барлыкка килгән диннәр, алар тәңречелекнең дәвамы. Ул Алтайдан барлыкка килә, Алтай тауларыннан төньякка Байкал күленә кадәр булган территорияне били. Көнбатышта Обь елгасына кадәр, Красноярски, Иркутски – болар барысы да борынгы Алтай, ул бик зур территория. Азиядәге һәм Европадагы цивилизация шуннан чыккан. Моны скиф курганнары (каберлекләр) дәлилли ала, Англиядәге һәм Азиядәге табылдыкларның составы һәм яше бертөрле. Алтайда ул заманда климат җылы, дымлы, йомшак булган. Яшәү өчен дә терлеккә азык өчен дә уңай шартлар сакланган.

Исламда акыллы, зирәк муллалар булсын

Китапны язганда нинди чыганакларга таяндыгыз? Диннәрнең кайсы ягы сездә кызыксыну уятты, яки ризасызлык, гаҗәпләнү тудырды? Аңлавымча шуңа да сез китап язарга булгансыз...

– Ул чыганаклар бик күп. "Татары и евреи" дигән китабым 125 чыганакка таянды.

Диннең кайсы ягы дигәндә, сөнни белән шигыйларны алыйк, алар үзара сугышалар, югыйсә икесе дә мөселманнар, пәйгамбәр дә бер үк. Православ белән католикларда да шул ук хәл. Без моны Украина мисалында да күрәбез. Югыйсә Христос бер.

Ничек инде, прасволавие аерым, католик аерым, дигән сораудан эзләнә башладым. Соңгы вакытта очкычта очканда да газет-журналларны укып үземә кирәкле мәгълүмат туплыйм. Күптән түгел яңа Рим папасының реформа ясау турындагы язмасын очкычта таратылган журналда күрдем, аны китапларым өчен кирәк булыр дип сорап алдым. Андый чыганакларны да җыеп барырга тырышам.

Шуны ассызыклап үтәсем килә, протестантларда безнең кайбер белемсез мулла кебек акыл өйрәтү юк. Гаиләләре белән чиркәүгә бәйрәмгә барган кебек баралар, үзләре китап алып чиркәүдә табыналар да, чыгып дуслары белән кафеларда чәй эчеп кайтып китәләр. Үзен протестант дип санаган кеше үзе теләп хезмәт хакыннан 1% дәүләткә салым калдыра һәм дәүләт моның чиркәвен, дә пастерын да үз карамагына ала. Сәдака көтәсе дә, кешенең бирергә акчасы юк икән, мин аз бирәм дип кимсенәсе дә юк. Католикларның тәңречелеккә иң якын дине – протестантлар. Шулай ук тәңре диненә японнар якын. Аларның күпчелеге синтоизмга табыналар, ул тәңречелеккә бүген иң якын дин санала. Бала тәрбияләү буенча да алар 6-7 яшькә кадәр бала ана белән тәрияләнергә тиеш дигәннәр, байлык җыю гонаһ саналган. Шуңа күрә японнарда башка илләрдәге кебек миллиардерлар саны күп түгел. Бай белән ярлы арасында, җитәкче белән эшче арасында аерма юк диярлек, булса да бик түбән дәрәҗәдә – икедән дүрткә кадәр.

Газеталарга язучы, шыр надан муллалар гафу итсен мине, бүгенге көндә 70% хәзрәтләр белемсез, бу – рәсми мәгълүматлар. Мәктәпне көчкә өчлегә бетерә, өстәмә белем алмый, ничек укыйм мин аны? Укыйм да, көләм, тозсыз әйбер язып яталар. Уңай кабул иткәннәре дә юк түгел, Татарстанда дин әһелләре арасында белеме, вәгазь сөйләве буенча да Рамил хәрәт Юнысовны аерып әйтергә була. Дөньяви югары белем алган, динне дә яхшы белгән, бүген дә халыкка хезмәт итүче республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны хөрмәт итәм.

