Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм татар дөньясы


Төркия татарларының Османия авылы күренеше
Төркия татарларының Османия авылы күренеше

Төрки халыкларны берләштерү, үз тирәсенә туплау өчен Төркия нишли? Ник сүз эндәшми, ник Русиянең хәйләкәр баскын сәясәтенә юл куя? Төркиядән Казанга кунакка килгән милләттәшләребезгә гадәттә шундый сорауларны күп бирәләр.

Шушы көннәрдә Казанда булып киткән танылган тарихчы, галим Надир Дәүләтне шундый сорауларга күмделәр. Беләсезме, ул нәрсә дип җавап бирде: “Русияне гаепләгәнче, сәбәпне иң әүвәл үзегездән эзләргә кирәк”, - диде.

Аның бу җавабы бәгъзе кешеләргә ошап бетмәде, әлбәттә. Ничек инде Төркиядән килгән, милләт өчен җанын фида кылырга әзер шәхес Татарстанга килеп шундый сүз сөйли?

“Төркиләр үзара сыеша алмыйлар, – диде ул. – Ни өчен башкорт татарны күрә алмый? Миңа бервакыт Урта Азияне гизеп чыгарга туры килде. Андагы төрки халыкларның бер-берсенә булган дошманлыгына исем-акылым китте. Төрекләр “татар төрекчәсе”, “казакъ төрекчәсе” дип әйтергә ярата. Әмма андый уртак тел юк бит. Төрек теле инглизчә кебек дөньякүләмгә чыгарлык көчле тел булса, ул шундый югарылыкка күтәрелер иде. Шул вакытта гына төрки халыкларны бер тел берләштерәчәк. Бердәмлек булсын өчен иң беренче – телне сакларга, үзеңне якларга өйрәнергә кирәк. Аннан соң гына берлек турында сөйләргә мөмкин”.

Әлеге фикердә хаклык бар, әлбәттә. Бу вазгыятьтә Төркиянең роле нәрсәдән гыйбарәт соң? Мин үзем дә Төркиягә барган саен бу сорауга җавап эзлим. Аларга дөнья буйлап сибелгән, дәүләте булмаган, кемгәдер буйсынып яшәүче төрки халыклар кирәкме?

Дөрес, алар һәрдаим төрледән-төрле чаралар уздырып торалар. Татарлар, башкортлар, кыргызлар, үзбәкләр, казакъларны чакырып форумнар уздыралар. Уртак проектлар турында сөйлиләр. Бердәм медиа турында уйланалар. Төрекчә электрон газета-журналлар чыгару турында хыялланалар. Бу уйлар өлешчә үтәлә дә кебек. Һәрхәлдә, ниндидер талпыну бар. Әмма бу проектлар даими рәвештә тормышка ашмый. Йә ярты юлда туктап кала, йә кайберләре һавадагы торна кебек күктә эленеп кала. Бу чараларда катнашкан кешеләр боларны яхшы белә.

Төркия үзенчә нәрсәдер эшли, әлбәттә. Русия эчендә яшәгән төрки халыкларның телен, мәгарифен бетерүгә нигә юл куела дигән сорауга башка күзлектән карап фикер йөртергә кирәктер. Төркия дә татарны якламагач, кемгә таянырга соң дип зарланырга яратабыз. Монда бит халыкларның бердәмлегеннән алда сәяси карашлар, икътисади яклар өстенлек итә. Нишләп әле Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Русия башлыгы белән араны бозарга тиеш?! Ул акыллы гына хәйләкәр сәяси юлны сайлый. Чөнки яхшы белә: Русия белән ниндидер аңлашылмаучанлык килеп туса, илгә килә торган газ кранын боралар да куялар. Төрекләр җылылыксыз кала, шул гына.

Хәтта Русия Кырымны басып алганда да Төркия авыз йомды. Дөресрәге, сәяси агымнан ерак торды, күрмәмешкә салышты. Ә бит кырымтатарлар илереп-илереп Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан президентларыннан ярдәм кулы сузуларын сорады.

Русия белән Төркиянең (ул вакытта Эрдоган президент түгел иде әле) ил башлыклары очрашкач, нәрсә әйтергә теләгәннәрен генә аңлап булмады. Әллә ярымутрауда төрекләр Русия белән берлектә тәртип урнаштырырга теләгән, әллә евроатлантик теләктәшлекне саклау өчен янып-көеп йөргән. Кыскасы, Эрдоганның чираттагы судан коры чыга торган хәйләкәр сәясәтенең тагын бер адымы иде бу.

Шуңа күрә төрки халыкларны берләштерүдә Төркиянең роле, аның хәл иткеч адым ясавы турында сөйләгәндә, көзгенең ике ягы булган кебек, биредә дә шул вазгыятьне истә тотарга кирәктер.

Төркиядә еш булырга туры килә. Анда яшәүче милләттәшләребез, җирле халыклар белән төрки халыкларның бердәмлеге турында шактый гәп куерткан бар.

XIX гасырда Төркия туфрагына килеп төпләнгән татар мөһаҗирләре язмышын тыңлаган саен күздән яшь килә. Мескен, җимерек, ташландык татар авылларын күреп йөрәк сыкрый. “Татар шулай яшәргә тиешмени?” – дип уфтанып кайтып китәм.

Дөрес, заманында Төркия аларга ишеген ачкан. Зыялы татарларны үзенә сыендырган. “Әмма безгә Төркиянең иң уңдырышсыз, тау-ташлы, беркем дә яши алмый торган җирләрен бирделәр, – ди шунда гомер кичергән милләттәшләребез. – Шуңа күрә белем алырга теләгән, кешечә яшәргә омтылган яшьләребез авылдан шәһәр тарафларына китеп барды. Бүген дә биредә яшәүче милләттәшләребезгә, татар җәмгыятьләрен яшәтү өчен Төркия хакимияте ярдәм итәргә ашкынып тора дип әйтеп булмый. “Без Татарстанга гына өмет итәбез”, – ди алар.

Шуңа күрә төрки халыкларның бердәмлеге турында сөйли башлагач, төрекләр үзләре үк: “Монда бит Төркиянең үзенең дә проблемалары хәттин ашкан. Көрдләр баш күтәрә, бәйсезлек таләп итә. Төркиянең бүген авырткан җире әнә шул”, – диләр.

Сүрия чигендә барган сугышка Төркиянең бер сүз дә эндәшмәвендә Европа сәясәтчеләре Әнкараны гаепли. Дөнья яңалыклары шул тирәдә бөтерелә. Ә төрек телевидениесендә бар да ал да гөл, артта чәчәк кебек яңалыклар ирештереп торалар. Ил башлыклары исә: “Кобаниларның коткы салуларына бирешмиячәкбез”, – дип һәрдаим кабатлап тора. Һәм үз дигәннәренә ирешәләр дә. Кыскасы, әйткән сүзләренә хыянәт итмиләр.

Шуңа күрә Төркиянең дә төрки халыклар бердәмлеген кайгыртыр алдыннан үз өендә тәртип урнаштырасы бар. Һәрхәлдә төрек телевидениесеннән төрки республикалар белән элемтә һич кенә дә өзелми дип ирештерәләр. “Македониядә, Кыргызыстанда шундый зур җыен, фестивальләр Төркия ярдәме белән уздырылды”, – дигән яңалыклар көн дә диярлек ишетелеп тора. Әмма бердәмлек җыр-биюгә, уен-көлкегә генә кайтып калмый шул әле.

Алсу Хәсәнова
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG