Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:16

Мәскәүдә кулга алынган Дарья Полюдованы яклау чарасы үтә


Дарья Полюдова

Дарья Полюдова

Мәскәүдә бүген Краснодарда кулга алынып изоляторда тотылган Дарья Полюдова һәм башка сәяси тоткыннарны яклау чарасы үтә. Горький паркында үтәчәк чара бу кешеләрнең язмышына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен оештырыла.

"Солидарность" хәрәкәте әгъзасы Дарья Полюдова "Кубаньне федеральләштерү йөрешен" оештыручыларның берсе иде. Аңа карата җинаятьләр кодексының 280нче маддәнең ике өлеше нигезендә ике җинаять эше ачылды. Полюдова "экстремизмга чакыруларны интернетта таратуда" һәм "интернет ярдәмендә Русия федерациясенең территориаль бөтенлегенә каршы чыгу чараларын оештыруда" гаепләнә.

Полюдованы яклаучылар аның чыгышларында экстремизмга чакыру булмаганын, көч структураларының кыздан үч алуын белдерә.Тагын ике активист Вячеслав Мартынов белән Петр Любченков ФСБга чакыру алгач Украинага качкан.

XS
SM
MD
LG