Минем балалар да динне белсәләр бер дә зыян булмас иде. Муллалар Коръәнне, дин китапларын татарча укып эш итсәләр күбрәк файда китерәчәкләр дип уйлыйм. Мөхәммәт пәйгамбәр, ислам дине ул бит бер гарәпләрнеке генә түгел. Дин белән тәрбиялибез икән: намаз укуның бик файдалы булуын әйтергә кирәк. Һәр намаз вакытында кешенең 20шәр минут башы чиста тора. Бу бит сәламәтлеккә бик файдалы, физзарядка да әле, күңелне дә чистарта.

Ислам дине гарәпнеке генә түгел, татарча да гыйбадәт кылып була

Минем киңәшем шул – хәзерге чорда яшьләрне тәмугъ дип әйтеп кенә дингә тартып булмый. Бүгенге көндә намаз укыган, дин тоткан үрнәк гаиләләрне вәгазь вакытында сөйләп торсалар файдалырак булачак.

Бу сораулар сезне яшьтән үк борчыдымы?

– Борчыды. Бигрәк тә мәгънәсен аңламыйча дин тоту. Без татар телендә Коръән укырга тиеш. Дүрт улым бар, алар аятьләрне гарәпчә аңламыйлар. Аңламый укуның нинди файдасы бар? "Бисмиллахираххаманиррахим” дигән сүзне “Аллаһы тәгалә синең бөек исемең белән багышладым”, дип татарча әйтсәң зыянмыни? Гарәп кайчан безнең халыктан акыллы булган әле? Безнең халык дәрәҗәсенә ком гарәпләре кайчан килеп җитәр, әйтү кыен бит. Менә шуннан ваһһабичылык, сәләфичылык (салафизм) килеп чыга да инде. Алар бит әнидән нормаль туган адәмнәр. Сәләфичылыкка китеп, Сәфәров полк күтәреп атып алган кешеләр барысы да нормаль туган иде. Алар өчен без гаепле. Без туры юл, идеология бирмәгәч, без эшләмәгәнгә күрә, гарәп наданнары биргән һәм нәтиҗәсе күз алдында. Менә хикмәт нәрсәдә.

Китап чыгарып файда булыр дисезме? Бу хәлләрне үзгәртү сездән генә тормый кебек.

– Миннән генә тормаганга күрә, үземнән өлеш кертер өчен шушы китапны чыгардым да инде мин. Хәзер мәктәпләрдә “Дин нигезләре” укыту турында сүз бара. Моны укыту өчен бездә укытучылар, уку әсбабы юк. Бу китап теләсә кайсы укытучыга төрле динне укыту өчен әйбәт әсбап була ала.

Гадәттә дәреслекләр катлаулы телдә языла, сезнеке ничек?

– Ул бит татарча язылган. Рус телендә басылган, тик мин бит татарча уйлыйм. Китабымны укырга гади диләр, чөнки мин татарча уйлап язам. Рус теле туры бит ул. Рус телен тирәнтен белмәгән татар кешесе русча ачыграк, аңлаешлырак сөйләшә. Чөнки рус телендә күп очракта бер әйбер төрле мәгънә аңлата.

Тәңречелек – киләчәк дине була аламы?

Әңгәмәләрнең берсендә “Тәңречелек киләчәк дине” дидегез. Бу ислам һәм православ диннәреннән торган бер симбиоз булачакмы?

– Ислам һәм православ диненнән генә түгел. Тәңречелек – пәйгамбәрсез дин. Син күңелеңнән ышанырга тиеш. Тәңречелек байлык җыюны тыйган. Артык байлыкны җыймаска дигән. Чыңгызхан токымы – тәңречеләр. 300 елдан артык дөньяның яртысын тотканнар. Ник аларның алтын-көмешен эзләмиләр? Тәңречелектә моның җавабы: җитәрлек кенә калдыр, теге дөньяга алып китә алмыйсың, бүлеш дигән. Кирмән (крепость) төзүне тыйган, халыктан аерылмаска, бергә дус яшәргә кирәклеге әйтелгән. Бүген нинди җитәкче, кем булса да барыбер, фәкать дөреслек ягында булсын.

Ни өчен нәкъ менә быел тәңречелек турында китап чыгарырга булдыгыз?

– Китап тәңречелек турында түгел. Бөтен диннәр турында. Уйлый торгач, шундый закончылык килеп чыкты: беренче – Алтайда тәңречелек килеп чыккан; икенче – анда пәйгамбәр, арадашчы юк. Бөтенесе дә кеше белән җитәкчелек итәргә, кешене буйсындырырга ярата. Тәңречелектә дөреслек дигән әйбер бар. Гасырлар узгач, аны иң дөрес дин дип әйтеп була. Тәңречелек нигезендә беренче пәйгамбәрле дин – яһүд дине – иудаизм. Иреусалимга җыелып тәңречелек нигезендә иудаизмны оештырганнар. Пәйгамбәр итеп беренче Иуданы алганнар. Тарихи-милли геройлары Моисейны (Муса галәйһи вәссаләм) яһүдиләр үзләре дә уйдырма дип әйтәләр. Икенче пәйгамбәрле дин – христианлык, өченсе – ислам. Тарихтагы 25 зур пәйгамбәрнең дә чыгышы яһүдләрдән.

Шуны ассызыклап үтәсем килә, тарихны укыганда чагыштырып карау, логика булырга тиеш. Рязаньга Батый хан 300 меңлек гаскәр җибәргән, дип язалар. Беренчедән, 15 декабрьдә акыллы хан сугыш башламый. Кар, боз, ә ат дагасыз баралмый. 30 мең хәрби, һәр хәрбинең өч аты – берсе йөк ташу өчен, икенчесе – сугыш өчен. Якынча миллион ат, тагын шулкадәрле йөк булырга тиеш. Бу – миф. Екатерина II вакытында Русиядә 15 миллион халык булган. Ә бу вакытта, 500 ел элек – бик яхшы әгәр ил территориясендә 2 миллион халык булса. 5 миллион булсын, һичьюгы. Рязань ул вакытта бүгенге Аксубайның яртысы кадәр генә булган. Русларның бервакытта даими армиясе булмаган. Сөңге тотып утыра торган сакчылар булган. Иң күбе 500 кеше. 500 кеше өчен 300 меңлек армия җибәрәләрме? Бу әйбер хәзергә кадәр бара. Әлеге хакта язылган китап бар, ләкин аны укучы юк. Аны Константин Пензев язган – рус кешесе. Бу китапны үз акчама өч мең данә бастырып, өләштем. Ул болай дип яза: “Видите, написано: русские – русские татары. Некоторые люди никак не могут этого понять. Как это татары могут быть русскими. Ведь русские по их мнению, это – русские, а татары – это татары. На самом деле русские – это татары, и булгары – татары, и кипчаки – татары"

"Кайсы Алла дөрес?" китабы чыккач, муллалар, Татарстан диния нәзарәте белән элемтә, бәхәс булдымы?

– Бәхәс юк. Бөтен динне дә тигез күреп яздым. Бездәге сәләфичылыкны, чиста ислам дип, ә кеше белән кешене сугыштыра, туган-тумачаны, әти-әнине оныттыра, хатын-кызны кимсетә торганын, Согуд Гарәбстанындагы чиста ислам саналган, ягъни ваһһабичылыкны тәнкыйтьләдем. Әле ваһһаби белән очрашкан юк. Алар Татарстанда булырга тиеш түгел.

Тәңречелектән күчкән татар исламы бар дип яздым. Беренче – Тәңречелек дине, аннан ислам. Татарстан җирлегендә шулай булган.

Татарның язмышы үзеннән тора

Сезнеңчә, татарның таркаулыгы кайчаннан килә? Казан ханлыгыннанмы, Болгар чорыннанмы?

