Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция көнендә президент атамасын якларга чакырдылар


Татарстан Конституциясе көне
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:33 0:00

Татарстан Конституциясе көне бәйрәм ителде

6 ноябрь Казанның Бауман урамында Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 22 ел тулу көне митинг-концерт белән билгеләп үтелде. Митингта чыгыш ясаучылар Татарстан Конституциясе, президент атамасы, республика, мөстәкыйльлек өчен көрәшергә чакырды.

Митинг сүзсез Татарстан гимнын яңгырату белән башланып китте. Быелгы чарада зур кара тукымага ак хәрефләр белән язылган "Татарстанда президент атамасын үзгәртүгә юл куймабыз" дигән язу төп шигар булды.

Митингта катнашучылар шулай ук "Татарлар! Президентыбыз, дәүләтебез өчен көрәшкә басыгыз!", "Мухаметшин! Депутаты! Конституция РТ не подстилка, чтобы менять ее каждый день по указке Москвы!" дигән шигарләр дә күтәреп торды. Арттарак исә Хәтер көнендә дә җилфердәгән зур Татарстан байрагы җилфердәде.

Чара, чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Митинг уртасында бер провакатор чараны "Мәйданчылар, без Татарстанда Луһански да китереп чыгара алабыз", дип өзәргә тырышса да, милли хәрәкәт активистлары һәм полиция хезмәткәрләре бу кешене бик тиз кырыйга төрткәләп чыгарды.

Митингта чыгыш ясаган җәмәгать эшлеклесе Илдус Садыйк фикеренчә, илдәге проблемнар Конституцияне бозудан килеп чыга.

Илдус Садыйк
Илдус Садыйк

"Мәскәү дә, Татарстан да үз Конституциясен үзе боза. Әгәр Конституцияләр бозылмаса бүгенге көндә проблемнар булмас та иде. Әйтик, шул ук тел мәсьәләсендә. Татарстанда татар теле дә, урыс теле дә дәүләт теле саналуга карамастан татар теле дәүләт теле була алмады. Миллионлаган халык буларак без телсез, президентсыз, җирсез, мөлкәтсез калырга тиеш түгел. Болар барысы да Конституциядә язылган. Без боларны таләп итәргә тиешбез", дип белдерде ул.

Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова митингка килүчеләргә Татарстан Коституциясенең моннан 22 ел элек ничек итеп кабул ителүе турында сөйләде.

"Татарстан Коституциясе кабул ителгән көннәрдә Конституциянең һәр маддәсе, һәр җөмләсе, һәр сүзе өчен федераллар белән Татарстан төркеме арасында көчле көрәш барды. Залда, парламент бинасында без - депутатлар көрәшсәк, урамда татар милләтчеләре, Вафирә Гыйззәтуллиналар трамвай юлларына сузылып ятып трамвайларны туктаттылар. Халык шул вакытта безгә, сез Конституцияне кабул итмичә, без трамвайларны җибәрмибез, диде. Алар хаклы иде. Ул вакытта милли хәрәкәт атом бозваткычы кебек Шәймиевларны, бөтен парламентны үзенең күкрәге белән этеп барды.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Бүгенге көндә иң мөһиме, әгәр без Татарстанны саклап калмыйбыз икән, ул вакытта безнең милләтебезгә бик авыр булачак. Уралның теге ягында ничек итеп татар теле, татар милләте, ислам дине юкка чыгып бара, Татарстанны да шул хәл көтәчәк.

Шуңа күрә Татарстан өчен дә, президент атамасы өчен дә, бәйсезлек өчен дә, дәүләтебез өчен дә көрәшергә чакырам", дип белдерде Фәүзия Бәйрәмова.

Митингта башка чыгышлар да яңгырады. Хәтта Төркиядән килгән берәү татарстанлыларны төрек телендә Конституция көне белән котлап үтте. Чарага җыелучылар аны көчле алкышларга күмде.

Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итүгә узган еллар белән чагыштырганда быел халык күбрәк килүе игътибарны җәлеп итте. Дәүләт эшлеклеләре, берничәсен санамаганда, язучы-шагыйрьләр дә әлеге митингта күренмәде.

Өч сәгатькә якын барган чара митингка җыелучыларның бергәләп Туган тел җырын башкаруы белән төгәлләнде.

XS
SM
MD
LG