Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

Ижауда "Иман" яшьләре Чәкчәк бәйрәмен уздырды


Зөлфия белән Ләйлә кунакларны чәкчәк белән сыйлый

Зөлфия белән Ләйлә кунакларны чәкчәк белән сыйлый

25 октябрь Ижауда "Иман" татар яшьләре берлеге алтынчы тапкыр Чәкчәк бәйрәме уздырды. Катнашучылар үткән елдагыдан азрак булды.

Быел катнашучылар саны күп түгел, мисал өчен, үткән елда уналты оста чәкчәк пешерүче хәтта республика районнарыннан да килсә, хәзер бары тик биш кеше генә иде. Хәлимә Шәмсиева, Сәрия Сәләхова, Әнисә Мифтахова, Әлфирә Сибгатуллина, Рузалия Нәсифуллина төрле зурлыктагы һәм үзенчәлекле итеп бизәлгән чәкчәк алып килгән.

Оештыручылар җиңүчеләрне билгели

Оештыручылар җиңүчеләрне билгели

“Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин сүзләренчә, әлеге бәйрәм яшьләр өчен бик кирәкле, милли аш-суларыбызны кызлар-егетләр белеп үсәргә тиеш. Киләчәктә татлы ризыкны пешерү буенча остаханә дә уздырырга мөмкинлек табарга кирәк”, диде. Хәзер Чәкчәк бәйрәме сәхнәдә җыр-бию белән үрелеп бара. Шуңа да яңалыклар кертергә уйлыйлар.

Чәкчәкне сатып алырга да була иде

Чәкчәкне сатып алырга да була иде

Быелгы Чәкчәк бәйгесендә катнашучыларга бәяне татлы ризыгыбызны оста пешерүче Илсөя Мөхәммәтшина бирде. Илсөя ханым да быел катнашучылар аз булуын билгеләде. Әмма һәр чәкчәк үзенчәлекле һәм бик тәмле пешерелүен әйтте.

Чәкчәкне берничә номинациядә бәяләделәр: иң кабарынкы чәкчәк Әнисә Мифтахованыкы, иң зуры – Рузалия Нәсифуллинаныкы, иң баллы чәкчәк пешерүче – Әлфирә Сибгатуллина, иң матуры – Сәрия Сәлахованыкы һәм иң татлысы – Хәлимә Шәмсиеваныкы.

Хәлимә Шәмсиева

Хәлимә Шәмсиева

Хәлимә Шәмсиева җиңүче дип табылды. Хәлимә ханым Шәмсиева чәкчәк пешерергә әнисеннән өйрәнгән. “Һәр пешекче татлы ризыгыбызны пешерүдә бер төрле алым куллана. Әмма алымнар бер – куллар төрле”, дип елмайды Хәлимә ханым.

XS
SM
MD
LG