– Алтын Урда чорыннан килә. Ә Алтын Урда тәңречелек кагыйдәләрен үтәмәгәнгә тарала. Хан күрсәткән тәңречеклек кагыйдәсен бозганнар. Абруйлы кеше халык тарафыннан сайлап куелмаган.

Кемнәрдер Явыз Иван чукындыргач, ди.

– Түгел инде. Явыз Иван ник чукындырсын. Сөембикәне куганнар. Бәлки ул булмаган булса, мин хәзер үз дәүләтемдә яшәгән булыр идем. Аңа хакимлек ник кирәк булган? Кырым татары белән болгар татары аерым бит. Ник безгә Кырымнан хан алганнар? Үзебезнең абруйлы кешеләребез дә булган югыйсә.

Кырым татарлары белән Казан татарларының таяну нокталары кайда була ала һәм алар күпме?

– Таяну нокталары күп – бу Хәзәр ханлыгыннан килә. Алар Хәзәр ханлыгы чорында бергә яшәгәннәр. Хәзәр ханлыгыннан бүгенге төрекләр – сәлҗүк төрекләре. Беренче аерылып киткән безнең төрки татарлар. Алар безне дә чуашларны да Казан төрекләре дип атыйлар. Аларның теле борынгы төрки телдә сакланыбрак калган. Без телне һаман үзгәртәбез.

Латинны саклап калган булсак, татарлар дөньякүләм танылган милләт булмас идеме?

– Бердәмлектән тора. Хикмәт язмада (шрифтта) түгел.

Катнаш никахлар күбәеп китте. Исламда башка дин вәкилен алу кабул ителми кебек. Сез бу күренешкә ни диярсез?

Китапның тышлыгы

Китапның тышлыгы

– Ничек кабул ителмәсен! Бөтен дөньядан хатын җыйганнар. Гарәпләрнең дөньяның төрле почмагыннан алып кайткан, дүрт хатыны булган. Хикмәт кеше булуда! Хатын-кыздан бик күп тора. Хатының марҗа булса, малаең урыс була. Әгәр урысның хатыны татар булса, малае тагын урыс була. Татар хатыны ирен шулкадәр ярата. Бөтен хикмәт хатын-кызда! Тәңречелек иң зур өстенлекне хатын-кызга биргән. Гарәпләрдә бүген дә хатын-кызның хокукы юк. Әгәр ир өч тапкыр “талак” дисә, хатын-кыз кигән балдагы, өстендәге киеме белән урамда кала. Аңа мал-мөлкәт тә һәм балалары да тиеш түгел. Бу дөреслекме?

Бүген доллар үсә, алга таба да үсәр дип уйлыйсызмы?

– Бик күп үсмәс ул. Аннары халык бөтенләй хәерчеләнмәгәе. Шәхсән мин үзем 50 сумнан артмас дип уйлыйм.

Нефть бәясе дә төшә?

– Нефть бәясе артык төшмәс, әмма безгә башка материаль байлык өлкәсендә эшли башларга вакыт. Икътисадның юнәлешен үзгәртергә кирәк, коры чимал гына түгел, әзер продукция, тауар җитештереп сатырга кирәк.

Кайсы юнәлештә?

– Бөтен юнәлештә!

Авыл хуҗалыгында агрохолдингларның киләчәге бармы?

– Аларның барысы да – агрохолдингы, күмәк хуҗалыгы, фермеры да булсын. Берсенә берсе комачауламый. Иң беренче, җитештергән продукциягә тиешле бәя булсын. Бигрәк тә җитештерүчегә. Ике ел элек Дөнья сәүдә оешмасына (ДСО) кердек. Мин сөендем. Бездә дә, ниһаять, ДСО илләрендәге кадәр авыл хуҗалыгына акча бирелер дип өметләндем. Алар бер гектарга 25 мең бирә, ә без – 650 сум бирәбез.

Чит илгә чыгасызмы? Чикләүләр комачауламыймы?

– Соңгы вакытта чыккан юк, чыгарга теләсәм проблем булмас.

Билбау көрәше буенча фикер каршылыклары бар. Башкорт көрәше, татар көрәше дип уңга-сулга тарталар.

– Алтай көрәше бит инде ул, алар – бер халык. Хәрбиләрне әзерли торган спортның бер төре.

Сезнеңчә бүген татарлар бердәмме яки нинди җитешсезлекләр бар?

– Татарны бербөтен итеп карарга кирәк. Карагыз, бер Төмәндә генә дә өч татар оешмасы бар. Православиеда да бер төп әйдаман – патриарх Кирилл, яһүдләрдә бер раввин. Ә безнең татарларда тугыз мөфти! Хикмәт менә нәрсәдә! Татарларның бербөтен булмавында, Русия хөкүмәтендә бер татар министрыбыз да юк бит. Дәүләт думасында комитет рәисе татар түгел. Ә Дагыстаннан комитет рәисе бар. Әле җанисәп вакытында да татарлар кимеп бара, минем исәпләвемчә татарларның саны 5 миллион гына түгел, 8 миллионлап булырга тиеш. Менә болар барсы да татарның үзеннән тора.

Барысы да минем китапка кайтып кала. Беренче чиратта татар телен әти-әни өйрәтергә тиеш. 14 яшьлек улым татарча баянда уйный, балалар бакчасы да, мәктәбе дә урысча иде, ләкин бу комачауламый. Алты яшендә Шүрәлене сөйли иде. Татар үзен-үзе хөрмәт итми. Без кемнәндер сәбәп эзлибез. Җитешсезлекне күрмибез, читләргә авыштырабыз.

Киләчәктә президент башка милләт кешесе булырга мөмкинме?

– Мин андый әйбер булыр дип башыма да китермим. Булырга тиеш тә түгел.

1 гыйнварьда Татарстанда президент атамасы үзгәрергә тиеш. Кайсы якка үзгәрер? Владимир Путин республика үзе билгели ала диде. Алдагы әңгәмәләрегездә сездән илбашы, хан атамалары яңгыраган иде.

– Халык ханны кабул итмәс, мыскыл итү кебек яңгырар. Мин үз фикеремне әйттем. Илбашы – татарча була. Кеше күнегә аңа. Ил – дәүләт, башы – җитәкчесе дигән сүз. Бусы инде чын татарча була һәм Татарстан республикасының башка төбәкләр белән чагыштырган тарихы да, икътисадый үсеше дә, сәясәте дә югары икәнне күрсәтә.

Берничә төбәкне Татарстанга кушу мөмкинлеге бармы?

– Булырга да мөмкин. Урал белән Идел арасында булган бит Болгар ханлыгы. Без бергә яшәгән халык.

Тукай премиясе биш миллион булсын

Икенче елга үзегезне Тукай премиясенә тәкъдим итәргә уйлыйсызмы?

– Әгәр быел алган кебек кеше булса, тагын урынымны бирергә әзермен.

Кемнәр сезнеңчә лаеклы булып та бу премияне ала алмыйча йөри?

– Тарих буенча карасак, төркиләрнең бик матур тарихын язган бердәнбер кеше – Лев Гумилев, аңа караганда да дөресрәк язган кеше сирәк. Тик Гумилевка караганда кумык язучысы Мурад Аджиның язмалары күпкә байрак. Кумык шул ук татар ул. Мурад Аджиның “Азиатская Европа” дигән китабы бар. Ул да татар. Аңа бирү премиянең дәрәҗәсен күтәрер иде. Тукай премиясенең бәясен төшереп бетерделәр. Аның суммасы 300 мең иде, Рөстәм Миңнеханов арттырды, быелдан 500 мең итте. Татарстан сатып ала торган Рубин такымының футбол уенчысының бер көнлек хезмәт хакыннан да ким ул. Мин аны биш миллион итәр идем.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG